Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Күкрәгемә кысып икмәк кисәм»

Сания апа үсмер чактан ук колхоз йөкләмәләрен үтәп урман кискән, колхозның төрле эшләрендә катнашкан, «Сельхозтехника» да эшләп лаеклы ялга чыккан.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов һәм «Сельхозтехника»дан килгән вәкил Фәридә Газизова Сания апаны чын күңелдән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Сания апа тумышы белән Карадуган авылыннан. Карадугандагы «Кызыл мехчы» артилендә эшли, аннан соң Балтачтагы мех фабрикасында хезмәт куя. 20 елдан артык эшләгәнмендер, ди. Аннан Кариледәге «Сельхозтехника»га эшкә килә. Биредә тракторларның мостларын сүтеп-кора. Лаеклы ялга да биредән чыга.

– Һай хәерче вакытларда яшәдек инде, – ди Сания апа үсмер чаклары турында сорашкач. – Бер кәҗәбез бар иде. Урман кисәргә җибәрерләр иде. Әни шешә белән шул кәҗәнең сөтен тыга да, янына ике-өч бәрәңге куя. Үзе әйтер иде, дәүләр белән беррәттән кисә алмасаң, и орышырлар инде сине, кызым. Тырыш инде, яме, балам, дип. Тырыштым инде, бүтәннәрнең ашаулары янында икмәк булыр иде, миндә юк. Бер ашаганда сөтне эчеп куям, икенче ашауда 2-3 бәрәңге белән чәй эчәм. Шунда безнең белән эшләүче бер апа, ник, Сания, син бер дә ипи ашамыйсың түгелме соң? – дип, бер кисәк ипи бирде. Әнә шулай, бер телем ипигә тилмереп үстек без.

Шуңа да хәзер Сания апа икмәкнең кадерен белә, валчыгын да чәчми (адәм балаларын да шуңа өнди) күкрәгенә кысып кисә, иртән торуга бер телем икмәк белән чәй эчеп куя. Рәхәтләнеп ипи ашыйм, пенсиямне биреп барам, балаларым нәрсә кирәк, бөтен нәрсәне алып тора, кадер-хөрмәттә, муллыкта яшим. Кем уйлаган мондый көннәрне дә күрә алырмын дип. Ачлык тәмам үзәгенә үткән әбинең. Колхоз басуындагы арыш чүбен утарга да көчләре булмаган. Тик, ул чор кешеләре ничек тә яшәргә көч табалган, ачлык-ялангачлык газабын бер-берләренә ярдәм итеп, чиста күңелле булып җиңеп чыгалган.

Сания апа ике ятимәгә әни булган бөек ана да әле ул. Харис исемле ирнең хатыны үлгәч, ул ике кызы белән тол кала. Ә кызларны үстерергә кирәк. Акыллы кеше кирәк безгә дип, ялгыз ирне Саниягә өйләндерәләр. Харисы белән матур яши алар, Гөлнурны да, Гөлсемне дә үстерәләр, тагын бер кызлары – Гөлсәрия дә туа.

Бүгенге көндә Сания апа кызы Гөлсәрия, кияве Нияз гаиләсендә оныклары белән кадер-хөрмәттә яши. Хәзерге буынга килгән рәхәтлеккә куанып та, кайчак та аптырап та куя. Балаларның эш белми үсүләренә  бик борчыла. Эш кешене яшәтә, кеше итә, авырлыктан саклый, чыныктыра дип киңәшен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар