Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Онытма, авылым, батырларыңны!

1941 нче елның июнь ае. Татарстан районнарында күңелле сабантуйлар бара. Ләкин бәйрәмнәрне явыз гитлерчы илбасарлар бүлдерә. Габделхак Габидуллин ул вакытта яңа гына Кызыл Армия сафларыннан кайтып, колхозда бригадир булып эшли башлаган иде.

1941 елның 22 июнь иртәсендә мәкерле дошман Советлар иленә сугыш белән ябырылды. Сосна авылыннан да арсландай ир-егетләр бер-бер артлы яуга киттеләр. Сөекле Ватаныбыз бәйсезлеге өчен утка кереп, аяусыз сугышларда кан койган ир-егетләрнең кыюлыгы, кайтмый калган туганнар, авылдашлар турындагы истәлекләр күңелләргә тирән уелган. Алар мәңгелек.

Ул да җиңү яулашты.
1941 нче елның июнь ае. Татарстан районнарында күңелле сабантуйлар бара. Ләкин бәйрәмнәрне явыз гитлерчы илбасарлар бүлдерә. Габделхак Габидуллин ул вакытта яңа гына Кызыл Армия сафларыннан кайтып, колхозда бригадир булып эшли башлаган иде. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк авылның башка ир-егетләре белән бергә илне мәкерле дошманнан сакларга китте. Икенче Белоруссия фронтында аның авыр солдат тормышы башлана. Күп сугышларда катнашырга туры килә Габделхакка. Ул үзен батыр һәм тәвәккәл сугышчы итеп таныта. Минск, Смоленск һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Немецларның котырынып каршылык күрсәтүләренә карамастан, сугышчылар гел алга ыргылалар. Күп кенә авылларны, яңадан-яңа шәһәрләрне азат итәргә туры килә аларга. Һәм менә алар алдында авыр һәм озакка сузылган сугышның соңгы ноктасы – Берлин шәһәре. Ләкин дошман тиз генә бирелергә теләми, үзен һаман да җиңелгән дип таныйсы килми. Һәр урам, һәр йорт өчен сугышлар дәвам итә. Һәм менә, ниһаять рейхстаг өстендә Кызыл байрак җилферди. Әйе, күрде ул бу шатлыклы көнне дә. 1945 нче елның 9 мае иде ул. Һәр сугышчының йөзендә елмаю билгеләре күренә. Бу көнне Берлинны алуда катнашкан илебезнең төрле милләт сугышчылары бер-берсен тәбрикләде, шатлыкларын уртаклаштылар. Берлинны алгач, күкрәгенә “Кызыл йолдыз” ордены һәм берничә сугышчан медален балкытып Габделхак туган авылы Соснага кайта. Сугыштан соң да бик җиңел булмады әле. Габделхак яңадан колхозның җаваплы участогында – ферма мөдире. Бу хезмәтен ике дистәгә якын ел намус белән башкарды ул. Аннан соң колхозда амбар мөдире булып эшли. Аның намуслы хезмәтен колхоз һәм район җитәкчеләре югары бәяләделәр. Габделхак Габидуллин “Почетлы колхозчы” исеменә лаек булды, күкрәгендәге сугышчан бүләкләре янына “Хезмәт ветераны” медале өстәлде. Габделхак абый лаеклы ялга чыкканнан соң да колхоз эшеннән аерылмады, үз урынына алмашка килгән яшьләргә үзенең акыллы киңәшләре белән ярдәм итте, эшнең серләренә төшендерде.

Габделхак абый авылыбызның хөрмәтле кешесе иде. Укучылар, авыл яшьләре очрашу кичәләренә еш чакырдылар аны. Сугыш елларын искә алып ул болай дип әйтә иде: “Без җиргә берегеп эшләгәндә Ватаныбызга фашистлар бәреп керде. Суканы пулеметка, тракторны танкка алыштырырга мәҗбүр булдык. Дошман килсә, кыю эш ит, өнен өз, ди халкыбыз. Ата-бабаларыбызның бу васыятен гамәлгә ашырдык. Ләкин сугыш тәмамланса да, аның хакында безнең хәтер әле һаман да кайнар. Бомбага тотулар, дөрләп янган шәһәр һәм авыллар, ачлык һәм ялангачлык, солдат хатыннарының һәм солдат балаларының күз яшьләре... Барысы, барысы да сугышны кичергән кешеләрнең һаман әле күзалдында. Ләкин әле дөньялар тыныч түгел. Җир шарында сугыш утын кабызырга әзер торалар. Шуңа күрә хәзерге вакытта илебез куәтен тагын да арттыру турында уйларга тиешбез”, дип тәмамлады үзенең чыгышын укучыларга Габделхак абый.

Инде вафатына да шактый еллар үтте. Матур уйлар, якты хыяллар белән яшәде ул. Дөрес тәрбия нәтиҗәсендә балалары да үзенә охшаган, хезмәт сөючән булып үстеләр.

Бүгенге көндә Габделхак абыйның нигезендә – төп йортта олы улы Фансур һәм тормыш иптәше Кәримә ханым гомер кичерәләр. Аларның да балалары, оныклары бар. Уллары Ильяс үзенең шәхси тракторы белән авыл халкының бәрәңге бакчаларын сукалый, печәннәрен урып, изге гамәлләр кыла, кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетә. Габделхак абый үзе исән булса, балаларының, оныкларының гаилә традициясен дәвам итүләрен күреп һичшиксез сөенер иде.

Җанга якын хатирәләр.
Закир абыйның дус һәм ишле гаиләсе бергә җыелган көннәрдә ул үзенең сугышта күргәннәрен сөйләргә ярата. Бүлешер истәлекләре, җанга якын хатирәләре күп аның. Сугыш кырларында ятып калган полкташларын искә төшереп, алар турында дулкынланып сөйли ул.

Украина җирләрендә барган
каты сугышлар да онытылырлык булмады. Закир абыйның кадерләп саклый торган “Кызыл Йолдыз” ордены һәм “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале – шулар истәлеге. Дошман рәхимсез җимергән Варшаваны азат итү, рейхстаг өстендә Җиңү Байрагы җилфердәгәндә тойган шатлык хисләре турында сөйләгәннәрен дә тормыш иптәше Фатыйма апа һәм аларның сугыш газабы татымаган балалары йотлыгып тыңлыйлар. Закир абый Садыков лаеклы ялга чыкканчы “Правда” колхозында шофер хезмәтен башкарды. Аның хакында җитәкчеләр тарафыннан гел мактау сүзләре әйтелде. Бик күп бүләкләргә лаек булды ул. Шулай итеп Закир абый авылның иң хөрмәтле кешесенә әверелде. Закир абый тормыш иптәше Фатыйма апа белән 5 кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Нурания Зиатдинова – минем сабакташым Балтачта, коммунал хуҗалыкта бухгалтер булып эшләде, Гадения һәм Венералары сәүдә системасында хезмәт итте, Нургаянова Санияләре район газ хуҗалыгында бухгалтер хезмәтен башкарды, кече кызлары Раушания Чепьяда саклык банкын җитәкләде. Раушаниянең укытучы кызы Нөнәгәр авылында районыбызның танылган җырчысы – физкультура укытучысы Фидаил Зарипов белән балалар үстереп, тигезлек белән матур тормышта яшиләр. Ә Санияләре сәнгатькә гашыйк кыз иде. Мин аның белән күп тапкырлар агитбригада концертларын алып бардым. 1980 елда “Агитбригада смотрлары конкурсы” лауреаты исеменә лаек булдык. Бүгенге көндә Закир абый да, Фатыйма апа да вафат инде. Әгәр дә исән булса, чал чәчле, олы яшьтәге Закир абый бүген дә Сосна авылы урамы буйлап хуҗаларча атлаганда, юлда очраган авылдашлары ихтирам белән сәламләр иде аны.

Әтиемнең якты истәлеге.
Мин бу сәхифәмдә соңгы язмамны әтиемнең якты истәлегенә багышлыйм. Әтием Хәмзә сугышның беренче көннәреннән алып соңгы көннәренә кадәр Бөек Ватан сугышының иң авыр участокларында катнашкан. Мәскәүдән алып Берлингача данлы юл узган. Бу турыда сугышта зур батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен алынган дистәдән артык орден һәм медальләре сөйли. Дөрес, әгәр әтиемнең үз авызыннан сөйләгәннәрен тыңлап торсам, бу язмамда аның сугышта дошман белән күзгә-күз очрашып, аяусыз батырлык үрнәкләре күрсәтүе турында бик күп мәгълүматлар бирә алган булыр идем. Ләкин бер яшьтән әтисез калып, ата назын тоярга өлгермәгән сабый баланың бу турыда белеп бетермәве гаеп түгел. Шуңа күрә язмамны әниемнең әтием турында сөйләгәннәренә нигезләнеп кенә язам.

“Офыктан кызарып кояш чыкты. Көн аяз булачак. Безне бу бер дә куандырмады, чөнки аяз көннәрендә илбасарларның самолетлары бер генә минутка да баш өстеннән китми. Менә инде алар кара болыт шикелле безнең өскә киләләр. Озак та үтмәде, тирә-як шартлау авазларына күмелде. Өстәвенә дошманның артиллериясе дә телгә килде. Җир актарыла, чайкала башлады. Снаряд, бомба шартлаулары тыну белән, өстебезгә танклар ябырылды. Аларга ышыкланып, кычкырыша-кычкырыша автоматчылар йөгерешә. Ничек туктатырга мондый яуны? Бер адым да чигенмәскә! Бу безнең өчен хәрби приказ гына түгел, ә бәлки намус таләбе иде. Һәр сугышчы моны чын йөрәгеннән аңлый иде. Әйе, әнә шулай хәрби обстановканы аңлап, туган җиребезне, сөекле Ватаныбызны фашизм коллыгыннан саклап калу өчен, җир шарында сабыйларның бүтән бервакытта да күз яшьләре танмасын өчен дошман белән аяусыз көрәшеп алар Берлинны алу бәхетенә ирештеләр. Сугышта зур авырлыклар кичерү, салкын, юеш окопларда, блиндажларда яту әтиемнең сәламәтлеген нык какшаткандыр, күрәсең. Ул сугыштан соң озак яши алмый, авыр яраларның йөрәкне сыкратуы, сәламәтлекнең начарлануы аны якты дөньядан алып китә.

Менә минем кулымда таза, мәһабәт гәүдәле, елмаеп төшкән әтиемнең фотокарточкасы. Аңа карыйм да тирән уйларга чумам, тормыш дулкынында йөзәм. Ул күрсәткән батырлык үрнәкләренә сокланып аның алдында баш иям. Әйе, аның якты истәлеге минем күңелемдә тирән эз калдырып мәңге сакланыр.

Гаяз Фәсхетдинов – Дәүләт хезмәте киңәшчесе,

Сосна авылы.

Фото: Булат Сәйфетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы