Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Балтач мәктәбендә мемориаль комплекслар сафка басты (+фоторепортаж)

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Балтач урта мәктәбендә укучылар көче белән мемориаль комплекслар  күргәзмәсе оештырылды.

 8-11 сыйныфларның һәрберсе 1 комплекс ясаган. Әлеге зур эшнең башында технология укытучысы Ильнара Җәләлиева белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Люция Шәйхетдинова тора.

– Иң элек Илнара Илдаровна белән планын төзедек. Аннан сон һәр сыйныфка 1 комплексны әзерләү биреме җиткерелде. Әлеге комплекслар төрле материаллардан укучыларның үз фантазияләре белән технология дәресләрендә эшләнде. Укучылар бик кызыксынып эшләделәр. Әзер эшләрне икенче каттагы фойега урнаштырдык, –  ди Люция Рашитовна.

Әйтергә кирәк, Балтач урта мәктәбе коллективы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, бик күп күләмле проектларны тормышка ашырды һәм ашыра. Һәм мемориаль комплекслар әзерләү, алардан күргәзмә оештыру шуларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев