Гомер заяга узмаган (дәвамы)
70нче еллардан башлап лаеклы ялга киткәнче, өстәмә эш буларак, Яңгул хатын-кызлар советы рәисе вазыйфасын да башкара.
Укытучы – ул агитатор, пропагандист, ялкынлы лектор, гаиләләрне җайга салучы да
Ул чорларда укытучы-ның эше балалар укыту белән генә төгәлләнми иде шул. Кичке мәктәптә дә укыта, агитатор, пропагандист та була Марзия апа. Озак еллар колхозның «Ялкын» стена газетасы редакторы да була. 70нче еллардан башлап лаеклы ялга киткәнче, өстәмә эш буларак, Яңгул хатын-кызлар советы рәисе вазыйфасын да башкара. Бу чорда Татарстан хатын-кызлар советын Зилә Вәлиева җитәкли. Аның өчен дә бу вазыйфа өстәмә була. Зилә ханым республика авылларында хатын-кызлар советы эшчәнлеге белән танышып йөри. Яңгулга да килә һәм, безнең хатын-кызлар советы эшчәнлеге белән танышып, утырыш үткәрә, югары бәя бирә. «Эшебез документта гына булмады, чын күңелдән тырышып эшләдек. Хезмәтебезне чагылдырган альбомнар төзеп бардык. Хәзер, шуларны барлап, үзем дә хәйран калып утырам, ничекләр өлгердек икән?» – ди ветеран. Әле бит төп эше – укытучы хезмәте дә дәресләр бирү белән генә чикләнми. Фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән дәрестән соң шөгыльләнү, чыгарылыш сыйныф укучылары белән атнага ничәшәр консультация үткәрү, кабинеттагы стендларны һәрдаим яңартып тору, сыйныф җитәкчесе буларак күпме өстәмә хезмәт!
Шушы кадәр эше өстенә, Марзия апа бик күп еллар «Хезмәт» район газетасының актив хәбәрчесе дә булды. Авылыбыз тормышын, эшчән халкын таныту максаты белән, мәгънәле, күләмле мәкаләләр язды. Бик күп шигырьләр иҗат итте. Барысына өлгерде, эшләгән эшен җиренә җиткерде ул.
Эшемне дәвам итүчеләр бар, шөкер
«Без үскәндә, әнине күрми дә идек, – дип сөйли кызы Рәмзия апа, – абыем белән укудан кайтабыз, ул әле мәктәптә кала. Мичкә ягып җибәрәбез, су китерәбез. Үзебезгә тиешле эшләрне караганнан соң, көндезге кинога, я булмаса уенга чыгып керәбез. Без әйләнеп кайтканда, әни кайтып өйдәге эшләрне тиз-тиз генә карап, кичке мәктәпкә киткән була. Әти, мичтән ашны алып, безне ашата. Дәресләрне әзерләгәч, без йокларга ятабыз. Ә әни төнге унберләрдә генә кайта. Аннан кайткач, өйдәге калган эшләрне карарга, икенче көнгә дәрескә әзерләнергә, күпме дәфтәр тикшерергә кирәк!»
Шушы мәшәкатьләрне күреп үссә дә, кечкенәдән «Укытучы булам!» дип хыялланган кызның бу һөнәрдән күңеле кайтмый. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул да әнисе юлыннан Арча педучилищесына укырга китә. Аны тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында филология факультетының рус теле бүлегендә белем ала. Нөнәгәр, Яңгул, Алан мәктәпләрендә рус теле укыта, тәрбия-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Әле дә хәтеремдә, балалар бакчасында эшләп йөрим, чираттагы аттестациягә әзерләнәбез. Документларның электрон форматка күчеп килгән вакыты. Компьютерда эшләргә дә яңа өйрәнеп киләбез. Кирәкле документларны әзерләп бетергәч, дөреслеген тикшертергә, төнге 10 тулганда барып кердем Рәмзия апага. Төн җиткәч борчыганым өчен мин аннан кыенсынам, ә ул миңа рәхмәт укый: «Рәхмәтләр яусын, эшеңә шушы кадәр җитди каравыңа, сөенеп туя алмыйм шушындый хезмәткәрләр өчен» – ди. Шаклар каттым шул чакта Рәмзия апаның кешелеклелегенә, киң күңеллелегенә. «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», – диләр, әнисе кызы инде! Көчле, белемле педагог та булды, коллектив белән дә, балалар белән дә, әти-әниләр белән дә уртак тел дә таба белде Рәмзия апа. Чын психолог булды ул! Һәр баланы аналарча кайгыртты. Имтиханнар вакытында алар өчен без – әти-әниләр белән бергә янды, көйде. Аның да 40 ел гомере мәктәптә үтте. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, бик күп укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләде әле ул. Рәмзия апа тормыш иптәше Нөнәгәр егете Рафис абый белән өч кыз үстерделәр. Кызганыч, Рафис абый бик иртә китеп барды. Аларның өч кызлары да әбиләре, әниләре юлыннан киттеләр. Гөлназ Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетының татар-төрек теле бүлеген тәмамлады. «Сәләт» яшьләр оешмасында педагог, аннан соң тәрҗемәче булып эшләде. Ул да, әбисе кебек, шигырьләр язарга ярата. 17 яшендә инде аның «Чулпы чыңы» исеме астында беренче китабы басыла. «Бер толым яктылык» дигән икенче китабы «Сәләт»тә эшләгәндә чыга. Гөлназ төрек егете Гюрханга кияүгә чыгып, Төркиядә яши. Бүгенге көндә онлайн мәктәптә татар һәм төрек телләре укыта, «САФ» балалар интернет радиосының әдәби мөхәррире вазыйфасын башкара. Уллары Таһир-Кәрәм үсеп килә. Уртанчылары Гөлшат Казан дәүләт педагогия университетының татар теле-инглиз теле бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә Казанның 19нчы гимназиясендә инглиз, татар телләрен укыта. Төпчекләре Гөлфия Казан федераль университетының татар филологиясе факультетында белем алып, «Сабыйлар» балалар үзәгендә педагог булып эшли. Ливаннан килгән гарәп егете Мохтар белән тормыш корып, кызлары Һиба-Хәят белән уллары Мостафаны үстерәләр. Укытучылар династиясе менә шулай лаек-лы дәвам итә.
Укытучы бүген дә күпләргә остаз, аның гомер юлы һәркемгә өлге
Марзия апа янына бер килүемдә аның бүләкләре, мактау кәгазьләре, грамоталар турында сүз кузгаттым. Ә аның җавабы кыс-ка булды: «Минем аларны күрсәтәсем дә, мактанасым да килми. Минем хезмәтемә иң зур бәяне сез – укучыларым бирдегез! Сезнең игътибарыгыз, сезнең рәхмәтләрегез белән шушы яшькә җиттем мин. Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать, Аллаһыма мең шөкер. Өем җылы, ятагым йомшак, өстәл тулы ризык, кызым Рәмзия, саклаучы фәрештәм кебек, тәүлек буе янымда бөтерелә. Балтачта яшәүче улым Кәбир белән киленем Сания дә һәрвакыт килеп хәлемне белеп торалар. Аллаһыма шөкер, аларның кызлары Миләүшә, Лилия, Диләрә дә үз тормышларын корып, балалары Бәхтияр, Баязит, Хәдичә, Инанта, Ранель, Риананы үстерәләр. Мин бүген балаларыма, алты оныгыма, тугыз оныкчыгыма һәм сез укучыларыма исәнлек-саулык теләп, хәер-дога кылып утырам. Ил-көннәребезнең тиз арада тынычлануын сорыйм». Нәкъ дәрестәгечә, әле дә җетелеген җуймаган зәңгәр күзләрен еракка төбәп, сөйли дә, сөйли ул. Аның янында үзеңне кабат укучы итеп хис итәсең, борчулар, дөнья гамьнәре онытыла. Гомумән, бу йортка килеп керүгә, әллә нинди рәхәт атмосферага чумасың. Ә йортның ишеге беркайчан да ябылып тормый: балалар, онык-оныкчык-лар, туганнар, дуслар һәм, әлбәттә, укучылар. Инде иң «төпчекләре» дә алтынчы дистәне ваклый, балалар үстереп, оныклар тәрбияли, ә укытучы йортына сукмакны онытмыйлар. Килгән саен тәмле чәй белән сыйламыйча җибәрми Рәмзия апа. Аның өчпочмагы, самсасы, авызга алуга эреп китә торган кош теле, балан пирогы дисеңме! Өстәле һәрвакыт сыгылып тора. Тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелеп, көненә ничә мәртәбә кунак сыйлый. «Килегез генә, безне шулай якын итүегезгә мин сөенеп туймыйм», – ди ул.
Әллә ничә буын укучыларың хәл белергә дә, шатлык уртаклашырга да, авыр чакта киңәш сорарга да һаман яныңа ашыгалар икән, укытучы өчен иң зур бәхет шушы түгелмени?! Марзия апа дөрес әйтә, әллә нинди дәрәҗәле исемнәр, орден-медальләр белән чагыштырып булмаслык югары бәя бит бу бар гомереңне багышлаган хезмәтеңә!
Бөтен дөнья яшәреп, ямьләнеп килгән иң матур вакыт 1 майда хөрмәтле укытучыбызның зур гомер бәйрәмен көтәбез. Аллаһка шөкер, үз аңында, үз түрендә, якыннары янында каршылый ул олуг юбилеен. Мин үзем дә бу йортның еш кунагы. Килгән саен укытучыма бер теләк теләп китәм: «Марзия апа, исән-сау булыгыз, яме, Сез бит ярты авылның әнисе!» Ходай биргән гомерләрне бүгенге кебек кадер-хөрмәттә, сәламәтлектә үткәрегез, хөрмәтле Укытучым!
Ләйлә Габделхакова,
Укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев