Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Кешелекнең шиңмәс  гөлләре сез

Илебез тарихында зур бәйрәм –Бөек Җиңүнең 75 нче язын  каршылау алдында торабыз.Җиңүне якынайту өчен әтиләр, абыйлар, апалар, кызлар, егетлэр  1418 көн буе  фронтта  дошман белән көрәштеләр,ә тылдагыларның мең газаплар  аша булган хезмәте шушы җиңүне якынайтуга ярдәм итте.

Без, сугыш арты  буыны, яу кырына китеп тә кайта алмый калганнарның рухына изге догаларыбызны ирештерәбез.Исән-сау кайтып, безнең буынга  горурлык хисе тудыручылар алдында үзебезне һәрчак  бурычлы икәнебезне тоеп яшибез.Фронт өчен тылда  көнен төнгә ялгап, көченнән килгәнчә хезмәт итүче ул чор кешеләре алдында баш иябез, сугышка ирен озатып, итәк тулы балалары белән калган хатыннарның, улларының, кызларының сугыш кырыннан исән –сау кайтуын тилмереп көткән аналарның сабырлыгына сокланабыз.

 Бу язма, гомернең иң матур чагы- бөредә чагы булган яшьлек елларын корбан итеп  фашистларга каршы көрәшкән районыбыз кызлары турында булыр.

Сугыш башланганда 17-18 яшьлек кызлар, күнелләрендә мәхәббәт хисләре ташып торган, сөеп-сөелеп туймый торган чорда яу кырына киттеләр.Авылларда, кичке уенда, тальян гармун моңы  йөрәкләрне ярып кергәндә, читек-чүәк кенә киеп, очып-очып бии торган вакытта, аякларына солдат итекләре киеп авыр юллар уздылар.Чигүле алъяпкычлар бәйләп, уңган-булганлыкларын күрсәтеп, килен булып төшәсе чакларында нечкә билләрен солдат каешлары белән будылар.Энҗе-мәрҗәнле калфак киеп, чөеп кенә яулык ябасы башларына пилоткалар киделәр.Ефәк шәлләр саласы иңнәренә авыр солдат шинельләре салдылар.Аулак өйләрдә чигү чиккән,басуларда көлтә бәйләгән нәфис куллары белән сугышчыларның яраларын бәйләделәр.Яшьлек елларын,  ачы михнәт-газаплар күреп, салкын окопларда уздырдылар. Ул чакта сугышка киткән япь-яшь кызлар башларына килгән хәсрәт- кайгыларны ничек кичерделәр икән? Иңнәренә төшкән авырлыкларга  ничек түзделәр икән? Алар түккән күз яшьләре нинди бизмәннәр белән үлчәнә икән? Без- сугыш арты буыны, күңелләребез белән аларның хәлен аңларга тырышсак та, барыбер алар кичергәннәрне йөрәгебез белән тоя да алмыйбыздыр, әмма, аларның сабырлыкларына сокланып гомер буе бурычлы икәнебезне белеп яшибез.

1941 нче елның җәе бик матур булып килгән,язгы кыр эшләрен ул чор өчен уңышлы гына башкарып чыккач, халык  сабантуйга әзерләнә башлаган.Авыл кешесе өчен ул  вакытта барлык эшләр дә кул хезмәте белән башкарылганлыктан, мәшәкатьле, күп хезмәт сорала торган вакыт. Авылда кызу печән өсте, бар халык болында-печән чабуда. Кояшлы,кызу көн. Нәкъ менә шул көнне, авылга бөтен халыкны тетрәндереп  сугыш башлану турында хәбәр килә.

 Бөек Җиңүнең  75 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, 17 яшьтән  сугышка киткән, минем өчен бик тә якын булган, мине тормышка өйрәтүче остазым, яшьлектәге хезмәттәшем булган, Таузар авылы кызы, Майсәрә апа Мортазина турында әйтми кала алмыйм.Кинәт кенә килгән мәкерле авыру Майсәрә апаны арабыздан иртәрәк алып китте, әмма аның якты истәлеге, матур яшәеше, акыллы киңәшләре күңелгә сеңеп калды.

Майсәрә апага, фронтка чакыру турындагы  повестканы, 1942 нче елның 20 июнендә болында печән чапкан вакытта китереп бирәләр.Әбәт алды була.Майсәрә апа кулына шул кәгазьне тоткан килеш, әбәтне дә ашап тормыйча өенә йөгерә.Повестка китереп биргән кеше соңыннан үзе дә үкенә “Их, ашаганнан соң гына бирәсем калган икән” ди.Шул көнне Майсәрә апа юл капчыгын әзерләп фронтка чыгып китә һәм җиңү көнен Германиядә каршылый.1945 нче елның сентябрендә туган авылына кайта.Үзе кебек сугыш елларын кичкән, Балтач егете Гниять абый белән матур гаилә корып, биш балага акыллы ана,тирә-күршегә үрнәк булып,каенана белән тату торып, абруй казанып яшәде.Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә Майсәрә апаны һәм районыбызның фронтта, фашистларга каршы көрәшкән кызларын искә алуыбыз, аларның барысын да арабызда дип хис итү һәм рухларына изге дога булып ирешсен иде.

Кызганычка каршы  районыбыздан киткән фронтовик кызларның күбесе инде бакыйлыкка күчте. Шөкер – Тубән Кенәдән Тәскирә апа белән Борбаштан Нурҗиһан апа  исән-имин булган хәлдә,уллары,киленнәре, оныклары карамагында кадер-хөрмәттә булып, район җитәкчелегенең, авылдашларының, якыннарының ихтирамын тоеп, башларыннан кичкән авырлыкларны гыйбрәт өчен яшьләргә сөйләп, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп гомер кичерәләр.

Бөрбаш кызы Нурҗиһан апага фронтка чакыру  кәгазен авыл Советына чакырып бирәләр. Бу аның өчен бик авыр хәбәр була, чөнки Нурҗиһан апаның әнисе дә, әтисе дә булмый.Алар сугыш башланганда  җиде ятим бала калган булалар. Аягына чабата киеп, җәяү Арчага кадәр елый-елый бара ул.Иптәш кызының анасы  аны озата бара.Шул китүдән Нурҗиһан апа авыр фронт юллары үтеп Смоленск урманнарына барып җитә һәм шунда, нинди зур шатлык, Майсәрә апа белән очраша. Чит җирләрдә, сугыш кырында, үзеңнең якташың белән күрешү, аларның күңеленә мәңге онытылмаслык булып кереп калган.Фронтовик дуслар дөньяви тормышта да чын дуслар булып, аралашып гомер кичерделәр.

        Шатлыклар да булды,хәсрәтләр дә

        Тик соңгысы булды күбрәк

        Рәхмәт инде сиңа, рәхмәт инде

        Сыкранмыйча түздең син йөрәк.

 Бу юлларны, 17 яше тулган көннәрдә  окоп казу, урман кисү бригадасында еракларда йөргән һәм 1943 нче елның көзендә сугышка киткән Таузар кызы Тәскирә апа яза.Ул әнисенә дә хатларны шигырь юллары белән язып җибәрә торган булган. Киң күңелле, нечкә хисле булуы  аңа көч биргәндер, сынмаска, авырлыкларга бирешмәскә ярдәм иткәндер. Туган илдән еракларда, сугыш кырларында фронтовикларга концерт куеп йөрүче  бригадада, бер артистның татарча “Кошлар кебек” дигән җыр башкаруы, ул вакытта, яныңда туган телендә сөйләшергә беркем дә булмаганда, бу Тәскирә апа өчен  могҗиза сыман була һәм бу җыр гомер буе Тәскирә апаның күңелен җилкетеп  аның әлегәчә иң яраткан җыры булып тора.Ул фронтташ дуслары белән берничә тапкыр очрашуларда да булды. Ут эченнән исән-сау чыккан дуслар  белән күрешеп,онытылмый торган булып, күңелгә кереп калган хәтирәләрне  искә алудан да кадерле очрашу була алмыйдыр ул! Бу турыда бик дулкынланып искә ала Тәскирә апа.

      Шартлаткычлар түгел, барыр юлларына

      Сибәр идек якты йолдызлар

      Туй күлмәге кияр көннәрендә

      Яу кырына китте яшь кызлар.

Чепья авылыннан төрле фронтларда, үлем белән күзгә-күз очрашып, йөзләрчә солдатларның үлеменә шаһит булган, йөзләрчә солдатларның  яралардан соң савыгып аякка басуларын күргән, аларның рәхмәтләре  үзләренә дә яшәү көче биргән Ольга Ивановна,Мария Павловна,Анисия Ивановна,Фекла Афанасьевна,Вера Тимофеевна,Анна Филипповна – алар барысы да җиләк кебек чакларында  фронтка китеп, сугыш беткәч кенә кайталар.

Нәкъ җырларда җырланганча- кар сулары гөрләп акканда,умырзая чәчәк атканда Балтач кызы Фатыйма апа Җәләлова һәм сугыштан соң Смәел авылына  килен булып төшкән Башкортстанның Туймазы кызы Фатыйма апа Нәбиева сугышның барлык  газапларын кичереп исән-сау әйләнеп кайталар.Халык арасында абруй казанып,игелекле балалар тәрбияләп, кадер-хөрмәттә  яшәделәр.

Язманың дәвамы  "Хезмәт" газетасының алдагы санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев