Хезмәт

Балтачыбызны таныткан якташлар (дәвамы)

Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.

Гәрәев Шамил Гәрәй улы – 1926 елның 26 мартында Куныр авылында туа. Шода җидееллык мәктәбен тәмамлап, “Якты юл” колхозында хисапчы булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Усад авыл хуҗалыгы механикалаштыру мәктәбендә укый, механизатор һөнәре ала. Чепья МТСында механик, мастерской мөдире була. Читтән торып, Нолинск авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. “Госсельтехнадзор”ның Балтач РТСы буенча өлкән инженеры, РТСның машина-трактор паркына техник  хезмәт күрсәтү өлкән инженеры була.1966 елда Ш.Гәрәевкә Балтачта беренче махсус төзелеш оешмасы булган хуҗалыкара төзелеш оешмасын оештыру бурычын йөклиләр. Егерме ел шушы оешманы уңышлы җитәкли. “Почет билгесе” ордены кавалеры. “Татарстан АССРның атказанган төзүчесе”.

Гобәйдуллин Дамир Давыт улы – 1960 елның 20 мартында Казахстан Республикасының Күкчәтау өлкәсе Кузай районы Неженка авылында туа.  Бөрбаш урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый. Арбор урта мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Ул үзе дә күп кенә район, Татарстан һәм Россия күләмендәге татарча көрәш бәйгеләрендә җиңүче, абсолют батыр була. Тренер буларак та үз мәктәбен булдыра. Аның шәкертләре арасында инде Россия һәм Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган, спорт мастеры исемнәре алган шөһрәтле көрәшчеләр күп. Ул “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы”,  милли спорт төрләре буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры.

Гозәеров Камил Сабирҗан улы – Балтач авылында 1927 елның 27 июнендә туа. Ул революциягә кадәр Балтачның мул тормышлы һәм тирән укымышлы кешесе, изге Хаҗ юлында вафат булган Гозәер Фәйзуллинның оныгы. Әтисе Сабирҗан яшь совет властен яклап Гражданнар сугышында катнашкан, соңыннан Балтачта авыл Советы рәисе булып эшләгән. К.Гозәеров 1941 елда Балтач урта мәктәбенең алты сыйныфын, Казанның  Дәрвишләр бистәсендәге Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән завод каршындагы кыска сроклы һөнәр училищесын тәмамлый. Хәзерге Казан оптик механика заводында эшли башлый. Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Реклама

Гыйльметдинова Рәшидә Гыйльметдин кызы – 1951 елның 14 ноябрендә Борнак авылында туа. Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм Чапаев исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Соңрак башлангыч профсоюз оешмасы рәисе. “Почет билгесе” ордены кавалеры, СССР Югары Советының унынчы чакырылышы депутаты.

Дабаков Дмитрий Федорович – 1921 елның 12 февралендә Чепья авылында туа. Чепья мәктәбендә җиде класс белем ала. Бөек Ватан сугышында катнаша. Ике мәртәбә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике мәртәбә Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң партиянең район комитетында пропагандист, оештыру бүлеге мөдире, “Труд” колхозы рәисе, кулланучылар җәмгыятенең Чепья район идарәсендә сәүдә бүлеге мөдире, янгын сүндерү часте начальнигы  булып эшли. Читтән торып укып, Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Закиров Илдус Мөхәммәтгали улы – 1938 елның 15 июнендә Балтач авылында туа. Нурлатта җиде сыйныф укый. Актаныш районының Пучы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Казан авиация институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, фәнни эшләр буенча проректор баскычларын үтә. Дәүләт сәнәгать, бизнес һәм приватизация институты директоры булып эшли. 200дән артык фәнни хезмәт, 11 фәнни китап һәм дәреслекләр, 52 СССР һәм Россия, дистәләгән халыкара авторлык таныклык һәм патентлары авторы. Аның хезмәтләре Германия, Бөекбритания, Япония, Франция, Швейцария һ.б. күп илләрдә басылган. Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Татарстан Фәннәр академиясе, Россия Федерациясенең Сыйфат проблемалары академиясе академигы. СССР Югары уку йортлары Дәүләт комитеты премиясе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты.

Зарифов Габдрахман Закир улы – 1917 елда Борнак авылында туа. Аның үсмер һәм яшьлек еллары Себер төбәгендә үтә. Шунда урта белем ала, Красноярск педагогия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында  катнаша. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы сугышчан медальләр иясе. Сугыштан соң Казан шәһәрендәге 94 нче мәктәптә физика һәм математика укыта башлый. Аның кырык еллык педагогик хезмәтенең иң күп өлеше шушы мәктәпкә багышланган. Ул “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы”, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры.

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.

Фото: район архивыннан.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: