Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Зөләйлә"нең Зөлфиясе мендәрләр тегеп һәм сатып, балалар йортына ярдәм итә

"ЗөЛәйЛә" төркеме солисты Зөлфия Вәлиева театрда эшләп, сәхнәдә җырлап кына калмый, алтын куллы тегүче дә икән әле! Ул гаҗәеп рәсемле, милли бизәкле кечкенә мендәрләр тегә. Әмма бу гади генә кул эшләнмәләре түгел. Беренчедән, алар уч төбенә сыярлык кечкенә, икенчедән, мендәрләргә "Аллаһ" сүзе чигелгән.

- Бер мендәрнең бәясе - 650 сум. Балалар йортына беренче тапкыр 6 мең сум, икенчесендә - 5 мең сум бирдем. Изге эш башкаргангадыр инде, заказ бирүчеләр дә артып китте, чират зур. Гастрольләр белән юлда йөргәндә дә, төнлә утырып та тегәм. Мендәрләр бер-берсенә охшамаган, төрле төслеләр. Төсләр кешенең теләге буенча сайлана. Кем машинага эләргә, кем сумкасында йөртер өчен ала. Бүгенге көндә 200ләп мендәр тегелде, - ди Зөлфия Вәлиева.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: tuylar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250