Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зәйниләргә ничә яшь?

Камал театрының Илгиз Зәйние турында түгел лә... Шул уңган-булган, актер, драматург, режиссёр Илгиз белән шагыйрә Резеда Зәйнинең никахы турында әйтүем иде...

Зәйниләрнең язылышканнарына җиде ел, никахлары сигез еллык булган икән.

Моның турында Резеда үзенең инстакөндәлегенә теркәп куйган. Баксаң, алар рәсми төстә теркәлгән көннәрен зурлап туй итеп тормаганнар, икәүдән-икәү, шыпырт кына язылышып кайтканнар. Кичен Илгизнең студентлары котларга килгән килүен. Загс көненнән бигрәк алар ул вакытта Илгизнең «Үлеп яратты» премьерасын көткәннәр икән бит, загс дигәннәре дә эш белән эш арасында кереп чыккан нокта гына булган. Ә менә тәкъдимне исә Илгиз Зәйни Резедага беренче танышкан көнне үк ясаган булган икән! Шулкадәр ошаткан булса кирәк матур кызны Илгиз, кызып китеп, беренче зөфаф төнен Парижда үткәрергә дә вәгъдә биреп ташлаган. Шуңа Резеданың җавабы да кыска: «Никахыбызга 8 ел булып килә, ә Парижга әле һаман да барган юк. Зөфаф төне әле дә булмаган, мин әле дә «саф кыз».

Автор: Гөлнара Җәлилова

 

 

Фото: instagram.com скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш