Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе

Норма авылында яшәүче Рәбига Фәйзрахмановага 24 июнь көнне 95 яшь тулды.

Рәбига апа Кенәбашта туа, бик иртә әтисез кала. Әнисе башкага кияүгә чыккач, кечкенә Рәбигага үги әти белән яшәргә туры килә. Яшьтән кул арасына керә ул, укырга мөмкинлеге булмый. Авылдашы Габдрахман белән гаилә корып, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, инде өч улы бакыйлыкка күчкән. Шуңа да сабыр ананың йөзе көләч булса да, бу кайгы аның күзләрендә чагылыш таба.

– Тормышларым җиңел булмады, эшләп яшәдек. Бүгенге муллык, кадер-хөрмәт шул тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе, – ди бүгенге көндә Норма авылындагы кызы Тәгъзимә, кияве Зиннур гаиләсендә яшәүче Рәбига Фәйзрахманова.

Рәбига апаның тормыш иптәше дә бик иртә үлеп китә. Бөтен тормыш аның җилкәсенә кала. Балаларга әти дә, әни дә була ул. Олуг юбилейда аңа балалары, күпсандагы онык -оныкчыклары да ихластан рәхмәт әйтеп баш ияләр.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» җәмгыяте экономисты Илдар Сәмигуллин да юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар һәм олы ихтирам күрсәтеп иңнәренә ак шәлъяулык яптылар.

Бик бәхетле әни һәм дәү әни ул – Рәбига Фәйзрахманова. Сокланырлык, гыйбрәт алырлык. Иң мөһиме, урыны түрдә, сүзе һәрчак үтемле ак әбинең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 95 яшьлек юбилей