Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Җирнең нуры – кояш, кешенең нуры – гыйлем

Укытучылар гаиләсендә үскән ике кыз – Лира һәм Эльмира әти-әнисенең юлын сайлап, югары белем алалар.

Районыбызда укытучылар династияләре арасында Кариле авылында гомер кичергән, 6 балалы Сөләйман ага Мәфтүхә апа гаиләсеннән юл башы алган, уллары Габделхәй, Гани, кызлары Мәйшәрәп гаиләләренә барып тоташкан данлы мөгәллим-мөгәллимәләрнең, аларның туганнарының мәгарифкә багышлаган елларын бергә җыйсаң, 800 елга якын була. Монда аларның нәсел тамырына тоташкан укытучылар, туганлык җепләре белән бәйләнгән педагоглар да искә алынган.

Сөләйман аганың кызы Мәйшәрәп апаның улы Фирдәвес Бариев 40 елга якын педагогик стажлы тәҗрибәле укытучы, республика күләмендә күренекле шәхес, өч дистә ел дәвамында Норма мәктәбен җитәкли, аның белән иңгә-иң куеп тормыш иптәше Флера апа 35 ел балаларга татар теле дәресләре укыта.

Сөләйман улы Гани аганың да тармагы укытучыларга бай, аның улы Камилнең тормыш иптәше Сания ханым укытучылык һөнәрен сайлый, 33 ел балаларга белем бирә, аларның кызлары Лилия 38 ел укытучы булып эшли. Гани аганың Шәүкәт исемле улы да тормышын укытучы Асия ханым белән бәйли. Бу тармактан чыккан, Гани аганың кызы Галия Кариле, Норма мәктәпләрендә 35 ел укытучы булып эшли, аның кызы Ләйлә Казан шәһәрендә 44 ел балаларга аң-белем бирә, уллары Рашит, аның тормыш иптәше Әлфия 30 елга якын мәктәптә эшлиләр, аларның эшен кызлары Фәридә дәвам итә. Галия ханымның улы, Фәритнең дәвамчысы Нияз шулай укытучы һөнәрен сайлый.

Ә безнең сүз барачак Сөләйман улы Габделхәй ага нәселенә якыннанрак тукталыйк әле. Ул Кариле авылында 1905 елның 12 февралендә гади крестьян гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә белем ала, бу уку йортында бирелгән белемнең ныклы булуы Габделхәй аганың совет мәктәбенә укытучы итеп билгеләнүендә ачык чагыла. Ул башта Кариле башлангыч мәктәбе мөдире була, 1932-1933 елларда Курмала авылында башлангыч мәктәптә укыта. Укытучылык стажы егерме биш ел тәшкил итә. Тормыш иптәше Мәфтүхә гади колхозчы була. Ачлык вакытларында гаиләдә 6 бала тәрбияләү җиңел булмагандыр, әмма алар әти-әни йөзенә бервакытта кызыллык китермиләр.

Габделхәй аганың эшен, бу укытучылар буынын дәвам итүче Роберт Сөләйманов 1940 елның 3 мартында Кариле авылында  дөньяга аваз сала. Ул заманның юклыгын-ачлыгын күп күргән Роберт ага 1947 елда авылның башлангыч мәктәбенә укырга керә, белемен Норма җидееллык мәктәбендә дәвам итә, 1954-1957 елларда Балтач урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлауга, югары белем алыр өчен булса да, читкә китү авыр мәсьәлә булып санала. Киткәнче, Сталин исемендәге колхозда (хәзерге Тимирязев исемендәге хуҗалык) булачак укытучыга 3 елдан артык фермада хисапчы булып эшләргә туры килә. Шушы чорда, политик яктан җитлеккән егет дип аны КПСС сафларына кабул итәләр. Хезмәт стажы туплаган егет 1961 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Бер елдан Совет Армиясе сафларына чакырыла, 1965 елда хезмәтен тәмамлый. Югары белем алган елларда ул группаның старостасы итеп сайлана. Хезмәт итү елларында да белемгә омтыла – берьеллык партия мәктәбендә  һәм офицерлар хәзерли торган курсларда укый, запастагы офицер булып кайта. Укуын дәвам итеп, 1969 елда татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәре укытучысы белгечлеге ала, кызыл дипломга лаек була. «Армиядән кайткач, группага тагын староста итеп билгеләделәр, яшь ягыннан олырак булгангадыр, үземнекеләрне туплап йөрттем, әле укып бетереп, 30 елдан соң да аларны башкалада җыйдым, хатирәләр алыштык. Хәзер дә хәлләрен телефоннан белеп торам», ди Роберт ага.

1969 елда Балтач районының яшь педагог Кенә урта мәктәбенә эшкә билгеләнә. Мәктәпкә шул елда Алабугадан практикага Анна Ильинична Егорова кайта. Бер елдан, ул укуын тәмамлап кайткач, Кенә мәктәбендә укытучы гаиләсе барлыкка килә. Роберт ага үзенә яр иткән тормыш иптәше Анна Ильинична да укытучылар гаиләсеннән. Аның әтисе Егоров Илья Егорович Дорга авылында туган, Шода, Дорга, Пыжмара мәктәпләрендә укучыларга белем бирә, күпләрдә математика фәненә мәхәбәт уята. Илья Егоровичның педагогик стажы егерме елдан артык. Бу гаиләдә туган Анна әтисе юлын сайлый. Әмма әле аңарчы ул ике яшьтә әнидән кала, 6 яшь булганда әтисе дә бакыйлыкка күчә. Ятимлектә үссә дә, Анна белемгә омтыла, урта мәктәптән соң Алабугага укырга керә. Әнисе Аграфена апаның бертуганы Тихон абый да укытучылык һөнәрен сайлый, соңрак Чепья, Смәел мәктәпләрен җитәкли, аның кызы Елена Нәҗметдинова (Михайлова) өч дистә елдан артык Балтач мәктәбендә химия фәнен укытты, аны әле дә укучылары җылы хисләр белән искә алалар.

Кенәдә Сөләймановлар гаиләсенә яшәп торыр өчен мәктәпнең аерым бинасын бирәләр, бер-бер артлы ике кыз туа. Шунысы игътибарга лаек, балалар бакчасы булмаса да, әни кеше укытудан туктамый, балаларны карарга тирә-як күршеләр ярдәм итә. Мәктәп директоры Гали ага Сәмигуллин үзе йорт җиткергәч, элек торган өйләрен Роберт ага гаиләсенә бирә. Карадуганда урта мәктәп ачылгач, 1978 елны Сөләймановлар шунда күчәләр. Ә инде ун елдан соң гаиләгә тагын эш һәм тору урынын алыштырырга туры килә, укытучылар җитмәгәнлектән, 1988 елда Түнтәр урта мәктәбендә эшли башлыйлар. Яңа җиргә күчү җиңел булмый, гаилә иске генә мәктәп фатирында урнаша. Озак та үтми, Кенә мәктәбен тәмамлаган, Роберт аганың укучысы, район администрациясе башлыгы Марат Әхмәтов аларга аерым квартира салырга ярдәм итә. Роберт ага белән әңгәмә корганда, ул тыйнак кына, безнең Кенә мәктәбендә өч район башлыгы укыды, мәктәпкә дә ярдәмнәре булды, рәхмәт аларга, диде.

2001 елга кадәр Роберт ага, Анна Ильинична Түнтәр  мәктәбендә укытып, лаеклы ялга чыгалар. Эшләү дәверендә Роберт ага Сөләймановны тирән белемле, таләпчән укытучы буларак ихтирам иттеләр. Район мәгариф бүлегендә иҗтимагый фәннәр методисты булып эшләгәндә тарихчыларның район киңәшмәләре еш кына Түнтәрдә узды. Хәтердә, сыйныфта кырыйга куелган парталарда Роберт ага үзенә яздырып алган дистәдән артык газет-журналны укучылар өчен танышырга куя иде. Анна Ильинична гомер буе математика фәнен укытты, укучылары бу фәннән төпле белем күрсәтеп, куелган билгеләрен һәрчак аклап килделәр. Бүгенге көндә ветеран укытучылар онык һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

Укытучылар гаиләсендә үскән ике кыз – Лира һәм Эльмира әти-әнисенең юлын сайлап, югары белем алалар. Бер чорда шушы гаиләдән, кияүләр белән, алты укытучы Түнтәр мәктәбендә укучыларга аң-белем бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы