Үткәне, бүгенгесе – каләм очында
Игътибарыгызга Малмыж районы Кәннә авылыннан Фирәүзә Низаметдинова язмаларын тәкъдим итәбез
СУГЫШНЫ КИЧКӘН МӘХӘББӘТ. Сугыш афәте бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Чепья районы (хәзерге Балтач) Нөнәгәр авылында яшәүче Шәйхетдин улы Салихлар гаиләсенә дә (минем әтием) кагыла сугыш җилләре.
Сугыш башланды. Әтием тиз арада җыенып, каядыр чыгып чаба һәм ярты сәгатьтән кире саубуллашу өчен генә әйләнеп кайта. Әнисен, ике сеңлесен, бер энесен калдырып, исән булсам, бер кайтырмын дип саубуллашып, капчыгын асып чыгып китә. Сөйгән кызы (әнием) үзе чиккән кулъяулыкны биреп, күзләрен сөртә-сөртә елап озатып кала.
Әтием сугышның бөтен афәтен татый. Ул Украина фронтында әсирлеккә эләгеп, фашист лагеренә озатыла. Бервакыт лагерьнең мәетләр чокырында берәү татарча эндәшә икән, әтием сөйләде моны безгә. Ике якташ алман җирендә табыша. Бөек Җиңү бәйрәмен алар яшьле күзләре белән каршылый. Әтием сугыш беткән чорда Мәскәү госпиталендә ята. Сугыш тәмамланганнан соң бер көнне Шәйхетдиновлар йортына бер ир-ат килеп керә. Сугыш кичкән ике ир бер-берсен кочаклап елый. “Үз икмәгеңне минем белән бүлешмәсәң, туган туфрагымны күрәсе кеше түгел идем”, дип әтиемне кочаклап елаган кеше безнең якташ, Арбор авылыннан булып чыга.
1946 елның декабрь аенда 34 яшендә әтием Түбән Очта яшәүче Мөхәммәтгали кызы 23 яшендәге Оркыя исемле кызга өйләнә. Никах укыталар. Кар бураннарын туздырып, туй атларын җигәләр. Әнием озын буйлы, чибәр, кара күзле, ак шәл бөркәнгән була. Әтием кечкенә буйлы, көрән күзле, бөдрә чәчле була. Әтиемнең кулында гармун. Авыл урамнарын кыңгырау чыңына, гармун көенә коендырып, туй чаналары үтә. Бик бәхетле пар булалар. Уналты яшьтән яратышкан мәхәббәт бит. Кыр почтасы аңа хатларны кызыннан ташыды бит. Әтием казармада вакытта төнге каравыл сәгатьләрендә бөдрә чәченә хатлар язып кыстыра торган булган. Түш кесәсендә чиккән кулъяулык булган – вәгъдә бүләге. Әтием ул кулъяулыкны туган иленә кайтканчы саклап йөртә. Әтием гәүдәгә зур булмаса да, бик тәвәккәл була. Ул сугыш ветераны. Балта остасы булып эшли колхозда. Дүрт класс белеме була. Әти-әни матур гына яшәп китәләр. Берсеннән-берсе матур балалар, ике малай һәм дүрт кыз үстерәләр. Әкренләп тормышлары җайлана, 2 сыер, 1 ат, 5 баш сарык асрый башлыйлар.
БАЛАЧАК ИСЕ. XXI гасыр балалары “тылсымлы” кесә телефонында яши. Еш кына “Кесә телефонын кулдан төшермичә, көне-төне уйнап утыручыларның балачак истәлекләре нинди булыр икән?” дигән сорауга биреләм. Ә менә безнең “балачак исе” нинди булды икән?
Мин балачагым мизгелләрен әле дә хәтерлим, чөнки алар күңелемдә якты кояштай балкып тора. Без гаиләдә дүрт кыз, ике малай үстек. Бер-беребездән калган киемнәрне кидек. Акча юклыктан түгел, Аллаһка шөкер, булганына шөкер итеп яшәдек без. Сугыш чорында туып, күпне күргәнгәме, әти-әнинең чүпрәккә исе китмәде. Без бар эшкә дә өлгерә идек: олы апамнар ашарга пешерсә, мин савыт-саба юа идем.
Мин балачагым исен карабодай боткасы исе белән дә бәйләр идем. Әнием еш кына төшке ашка карабодай боткасы, кайчак тары белән дөгене бергә кушып пешерә торган иде. Шулкадәр тәмле дә иде соң аның исе. Колхозда чөгендер чүбе дә утадык, борчак басуына да, ындырга да йөрдек.
Хәтерлим, иң олы апам Арчада укыган чорда 18 сум стипендия алып, 5 сумга мандолина алып кайтты. Җәйләрен ул Нөнәгәр мәктәбе лагерендә пионервожатый булып эшли иде. Әни ул вакытта Чиләбедә больницада ятты, һәм апам кичләрен, сыер саугач, мине үзе белән мәктәпкә ияртә иде. Барганда да, кайтканда да апам мандолинаны чиертеп, бергәләшеп җырлап кайта идек. Рәхәт иде. Ике абыем колхозда дуңгыз көтүен көтеп, җәйге ялларда “Урал” мотоциклы сатып алды. Мари азык-төлек комбинатыннан карлыган җыярга килә торганнар иде. Без тырыша-тырыша карлыган җыеп, күлмәк алырга акча эшли идек. 20 тиен акча бирсәләр, әтиемнең бертуган сеңлесе белән клубка керә идек, клуб янәшәдә генә иде, Индия киноларын яратып карый торган идек инде. 14-15 яшьтә, бүгенгедәй хәтерлим, җәйге ялларда мәктәпкә киенергә дип печән өстенә йөри идек. Балачагым тагын солярка исе белән дә истә әле. Бервакыт миннән ике яшькә олырак апам белән гаражга кереп, савытлар актардык. Шулай савытлар арасында казына торганда күзем калай савытка төшеп китте. Шул савытны алуга, борыныма солярка исе генә кереп тулды бит малай. Менә шундый иде минем – балачак исем.
“ХӘЛЕҢ АВЫР, ТУГАН ТЕЛЕМ, КИЛӘЧӘГЕҢ КЫЛ ӨСТЕНДӘ...” И минем газиз, гүзәл татар телем! Дөньяны танып белгән, җаныма рухи азык биргән телем. Биш гасыр буе исән калыр өчен җан тырмашкан телем. Хәлең авыр синең. Моннан 50 ел элек без бик бәхетле булганбыз икән. Укыган дәресләребез рәсемнәре, төсләре белән тыйнаграк булган булса да, укыр, аңлар, өйрәнер һәм дәрескә әзерләнер өчен күпкә уңайрак булган икән. Күнегүләрне үтәү, сорауларга җавап табу өчен интернетта казынасы юк иде. Хәер, ул вакытта интернетның нәрсә икәнен дә белмәдек. Әти-әниләр яныбызга утырып, дәресләрне әзерләшергә булыша торганнар иде. Кайберәүләрнең “Татар теле кирәкми! Ирекле укытылсын!” ише дигән плакатлар күтәреп чыгулары телебезнең генә түгел, аның белән бергә халкыбызның да дәрәҗәсен төшерә. Югыйсә, шушы телне белеп кенә дә дөньяны әйләнеп чыгарга мөмкин дигән 14 тел арасында татар теле дә бар һәм ул кирәксез тел булып чыгамы? Яшерен-батырын түгел, татар телендә сөйләшергә өйрәнүчеләр бармак белән санарлык кына... Әле дә хәтерлим, безгә калын һәм нечкә кушымчалар белән унбишләп яңа сүз ясарга, аларның нинди сүз төркеменә караганын ачыкларга, шулар белән җөмләләр төзергә, 10-15 парлы сүз ясарга, “түбәсе күккә тию”, “еракка китеп кара” кебек сүзтезмәләрнең мәгънәле ягын аңлатырга куша торганнар иде. Әйе, катлаулы һәм авыр да соң шул ул татар теле...
ТЫШТА ЯЗ. Кичке сәгать җиде. Бабай салмыш. Әби йоклый. Бер заман бабай “Мәдинә, гөлкәем, син бит минем бер генәм” дип җырлый башлый. Әби моны йокы аралаш ишетеп уяна, “Син нәрсә, әллә синең Мәдинәң бар мәллә?” дип, бабайны идәнгә төртеп төшерә. Таң ата. Иртәнге сәгать биш. Әби күмер самавырын куя. Самавыр кайнап чыга һәм әби чәй әзерли башлый, ә бабайга чокырын куймый. Бабай махмырдан уяна, өстәл янына килеп утыра, “Нәрсә әби, акылдан шаштыңмы әллә, минем чокыр кая?” дип әйтеп куя. Әби эндәшми, хәтта бабайга күтәрелеп та карамый. Бабай “Нәрсә, оныттыңмы әллә, әле яхшы мин сиңа өйләндем, карт кыз булып утырыр идең” дип тә әйтеп куя. Әби моннан соң да эндәшми. Тотына бабай “Тышта яз, ач күзеңне, әби, йомычкага йомычка ябыша торган вакыт” дип сайрарга, һәм әби хәлсезләнеп караватка мәтәлә дә китә. Бабай “Төш күреп җырланды бит, әллә шуңа ышанасыңмы?” ди дә, “Утыр әле яннарыма, ял булсын җаннарыма” дип җырлап та җибәрә. Мин исә егылыплар китә язам. Мәхәббәт дигән нәрсә бабайларда да була икән дип уйлап куйдым. Тагын җитмәсә, әби дә дәртләнеп сикереп торды. Чыгып тайдым тизрәк яннарыннан.
Газета өчен КФУның журналистика факультеты студенты Динә Йосыпова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев