Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Роботлар укытучыларны алыштыра алырмы?

Һәр кешенең тормышы хәзерге вакытта, киләчәктә яки инде үткәндә мәктәп белән тыгыз бәйле була. Кеше үзенең мәктәп елларын, яшьлек дусларын елмаю белән искә ала.

Бүген мин куркыныч төш күреп уяндым... Имеш, безнеӊ мәктәптә барлык укытучыларны да роботлар алмаштырган икән. Барлык фәннәрне, математика, физика, рус теле, географияне, хәтта татар телен дә роботлар укыта икән. Дәрес темаларын аӊлаталар, өй эшләрен сорыйлар, билгеләр куялар, «тимер» тавышлары белән шелтәләп алырга да онытмыйлар. Ярый әле төш озакка сузылмады, куркып уянып киттем….
Кечкенә сыйныфлардан ук мин бик теләп төрле фән олимпиадаларында катнашып килдем. Татар, рус теле һәм әдәбиятлары белән аеруча кызыксындым. Әлбәттә, бу уку елында да мин читтә калмадым һәм рус теле олимпиадасыныӊ район турына катнашканда безгә бик кызыклы бирем тәкъдим ителде. Биремнәр арасында  киләчәктә укытучыларны роботлар алыштыра алырмы икән дигән сорау бар иде. Бу  сорау буенча миңа бик озак уйланып утырырга туры килде, чөнки бу мәсьәлә хәзерге вакытта актуаль булып тора, фикер йөртергә чыннан да вакыт күп кирәк. Менә ни өчен керде миӊа бу төш!
Һәр кешенең тормышы хәзерге вакытта, киләчәктә яки инде үткәндә мәктәп белән тыгыз бәйле була. Кеше үзенең мәктәп елларын, яшьлек дусларын елмаю белән искә ала. Шулай ук укытучыларны, аларның эшләгән яхшылыклары, тәрбиясен берничек онытып, истән чыгарып булмый. Ә менә киләчәктә роботлар укыта башласа мондый күңелгә җылы бирә торган хәтирәләр сакланырмы икән?
Укытучылар алар саф күӊелле, һәрвакытта да балаларга ярдәм кулы сузарга әзер торган, аларны аңлый алган кешеләр. Укытучы булырга җиңел түгел дип саныйм, чөнки бу һөнәр үз эченә дәресләр генә үткәрү түгел, балалар белән уртак тел табуны, алар белән дөрес итеп эш итүне дә алган. Әлбәттә, хәзерге көндә технологияләр зур үсеш алды, алар көннән көн үзгәрәләр, яңарыш кичерәләр. Төрле-төрле ясалма интелектлы роботлар, машиналар барлыкка килеп тора. Моның белән бергә кешеләр арасында киләчәктә эш калмаячак, барлык эшләрне дә роботлар башкарачак дигән сүзләр тарала. Ләкин, ни генә дисәләр дә, укытучы һөнәрен тулысынча  роботлар алыштыра алыр дип ышанмыйм. Әйе, бер яктан карасаң, роботлар информацияне дәресләрдә төгәл һәм күп бирәчәкләр, әмма мондый укыту укучыларның белемнәрен һәм билгеләрен яхшыртыр дип уйламыйм, киресенчә көн саен шулай күп мәгълүмат үзләштереп, алар бик тиз арый башлаячак, шуның белән бергә сәламәтлекләре дә какшаячак.
Шулай ук һәрберебез моны күзәткәндер, укытучылар яңа тема аңлатканда үзләренең сөйләменә барлык хис-кичерешләрен салып, бөтен күңелләре белән бирелеп, укучыларга аңларга уңайлырак булсын өчен дип тормышларыннан мисаллар китереп сөйлиләр. Ә роботта күңел дә, хис-кичерешләр дә юк һәм булмаячак та. Ул бит бары тик берни дә сизми торган машина, ә укытучыга шатланырга, борчулы хисләрен күрсәтергә, кирәк чакта ярдәм итәргә, укучысы  белән бергә хәтта моңсуланып алырга да кирәк булып чыга. Төрле тормыш вакыйгаларында ул укучысын төрле яклап яклый, дөрес юлны сайлауда булыша, гаиләдә булган проблемаларны чишүдә дә катнаша, дөрес киӊәшләрен бирә. Гомумән алганда, укытучы бала хәленә керергә тырышачак, ә инде робот үзенен программасына көйләнгән килеш кенә эшен дәвам итәчәк. Аннары роботлар дигәч, тагын бер сорау туа: аларны безнеӊ туган телебездә сөйләшергә өйрәтә алырлармы икән соӊ, әллә бу турыда уйлаучы да булмас, теләмәсләрдәме?
Шулай ук роботлар, укытучылардан аермалы буларак, укучыларга аларны уйландырырлык итеп сорау бирә алмаячаклар. Укытучылар барлык әйберне җентекләп уйлыйлар, материалны укучыларга аңларга җайлырак булсын өчен уңайлырак формат эзлиләр, табалар. Әмма роботолар әлегә түбәндәге сыйфатларга ия түгел икәнен  беләбез. Робот көтмәгәндә генә, техник сәбәпләр аркасында эштән  бөтенләй туктарга да мөмкин бит әле. Мондый хәл була калса укыту процессы өзелә дигән сүз. 
Олимпиада тәмаланганнан соӊ да бу  мәсьәләгә бәйле фикерләр туа торды.  2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу бит очраклы түгел, җитәкчелек тарафыннан әлеге өлкәдәге проблемаларны күреп, киләчәкне күзаллап, уйлап эшләгән гамәл. Ник дигәндә, хәзерге яшьләр үзләренеӊ киләчәк томышларын уйлаганда укытучы һөнәрен өстен күрмиләр, бу юнәлештә уку йортларын тәмалаганнары да эш урыны буларак мәктәпне сайламыйлар дип сөйлиләр. Әмма киләчәктә аларның да балаларын "металл кешеләр" укыта башласа, бу хәлгә берсе дә риза булмас иде  шул. Шуңа күрә 2023 нче елда илебездә укытучыларның данын үстерү, бу һөнәрнеӊ дәрәҗәсен  күтәрү өчен төрле чаралар оештырылыр дип көтелә. Тик бер ел белән генә чикләнмәсен, дәвамлы булсын  иде бу башлангыч. Ә роботлар беркайчан да укытучыларны алмаштырмасын!

Сабирова Әдилә,

Норма урта мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы