Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зур ташуны Балтач күрерме

Бүген, 20 апрель 2014 ел. Православие динен тотучыларның зур бәйрәме - Пасха көне. Кар күп һәм яз дәррәү килгән алдагы елларда, Шушма елгасы үзенең ярларыннан чыгып, болыннарда күз күреме җитмәслек араны су белән колачлый иде.

Алай гына түгел, кайбер елларда Балтач бистәсенең Комсомол, Нариман, хәтта Тукай урамнарына менеп, анда яшәүчеләрне хәйран хафага да салгалады. Борнак, Чутай авылларында яшәүчеләр дә елы-елы белән язгы судан казаларның зурларын күрделәр. Быел андый табигать күренешләре булырга ошамаган, көнннәр дә җайлап җылытты, елгадагы бозлар да сиздерми генә үз юллары белән актылар. Нократ елгасы гына бу очракта үзен ничек күрсәтер, анысы билгесез. Нәкъ менә Нократ елгасына Малмыж шәһәре янында безнең Шушма килеп кушылган урыннан су кирегә, Балтач ягына күтәрелә иде. Су тулган болыннарны күзәткәндә, кыска вакытка гына булса да, үзеңне зур диңгез ярында яшәвең турында хыялланып була иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250