Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

"Факел" клубында сугыш чоры җырларын яңгыраттылар

"Факел" яшүсмерләр клубында "Сугыш чоры җырлары" дигән кичә үтте.

Чарада катнашучыларның һәрберсенең гаиләсен сугыш читләтеп үтмәгән. Кемнәрнеңдер әтиләре, икенчеләренең бабайлары яки бабайсының әтисе фронтта булган.  Тамашачы алар хакындагы истәлекләрне, сугыш чоры җырларын  тыңлаганда күз яшьләрен тыя алмады. Һәрбер җыр үзенең тирән мәгънәсе белән таң калдырды. Тамашачы солдат альбомнарыннан төзелгән күргәзмәне дә зур кызыксыну белән күзәтте. Альбом хуҗаларына үз хезмәтләре, кызыклы, җитди мизгелләр турында сөйләргә, кунаклар белән тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде. "Гаилә архивларында сакланучы дембель альбомнарын һәм сугыш чорындагы җырларны җанландырган кунакларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез", ди клуб хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев