Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

«Бер үк көндә әти дә, әни дә миңа икеле куйдылар»

800 елга якын елларын мәгарифкә багышлаган динас-тия вәкилләре турында язуны дәвам итәбез. Язманың башы газетабызның 3 февраль санында («Җирнең нуры – кояш, кешенең нуры – гыйлем»).

Ханымнар икесе дә Түнтәр урта мәктәбендә белем бирә. Алдагы язмада әйтелгәнчә, Анна һәм Роберт Сөләймановлар Түбән Кенә, Карадуган мәктәпләрендә  укытканнар, аннан Түнтәр мәктәбендә эшләгәннәр. Лира – олы кызлары, Эльмирасы кечесе.

Алар гаиләдә ике бөртек кыз. Укытучы балалары. Кечкенәдән бирле әти-әниләре янында мәш килеп үскән кызлар. Укытучы баласы икәнлекләрен нәни күңелләре кайчан тоя башлады икән?!

– Әни кичләрен дәфтәрләр тикшергәндә мин аның яныннан китмәдем, кызыл ручка белән хата төзәтүләре кызык иде миңа, әни, төзәтеп карыйм әле, дип тә сорый идем әле, – дип балачагын искә ала Лира апа. – Шунда өстәлгә башымны куеп йоклап бетсәм бетә идем, әни ятканчы, соңга чаклы аның янында утыра идем. Бераз үсә төшкәч әни дәфтәрләр бирә башлады, мин төзәткәнне үзе тагын бер кат тикшереп чыга иде.

Кызларның яшь аермасы бары ике генә ел. Эльмира ханым «апай», дип өзелеп тора. Эльмираны ак бәйләүгә төреп алып кайткан, янына барып караган көнне әле дә хәтерлим, ди Лира ханым.

– Безнең өйдә зур шәхси китапханә бар иде, – дип сөйли ханымнар. – Әле дә бар ул. Әти гел китап, газета-журнал укыды, әле дә шулай, дөнья хәлләре белән хәбәрдар булу, һәр яңалык-үзгәрешне белеп тору канына сеңгән. Кая барса да китаплар җыеп кайтты, берәр темага яза башласак, алдыбызга 6-7 китап китереп куя иде, менә бу китап-ларда ул хакта бар, укый-укый языгыз дип. Әле дә шулай, китап-лардан, матбугаттан аерылмый. Икебезне дә ел саен «Хезмәт» газетасына яздырта, укыгыз, район хәлләрен белеп торыгыз, ди.

Эльмира ханым үзенең укытучы баласы икәнлеген әнисенең итәгенә ябышып мәктәпкә йөри башлагач бигрәкләр дә нык тоя башлаган. Авылда балалар бакчасы 1980 еллар тирәсендә генә ачылган, инде ул вакытта кызлар мәктәпкә укырга кергән була.

– Әнигә ияреп мәктәпкә барам, тәнәфестә балалар белән уйныйм, ә югары сыйныф кызлары мине кулдан җитәкләп кенә йөртә иде, – ди Эльмира ханым.

«Бер көндә әти дә, әни дә миңа икеле куйдылар», – ди Лена ханым. Пырхылдап көлеп җибәрдек.

– Кызык булмады, – ди әңгәмәдәшем. – Әни математикадан өй эшен тикшергәндә кызыл белән өтерләр тезде, тезде дә, см., (сантиметрларны) язмагансың, дип, шартлатып икелесен куйды да! Әй малайлар куандылар инде! Мин аптырап калдым, оялдым шундый. Яхшы укучы бит мин, бишлеләр генә ала торган. Әти өй эше итеп политинформация язып килергә кушкан иде, чират буенча мин җавап бирәсе, бастырды да сорады, ә минем юк, эшләмәгән. Тотты да икелесен куйды да! Тагын малайлар сөенде инде. Әнә шулай, укытучы баласы дигән аерулар, яклаулар дөм булмады ул чакта, әле безгә үз әти-әниләребездән күбрәк тә эләгә иде.

– Укытучы баласын анда-монда, ерак экскурсияләргә алып бару да ярамый диләр иде, – ди Эльмира ханым. – Берсендә Казанда «Фәнсөяр» дигән олимпиадада җиңдек. Дәрәҗәле олимпиада иде, ул чакта интернет юк, ныклап эзләнеп, әзерләнеп җиңеп чыктык. Безгә «Артек»ка юллама бирделәр. Әмма баралмый калдык. Мин шулай да «Орленок» лагерына  эләктем әле...(елмая)

– Әни өйдә авырып килми калса, сыйныфташлар «Ура!» дип кычкыралар иде, – ди Лира апа. – И шул чакта шундый да авыр була иде инде. Укытучыдан качу дигән әйбер дә бар иде бит әле, нишләргә микән дип тора идем дә, сыйныфташларга ияреп мин дә кача идем инде...

Лира, Эльмира... Катнаш никах булганга, Роберт абый хатыны Аннаны хөрмәт итеп шулай кушкандыр дисәң... кызлар беравыздан. – Халыкара исемнәрне сайлаган алар, ике телдә язылышы да бер булсын, төрләнмәсен дә дип. Лира – Йолдыз исеме, аннан Лирага яраклаштырып, Эльмира дигәннәр.

Кызлар әти-әниләре белән нык горурлана. Тормыш юлын тигез, матур, балаларының йөзләренә кызыллык китерми үтүләренә зур рәхмәтле алар. «Мин әти белән әнине бик борчырга тырышмыйм, – ди Лира ханым. – Эльмира менә әнигә барысын да сөйли инде». Лира ханымның мөстәкыйль булуы, тормыш дулкыннарын ярып барырдай көчкә ия икәнлеге йөзенә чыккан. Тик менә пар канаты каерылу, моннан бер ел элек яраткан ире Гомәрен мәңгелеккә югалту сагышы әле дә йөрәген кимерә. Җир йөзендә изге эшләр калдырган Гомәр мәрхүмне искә алуыбыз аның рухын шат кылса иде.

– Әйбәт кеше иде, – ди Лира ханым. – Укытучы буларак та озак еллар балаларга хезмәт күнегүләре бирде, балта, пычкы тотарга, кадак сугарга өйрәтте, аннан авылның имамы булып, авыл халкына дин дәресләре укытты һәм узган ел китеп тә барды... Кайгыдан һаман да арына алмыйм.

Хәзерге вакытта әтисенең изге хезмәтен югары дини белемле улы Заһир дәвам итә. Казандагы дәрәҗәле мәдрәсәне дә тәмамлаган, Төркиядә дә белем алган.

Заман укытучысы хәзер бар тырышлыгын, бар энергиясен уку-укытуга багышлауга бурычлы. Бүгенге мәгариф сис-темасы шуны таләп итә. Алдынгы карашлы, һәрнәрсәдән хәбәрдар булмыйсың, заманча технологияләргә ияләшмисең икән, син үз чорыңнан артта каласың һәм яңа буын кешелеккә тиешле белем, күнекмәләр бирә алмаячаксың. Өлкән буын укытучысымы син, яшьме – монда ничек тә җайлашырга кирәк. Роберт абый белән Анна апа кызлары да заманча системаны буйсындыра алганнар, мәктәптә гаилә белән эшләү, өстәвенә ярдәм итәрдәй, киңәш бирердәй әти-әниләре булу да аларга юл ярып барырга көч тә, илһам да биргән.

– Бергә эшләүнең уңай ягы да, тискәре ягы да бар инде аның. Менә без апалы-сеңелле бер тармакта булгач, белемнәр дә туры килгәч, кирәк чакта бер-беребезне 3-4 сәгатькә дә алыштырып тора алабыз, дәрестән тыш чараларга бергәләп әзерләнәбез, – ди Лира ханым. – Кыенлыкларына килгәндә, эш булгач сүз дә эләкми калмый, андый вакытта читен инде, туганың өчен борчылып утырасың. Ирләребез өчен дә борчыла идек, аларга сүз тидертмәс өчен компьютерында да утырдык, отчетларын да эшләдек.

Эльмира ханымның ире Ришат хоккей буенча тренер, хәзер район спорт мәктәбендә эшли. Авыл һәм район җирендә хоккейны үстерүгә җанын-тәнен биреп хезмәт куйган кеше ул.

Бу ике гаиләдә дә укытучы һөнәрен дәвам итүчеләр бар. Лира ханымның улы бүгенге көндә авылның олысына-кечесенә дини аң-белем бирә, Эльмира ханымның кызы Лилия Казан каласының «Сабыйлар» балалар үзәгендә тәрбияче булып эшли, кечкенә балаларга «Бишектән үстерү», «Тәүфыйклы балачак» дигән дәресләр алып бара.

Газыймова Лира Роберт кызы. 1971 елның 15 мартында Балтач районы Түбән Кенә авылында туа. Карадуган урта мәктәбендә белем ала.1989 елда Казан Дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга керә. Лира апа хәзерге вакытта Түнтәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә, педагогик стажы 34 ел. Укыту-тәрбия өлкәсендә балаларның фикерләү сәләте, исәпләү күнекмәләре өстендә эшли, укучылары район күләмендә төрле конкурсларда катнаша, алдынгы урыннарны ала. Улы Заһир гаиләсе белән бергә яши, дүрт оныгы бар. Тагын бер улы Заһит –  төзүче, кызы Зөһрә тегүче.

Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы. 1973 елның 6 июлендә шулай ук Түбән Кенә авылында дөньяга килә. Карадуган мәктәбендә укый. 9-11 сыйныфны Түнтәр урта мәктәбен тәмамлап, 1990 елда Казан Дәүләт педагогика институтына укырга керә. 1999 елдан Түнтәр урта мәктәбендә укытучы һәм озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып эшли башлый. Балаларны төрле биюләргә өйрәтүче дә әле ул. Гомуми стажы 30 ел. Ире Ришат белән бер кыз, бер ул үстергәннәр, уллары Илшат менеджер вазифасында, кызлары тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин,кызлар!

    Теги: укытучы Түнтәр Лира Эльмира