Белем сукмагына ышанычлы шәкертләр калдырып киткән Остаз хакында (фото)
Я, Ходаем, үзең сакла, дошманнарның күзен капла.
Ул эшкә бөтенләй икенче авылга билгеләнгән була... Әмма, язмыш белән берничек тә идарә итеп булмый, җыяр ризыгың кайда ул сине шунда илтә...
Эшкә бару өчен аңа берничә мәктәп тәкьдим итәләр. Бөрбаш Сәрдегәне, Салавыч һәм Субаш. Туган авылына ( Бөрбаш) якын булыр дип ул Бөрбаш Сәрдегәнен сайлый. Һәм 1967 нче елның 15 нче августында аны вакытлыча Бөрбаш Сәрдегәненә укытучы итеп билгелиләр. Нәкъ шул вакытта Көшкәтбаш мәктәбенә директор кирәклеге ачыклана...
Беренче сентябрь көнне Көшкәтбашка кайту өчен сөт- май комбинаты янына чыгарга һәм берәр сөт машинасына утырып кайтырга кушалар аңа. Ул вакыттагы РОНО мөдире Рамил Файзрахманович аңа, шунда чык та Марсны тап ди. Ул вакытта Көшкәтбаш авылындагы күмәк хуҗалык «Марс» исемен йөртә торган була.
Тиешле җиргә барып җиткәч машина шоферыннан, абый сез Марсмы, дип сорый ул.
— Юк, сеңлем, мин Садыйк абыең булам, дигән Садыйк абый аны Марска кадәр утыртып кайта. Арба тулы бидоннар, бидон саен бер кеше, дип искә ала үзенең беренче эш көнен Роза Габделхак кызы Муллагалиева. Ул кайтып җиткәндә инде Белем бәйрәме тәмамланган, укучылар өйләренә таралышкан.
Аннары кичкә кадәр торырга фатир эзлиләр. Берничә өйдәге әби риза булмыйча борып чыгара. Чираттагы йорт Миңсылу әбинеке, ул да риза булмый.
Роза апа караватка утыра да, мин моннан беркая да чыгып китмим, ди. Миңсылу әбинең риза булмый хәле калмый.
Һәм менә шуннан соң 39 еллык хезмәт юлы. Авылның чибәр, уңган егете Нургаянга тормышка чыгу, ике кыз, игезәк егетләр тәрбияләү. Мәктәп эше, колхоз эше, агитация, агитбригадалар һәм лаеклы ял. Гомер күз ачып йомганчы үткән дә киткән кебек...
Ничә буын балага башлангыч белем биргән, авылыбыз мөгаллимнәренең Остазы булган, беренче укытучым Роза апа Муллагалиева турында әлеге язмам моңарчы әйтелмәгән рәхмәтем, рәхмәтебез булсын әле.
Кемнәргәдер кырыс, кайсыдыр сыйныфлар өчен башка ягы белән истә калгандыр Роза апа. Яшь чакта аны шактый кырыс һәм таләпчән иде диләр. Яшь чакта барыбыз да шундый, аннары тормыш һәр нәрсәгә башкача күзлектән карарга үзе өйрәтә.
Роза апа да ничә буын шәкертләренә Остаз булган, үз тәҗрибәсен өйрәткән мөгаллимә. Бүгенге көндә дә, Роза апа әйтмешли, дип аның сүзләрен еш искә төшерәбез.
—Үз балаларыгызны кайгыртыгыз, кызлар, укытучы үз баласын түгел кешенекен күбрәк кайгырта.Үзегезнекеләрне онытмагыз.
— Я, Ходаем, үзең сакла, дошманнарның күзен капла. (Монысын тикшерүчеләр килгәндә әйтәсе)))
— Алай түгел әле ул, кызлар, менә болай...
Әмма мин аның бервакытта да тормыштан зарланганын белмим. Күргән саен мактый, язганнарыма рәхмәт әйтә, киңәшләрен бирә. Матур итеп гөр- гөр итеп көлеп синең белән сөйләшә, шалтыратып хәлеңне белешә...
#Авылымгүзәллеге марафоны тәкьдим иткән мөгаллимнәр темасын күргәч тә Роза апа турында язармын дип уйлап куйдым. Кызыннан шыпырт кына фоторәсемен сорадым. Сурәт килеп төшкәч телсез калдым, сурәттәге яшь кыз чынлап та безнең Роза апамы? Чын икән! Белегез, мөгаллимнең агарган чәчләрендә, битендәге җыерчыкларында безнең дә саллы гына өлешебез бар. Кемдер ул чәчләрне өй эшен эшләп килмичә, кемдер шигырен ятламыйча агарткан булса, җыерчыклары кеше балаларын- безне кайгыртканга, безнең өчен җаваплылык тоеп яшәгәнгә барлыкка килгән. Яшәртә алмасак та, без бүген, рәхмәтебезне әйтеп аның йөзенә елмаю, күзләренә шатлык яше кундыра алабыз бит.
Хөрмәтле, Остаз! Рәхмәтебезне кабул итеп алсагызчы. Булганыгыз, биргән белемегез, сабырлык- түземлегегез өчен олы рәхмәт. Киләчәк сезне хәерле картлык, көтелмәгән шатлык белән сөендерсен, балалар, оныклар куанычы белән яшәргә язсын!
Кызганыч, башлангычта укыган елларым хәтердә нык сакланмаган. Дәфтәр тутырып ярыша- ярыша Ленин бабай рәсемнәре җыйганыбызны, Роза апаның мандолина чирткәнен тыңлаганыбызны, боерык фигыльне үткән дәресләрне генә хәтерлим мин...
Алай да быел ничә елдан бирле күңелемне тырнап торган бер хатаны төзәттем мин. Һәркемдә «Учительница первая моя» дип язылган фотосурәт бардыр. Бездә дә бар ул... Әмма безнекенә ялгышлык белән башка укытучыны куйганнар иде. Аны ник төзәтеп бирмәгәннәр, аңламыйм. Бүген сурәтләрне төзәтү өчен бик күп кушымталар булган заманда бу бик тиз һәм җиңел эш булды, төзәттем мин аны!!! Күңелгә рәхәт булып китте... Сурәткә апабызның иң матур, яшь чагын куйдым. Минем беренче укытучым шул, күңел кылларына кагылмыйча хәлемне аңлап, хәлемне сорашучы, сүз арасында үзең аңларлык итеп кенә киңәшләрен бирүче дә - Ул!
Апабызның бүгенге көне дә матур... Һәр нәрсәдән хәбәрдар булып, интернет киңлекләрен үзләштереп, үзен сыендырган Миңсылу әбинең кызы Вәсилә апа белән тыгыз аралашып, балаларына үрнәк әни, оныкларына акыллы дәү әни булып яшәп яткан көне. Ул укыткан балаларның инде оныклары бар, ул оныклар бәйрәмнәрдә әби- бабайларының, әти- әниләренең Укытучыларын котларга киләләр. Бу бәхет түгелмени? Бәхет һәм хөрмәт! Бу инде син салып калдырган игелек орлыкларының җимеш бирүе... Димәк, шәкертләреңә чын Остаз була алгансың, белем сукмагына ышанычлы шәкертләр калдырып киткәнсең дигән сүз.
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев