Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан Сугышы

1941 елның матур җәе. Кырларда күкрәп игеннәр үсә. Авыл халкы, куанып, шатланып, сабан туена әзерләнә. Бөтен җиргә кара кайгы алып киләчәк сугыш, нәкъ шушы вакытта башлана.

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

Фатих Кәрим

Ямьле язлар белән бергә җир йөзенә Бөек Җиңү көне килә. Бу көнне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Аларның оныклары - без дә бу көнне нәкъ шулай каршы алабыз. Күңелләрне шатландырып, хатирәләрне яңартып быел Җиңү көненең 74 нче язын каршылыйбыз.

Мин үзем дә, әти - әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы - хәсрәт китерә.

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның арасында минем ике дәү бабам – әтиемнең бабасы Сәмигуллин Һидиятулла Вәли улы һәм әниемнең бабасы Сәмигуллин Газиз Сәмигулла улы. “Бабам үзең турында, Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйлә әле” - дип сораша башласаң, ул авыр сулап куя иде.

1941 елның матур җәе. Кырларда күкрәп игеннәр үсә. Авыл халкы, куанып, шатланып, сабан туена әзерләнә. Бөтен җиргә кара кайгы алып киләчәк сугыш, нәкъ шушы вакытта башлана. Авылның уңган ирләрен, буй җиткән егетләрен, шул көннән үк сугышка ала башлыйлар. Колхозның төп эшчеләре булып, үсмер кызлар, үсмер малайлар кала

Минем Һидиятулла бабай 1926 елда Хәсәншаех авылында туа. 1943 елда сугышка алына. Карпат алды фронтларында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Румыния, Венгрияне азат итүдә катнаша. 1950 елда демобилизацияләнә.

Бөек Җиңүнең 20, 30, 40, 50, 60 еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы 2 дәрәҗә ордены бирелә. Сугыштан соң МВД системасында эшли.

Минем Газиз бабай Балтач районының Шода авылында туа. Шунда үсә, өйләнә, гаилә кора.

Жәйнең матур көннәренең берсендә минем дәү бабайга да сугышка дигән хәбәр килә. Дүрт көннән ул гаиләсен калдырып сугышка китә. Бабам сөйләгәннәрдән: “Военкоматтан киткәч, аларны вагоннарга утыртып алып китәләр. Дәү бабай кая барганнарын, ни булачагын белми. 2-3 көн барганнан соң, поезд туктап кала. Немецлар ике яклап бомбить итә башлыйлар.Яралы кешеләрне госпитальга алып китәләр, ә калганнар урман буйлап җәяүләп китәләр. Кирәкле урынга барып җиткәч, солдатларга окоп казырга дигән приказ бирелә. Бер-бер артлы йөзләгән бомбалар төшә, йортлар җимерелә, бик күп кешеләр һәлак була.” Минем дәү бабайда каты яралана. Аны Горький шәһәрендәге госпитальга алып китәләр. Ул анда 6-7 ай ята. Аннан чыккач, аны кайтарып җибәрәләр. Авылда аны бригадир итеп куялар.

Кызганыч, минем ике дәү бабам да вафат инде... .

Алар кебек бик күпләр Ватаннары өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмадылар. Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. Сугышчылар соңгы сулышына кадәр изге антларына тугры калдылар, намусларына тап төшермичә, азатлыкны буарга ирек бирмәделәр һәм халкыбызны коллыктан саклап калдылар.

Күпме бәла – каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.

Җиңү көне – яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр.

Сәмигуллин Җәмил

Балтач гимназиясенең

2 А класс укучысы.

Фото: Сәмигуллин Җәмил гаиләсе архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы