Хезмәт

90да да хөрмәтле мөгаллимә

Әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бик зыялы нәселдән ул. Бу нәселдә бар да укымышлы, бар да намазлы, акчасы булганнары барысы да хаҗга бара. Бабасы Мөхәммәтшәриф – 37, әтисе Гариф 47 ел авылда имам булып тора.

Норма җирлегендә гомер кичерүче Мөнҗия Гариф кызы Гарипова күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Мөнҗия апа озак еллар укытучы булып эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган олы хөрмәткә лаеклы шәхес ул.

– Нормада башлангыч мәктәп кенә иде, бишенчегә без Балтачка йөрдек. Асфальт ул вакытта юк, юллар таш белән түшәлгән иде, күтәртмәле чабаталарыбызны кия идек тә, чыгып китә идек. Аннан пединститутка физика-математика факультетына укырга кердем. 1955 елда тәмамлап, Балтач урта мәктәбенә эшкә кайттым һәм 1994 елга кадәр биредә математика фәнен укыттым, бер елны да калдырмыйча сыйныф җитәкләдем – авыр эш, аны үз башыннан кичкән кеше генә аңлар. Буранмы, яңгырмы, беркайчан да хәтта тәрбия сәгатенә дә соңга калганым булмады, мине күршеләр сәгатькә саный иде, гел төгәл йөрдем, бәлки шуңа күрә укучыларым бик хөрмәт итәдер, – дип уртаклаша Мөнҗия апа.

Лаеклы ялга чыккач, Мөнҗия апа Норма-Балтач арасын якын итеп, бу юлы инде үзе укучы буларак, Басыйр хәзрәт Бикбаев янына дини белем алырга, хәрефләр өйрәнергә йөри башлый. Беренчеләрдән булып дини мәдрәсә тәмамлый һәм инде нибары ике ел гына укыганнан соң, Басыйр хәзрәт сүзе белән Нормада егерме елга якын бер тиенсезгә теләгән һәркемгә үзе белгәннәрне өйрәтә. «Норма һөнәр көллиятендә маталар җәелгән зал бар иде. Без шул салкын залда маталар өстендә 1999 елга кадәр утызлап кеше намазга өйрәндек. 1999 елның 9 мартында бездә дә мәчет ачылды, һәм мин инде яңадан теләк белдергән һәркайсын хәрефләргә, сүрәләргә өйрәтә башладым. Менә шуннан бирле минем үзебезнең мәчеттән өзелгәнем юк, шәкертләрем бик күп, аларны шушы вируслы вакытка кадәр рәхәтләнеп укыттым. Әле укыта идем дә, «Мөнҗия апа, бераз туктап торыйк инде, бик куркыныч бит хәзер», дип чирнең узганын көтеп торырга сорадылар, дип сөйли Мөнҗия апа.

Реклама

Мөхтәрәм мөгаллимәнең 90 яшендә дә яшь кызлар кебек йөгереп йөрүенә, ачык йөзле булуына, шаяртып сөйләшүенә, хискә, йогынтыга бирелмәгән, тормышчан фикер йөртүенә гаҗәпсенеп, «Шушылай сакланып калуыгызның сере нидә?» – дип сорадым. «Әәә, аның сере бар, – дип башлады сүзен Мөнҗия апа, – гел хәрәкәттә булу. Үземне белә-белгәннән гел хәрәкәттә мин».

Бүгенге яшь укытучыларга нинди киңәш бирер идегез, дип тә сорадым. Мөнҗия апа аны-моны әйтми, әлеге сорауда озак тукталып тормады, «Минем укучылар миңа карата бик шәфкатьле булды, мине хөрмәт итте», дип кенә ассызыклады. Әйе, уку-укыту процессында һәр нәрсә дә иң беренче чиратта баланың үзеннән башлана шул, бәлки сере шундадыр да. Ә инде чын укытучы ия булырга тиешле төп өч сыйфат ул – төгәллек, әйткән сүзеңдә тора белү, белемлелек. «Белем җитәрлек булырга тиеш», – ди мөгаллимә.

Социаль хезмәткәрдән дә баш тарта ул Мөнҗия апа, «Миңа беркем кирәкми, әйтәм бит, үчтекиләп торалар мине, үчтекиләп», ди. Шунда ук күршеләре Габдрахманова Сания, Фатыйхова Равилә, Рәсилә апаларга рәхмәтләрен белдерә, алар Мөнҗия апа белән бик тыгыз элемтәдә, хәлләрен белешеп кенә, тәмле ризыклар белән сыйлап кына торалар икән.

Бүгенге көндә ялгыз гомер итсә дә, Мөнҗия апа мин ялгыз түгел, ди. Инде вафат булган туганнарының балалары бик тәрбияли, кадерли икән үзен, Мөнҗия апа әле кайчан гына аларның үзләрен тәрбияләп, кадерләп, яратып үстергән кебек.

Фото: автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: