Уналты айдан кайтырмын
Сосна авылыннан Гайсә Мусин сугыштан кайта алмый.
Мусин Гайсә Муса улы 1921 елда Сосна авылында туган. Әтисе Муса “Правда” колхозында балта остасы булып эшли. Ул ел әйләнәсендә колхозда төзелеш эшләрендә катнаша, арба-чаналар ясый, аларны ремонтлый. Улы Гайсә дә кечкенәдән әтисенә булыша, балта эшенә өйрәнә, колхозда төрле эшләрдә катнаша. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаучылар бик аз санда гына була, чөнки укырга мөмкинлекләр булмый. Гайсә 7 классны тәмамлаучыларның берсе була. Авылда укый-яза белмәүчеләр саны күп вакыт. Гайсә исә авылда иң белемле егетләрнең берсе. Ул авылда грамотасызлыкны бетерү өлкәсендә зур булышлык күрсәтә, өлкәннәрне хәреф танырга, укырга һәм язарга өйрәтә. Гайсәнең фронттан килгән хатлары да хатасыз, матур итеп язылган.
Гайсә 1940 елның декабрендә Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә китә. Килгән хатларын укыганнан соң, аның сугышка кадәр Монголиядә, Бурятиядә, Красноярскийда хезмәт итүе ачыклана. Аның хатлары әти-әнисен, туган авылын, авылдашларын сагыну белән сугарылган. Аны үзе эшләп киткән колхозның тормышы, печән өсләре, урак вакытлары кызыксындырган. 8 ай хезмәт иткәннән соң, аның бер хатында менә мондый шигъри юллар бар:
Әткәй, мине сагынсагыз, каршы тауга карагыз!
Монголия җирләрендә йөри газиз балагыз.
Өйләремә кайтканнан соң ястыкларга ятармын,
Сигез ае узды инде, уналты айдан кайтырмын.
Ләкин бу шигъри юллардагы ышаныч чынга ашмый кала шул. 1941 нче елның 22 июнендә Гитлер Германиясе СССРга каршы озакка сузылган канкойгыч сугыш башлый. Гайсә хезмәт иткән полк бу хәбәрне Бурятиянең Кяхта шәһәрендә каршылый. Шуннан соң аларның полкы Көнбатышка – Белоруссиягә юл тота. Хәрби поездның Шәмәрдән станциясеннән үтү вакытын Гайсә абый гаиләсенә хәбәр итә, ләкин Муса бабайга (әтисенә) аны каршыларга мөмкинлек булмый. Бу авылда мобилизация, урып-җыю вакыты булу сәбәпле, анда бару өчен транспорт (атлар) табылмый. Гайсә абый шул китүдән 1944 нче елның август аена кадәр сугыш кырында немец фашистларына каршы көрәшә. Аның хатларыннан күренгәнчә, ул Белоруссиядә, Псков өлкәсендә, Мәскәү оборонасында катнашкан. Күп кенә хатларының югалуы сәбәпле, аның яңадан нинди сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын яза алмыйбыз. 1944 нче елның август аенда сержант Гайсә Мусин авыр яралана һәм Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге хәрби госпитальгә китерелә. Гайсә абыйның хатлары арасында яңадан бер чит кулъязмалы хат бар. Аны Гайсә абый яткан госпитальдән Балтач егете Хәкимҗанов Һади Рәхматулла улы 1944 нче елның 23 нче августында язган. Гайсә абыйны соңгы күргән кеше ул булган. Операция өстәленә кергәндә ул аның белән сөйләшеп киткән, аннан аның үле гәүдәсен чыгарганнар. Аның язуынча, ул көнне операцияне практикантлар ясаганнар.
Шулай итеп, 16 айдан кайтырмын дигән өметне каһәр суккан сугыш гомерлеккә юкка чыгарды. Муса бабайның (әтисенең) әйтүе буенча ул күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнгән. Аның истәлеге булып язган хатлары гына калды. Туганнарың һәм энең сине онытмыйлар, кадерле абыебыз! Тыныч йокла!
Энең Габдулла Ситдиков,
мәгариф ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев