Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

«Иң беренче икелемне дә сез куйдыгыз... онытылмый, чөнки беренче...»

2023нче ел Россиядә «Укытучылар һәм остазлар» елы дип игълан ителде.

Укытучы... Мәктәптә укыганда «Минем беренче укытучым» темасына инша язарга кушалар... Мин яза алмыйм... Беренче сыйныфта өч укытучы алышынды... Күз алдыгызга китерәсезме... Ә мин хәзерге акылым белән аңларга тырышып карыйм... Авыр бирелгәндер... Алты яше тулыр-тулмас мәктәпкә килгән бала... Шуңа күрә мин ул укытучыларның икесен бөтенләй хәтерләмим... Шундый хәтерсез укучыгызны гафу итегез, яме, укытучым...

Мәктәп... Укытучы... Бу сүзләр миндә әле дә ниндидер дулкынлану уята... Мәктәп диюгә күз алдыма ике-өч катлы затлы мәктәп түгел, ә үзебезнең Көшкәтбаш мәктәбе, аның стенасына ясалган каен сурәтләре, башлангыч мәктәпнең коридорында үткән физкультура дәресләре килә... Алай гына түгел, шул коридорда үткән кичәләр төшемә керәләр...

Башлангычны тәмамлап зур мәктәпкә күчкәч мине бишенче сыйныфның бердәнбер укучысын Лилия апа каршы алды. Ул укытучы гына түгел... Ул әни кебек усал малайлардан яклаучы... Мәктәп тормышы, мәктәп кагыйдәләре, гомумән, мәктәпнең үзе белән таныштыручы, дәрес бүлмәләренә җитәкләп кертүче... Әй, хәзер кызык ла ул...

Лилия апа!
Сез татар теле һәм әдәбияты укытучысы... Минем күңелемдә туган телемә, милләтемә, туган җиремә карата булган хөрмәт, яратуны син уяттың, хөрмәтле укытучым... Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил кебек шагыйрьләрнең шигырьләрендә моң барлыгын да син сиздердең... Шигырь язу өчен рифма, ритм кирәклеген иң беренче сезнең авыздан ишеттем... Иң беренче шигырь, хикәяләрем сезнең ярдәм белән язылды һәм газета битләрендә басылып чыкты... Шуңа да беренче укытучым дигәндә гел Сез күз алдыма киләсез...

Иң беренче икелемне дә сез куйдыгыз... Әйе, үзегез хәтерләмисез , беләм... Кагыйдә ятламаган өчен булды ул... Үзегез әйткәндәй, бәлки журналга да куймагансыздыр, аны ачып карап булганын кем аңлаган... Тик онытылмый... Чөнки, беренче... Бәлки башка булмагандыр да...

Бишенче микән, бәлки алтынчы сыйныфта укыганда хикәя яздык... Мин кем булырга телим... Әнинең ул чакта фермада бозаулар караган чагы, мин дә ияреп йөрим... Тоттым да яздым... Минем бозаулар тәрбияләсем килә... Сез аны укып чыктыгыз да:
—Гөлзәминә, бәлки кире уйларсың, бәлки укытучы булырсың? — дидегез...
—Юк...
—Ә нишләп фермада эшлисең килә соң синең...
—Миңа анда рәхәт...

Белмим, бәлки сезнең сүз йөрәккә үтеп кергәндер, мәктәпне бетергәч документларны педагогика көллиятенә тапшырдым. Татар әдәбиятыннан имтихан биреп керәсе... Билетны алдым... Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы турында сөйләргә... Яратып укылган пьеса, эчтәлеген генә түгел, язылу тарихын да беләм... Тәмләп сөйләдем... Ахырдан имтихан алучы ханым сорый:
—Синең укытучың кем?
— Лилия апа, минәйтәм... И, авыл баласы... Лилия Мөнировна дип тә әйтә белмәгәнмен инде, әйеме... Сез аны белмисез, ул Арчада укыган дип тә өстәдем әле...

Укып бетермәгәнне, укуны ташлап кайтканын язып тормыйм, сез хәбәрдар...

Хәзер язылачак сүзләрне язганчы башта утырып еладым, Лилия апа... Аннары яшемне сөртеп дәвам иттем... Кызымны югалткан чагым иде... Сөйләшкән вакытта күңелем тулганны күреп бераз орышкан сыманрак итеп бик үтемле сүзләр әйттегез... Кабатламыйм... Язып тормыйм... Авыр булган чакларымда сезнең сүзләр исемә төшә...

Укытучы... Әти, әни сүзләре белән янәшә куярлык изге сүз... Изге кеше...

Шундый укытучым булуы миңа рәхәт... Алай гына да түгел, минем улларыма да белем бирәсез... Гел әйтәм үзләренә... Сез бик бәхетле, һәр фәннән үз эшенең чын остасы булган, зур белемгә ия булган укытучылар укыта диям...

Сез беркайчан да минем өчен гади кеше түгел... Һәрчак укытучым булып калырсыз, Лилия апа!

Гөлзәминә Габдрахманова,

Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы