Бәхетне тормышның һәр мизгелендә күрә белергә кирәк
Гел кырыс та, таләпчән дә булып бетеп булмый, чөнки кешеләр белән матур итеп сөйләшкәндә генә алар сиңа да йөз белән борылып, матур итеп сөйләшәчәкләр...
Наил Габдрахманов исеме райондашларга яхшы таныш. Инженер вазыйфасыннан башланган хезмәт юлын ул оешма җитәкчесе буларак лаеклы дәвам итә.
«Төзекләндерү», ягъни райондашларыбызча әйтсәк, «Благоустройство» оешмасын җитәкләүче Наил Гарифҗан улы белән аның эш урынында очраштык. «Төзекләндерү» оешмасын нольдән торгызган Наил абый гади булып кала белүе белән үзенә хөрмәт уята. Аның белән аралашкан саен тормышының һәрбер мизгеле үзенә җәлеп итә торган кызыклы һәм вакыты белән каз тәннәре чыгарырлык авыр булганына да төшендем.
Үрнәк гаилә
Гаилә... Наил Гарифҗан улы өчен бу төшенчә бик зур горурлык булып тора. 65 яшьлек күркәм юбилеен ул хөрмәтле тормыш иптәше, кадерле әти, яраткан бабай статусында гына түгел, ә әле үзе дә бала буларак каршы ала. Безнең әңгәмә барышында да әнисе турында зур хөрмәт белән сөйләде ул. Инде үзе 90 яшен тутыручы Әлфия апа әле дә улына киңәшләрен биреп, төпле фикерләре белән ярдәм итеп, кирәк чакта орышкалап та ала икән. 65 яшьлек күркәм юбилей уңаеннан Наил Гарифҗан улы Габдрахмановның үтелгән тормыш сукмагы буенча хатирәләрдә генә булса да, яңадан йөреп кайттык без.
Наил абый Балтач егете, гаиләдә өч бала үсәләр, апайсы һәм сеңлесе бар. Бүгенге көндә кыз туганнары икесе дә читтә яшиләр.
— Әни гомер буе райпода бухгалтер булып эшләде, әти яшь чагында тракторчы булган, пожарныйда да эшләп алган, соңгы 35 елын шофер булып эшләде. Икесе дә лаеклы ялга чыкканнан матур гына яшәделәр, 50 ел бергә гомер иттеләр, тик әтинең бакыйлыкка күчкәненә менә инде биш ел була. Әни, шөкер, исән-сау, быел 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк Аллаһы боерса.
Безне кечкенәдән эш белән тәрбияләп үстерделәр. Иртән торып пич ягу, мәктәптән кайткач тагын пич ягу. Әти утынны алып кайтып бирә иде, шуны кисеп, ярып, өеп кую кебек эшләрне башкара идем. Бәрәңге дә бик күп утырта идек. Аны чыгару, кул белән утырту һәм башка эшләр күп эләкте инде. Ләкин шундый тәрбия биреп, кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергәннәренә бик рәхмәтле мин әти белән әнигә, — дип гомер бүләк иткән иң якын кешеләре хакында сөйләп узды әңгәмәдәшем. Әти-әнисенең матур тормыш юлын ул үзенә дә үрнәк итеп ала. Тормыш иптәше Фирая апа белән 40 ел иңне-иңгә куеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап, өч кызга гомер бүләк итеп, бүгенге көндә аларның һәркайсын да олы тормыш юлына озатып, оныклар сөеп, кадер-хөрмәттә яшиләр.
— Кызларыбыз — Гөлнара, Алсу, Зөһрә өчесе дә бик әйбәт булдылар, бервакытта да йөзгә кызыллык китермәделәр. Кечкенәдән аларны да хезмәт тәрбиясе белән үстердек. Олысы финанс-икътисад юнәлешендә укыды, икенчесе медицина юлыннан китте, төпчеге юридик белем алды. Өчесе дә матур итеп гаилә корып, бүгенге көндә без алты оныклы әби-бабай булып яшибез. Үзләре дә гел кайтып торалар, без дә барып торабыз, мәш килеп, гөрләшеп яшәп ятабыз шулай. Тормыш иптәшем Фирая белән моңарчы да матур итеп яшәдек, моннан соң да шулай яшәргә насыйп булсын иде. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, — дип тели Наил Гарифҗан улы.
Юбилярның белем алган чорларына әйләнеп кайтыйк әле...
— Без РКШда да укыдык, хәзерге базар булган урындагы мәктәптә дә белем алдык, ул чакта Фәрзи Гыймадиевич директор иде. Аннан үзебез төзелешендә катнашып, эшләп, 10 класска яңа — хәзерге мәктәпкә бардык. Ул вакытта укучыларга эшләргә ярый иде, без эш тәрбиясе белән үскән буын һәм мин моны горурланып әйтәм. Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин КДУның мехмат факультетына укырга керергә дип барган идем, әзерлек курсларын да укыдым, 30 июль көнне бер танышыбыз нәрсәгә анда барасың, авыл малае бит син, әйдә, авыл хуҗалыгы буенча укы, диде дә, мин иртәгә имтихан дигән көнне авыл хуҗалыгы институтының мехфагына документларымны илтеп бирдем дә, шулай итеп авыл хуҗалыгы кешесе булып калдым. 1981 елда КСХИны тәмамлап, «Алга» колхозында инженер-технолог булып хезмәт юлымны башлап җибәрдем.
Эзсез югалмаган Әфган
Аннан шул елның көзендә Ватан алдындагы бурычымны үтәргә армиягә киттем. Башта Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә учебкада булдым. Ул чорда Әфганда сугыш бара иде, безне дә шунда җибәрделәр. Аэродромга бардык, 9 май иде ул, бу көннәрдә диверсия булырга мөмкин, дип безне өч көн шул аэродромда тоттылар. Өченче көнендә егерме егетне машиналарга төяп, Термез дигән шәһәргә илтеп куйдылар. Мин анда бер ел хезмәт иттем. Без бер ротадан Әфганга дип биш малай җибәрелгән идек, дусларымның дүртесе дә сугышка китте, ә мине Аллаһы Тәгалә саклады ахры...
Наил абый бер мәлгә сүзсез генә утырды, ә мин анда киткән иптәшләре турында кызыксындым.
— Ул чакларны нинди сүзләр белән дә аңлата алмыйм мин, әле дә искә алырга бик авыр... Иптәшләрем Краснодар, Актүбә, Новосибирск, Зеленоград якларыннан иде. Кызганыч, Әфган җиреннән алар исән кайтмады...
Бу мизгелләрдә Наил абый күңеленнән кичергән хисләрне аның күзләре аша укырга мөмкин иде. Мәңгелеккә калган күңел ярасы әле бүген дә төзәлмәгән. Аллаһы Тәгалә үзен сакласа да, яу кырында башларын салган иптәшләренең яшьләй цинк табутларда туган якларына кайтуларын ул әле дә авыр кичерә. Шуннан соң бәхетне тормышның һәр мизгелендә күрә белергә кирәк икән дип уйлап куйдым.
Очар канат куйган Ленин колхозы
— Армиядән кайткач, мине Ленин исемендәге колхозга баш инженер итеп чакырдылар. Ул вакытта колхоз рәисе Нәфыйк Әхәтович иде. Шунда эшли башладым, миннән соң колхозга эшкә минем кебек яшь белгечләр мал табибы — Хәниф Бариев белән агроном Тәүфыйк Гыйләҗев килделәр. Ул вакытта инде без Хәкимулла Сибгатуллович кул астында матур итеп, бергәләп хезмәт куйдык. Без эшне дә җиренә җиткереп, нәтиҗәле итеп эшли идек, матур итеп ял да итә белдек. Безнең балалар да бергә уйнап, дус булып үстеләр. Райондагы башка хуҗалыкларда эшләүчеләр ничек шулай күңелле итеп эшлисез дә, яшисез дә сез, дип кызыксыналар иде. Ул вакытларны бик сагынып искә алабыз. Әле дә менә тракторчылар, шоферлар урамда очратсалар, кул күтәреп сәлам биреп китәләр, бик рәхәт хис тудыра ул, рәхмәт аларга. Инде менә Ленин колхозыннан киткәнгә дә ничә дистә еллар үтте, ә безнең дуслык җепләре әле дә өзелми, без Хәниф белән дә, Тәүфыйк белән дә әле дә очрашып, киңәшләшеп, бер-беребезнең хәлен белеп, матур итеп аралашып яшибез.
Үтмәс киртәләр булмый
Ленин исемендәге колхозда унҗиде елдан артык эшләгәннән соң Наил абый көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатын җитәкли. Ләкин сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, ул бу эшеннән китәргә мәҗбүр була. Еллар арты еллар үткәч, төрле вазыйфаларда тәҗрибә туплаган Наил Габдрахмановны 2014 елның 14 апрелендә «Төзекләндерү» оешмасына җитәкче итеп билгелиләр. Яңа оешманы эшләтеп җибәрү өчен күп көч куя ул. Бүгенге көндә ул җитәкләгән оешма аягында нык басып торучылар рәтендә.
— Коллективым әйбәт, Аллаһыга шөкер, әйбәт кенә эшлибез. Соңгы елларда техникаларны яңарта алдык. График нигезендә эшләп, халыктан чүп җыюны өзлексез рәвештә башкарып барырга тырышабыз. Дөрес, баштарак авырлыклары булды, өйдән-өйгә йөреп килешүләр төзедек, кул куясылары килмәгән кешеләр дә очрап тора иде. Чүп өчен акча түләүгә башта ничектер сагаеп карады халык, алар ияләшкән буенча свалкаларга алып барып ташлый иделәр. Закон нигезендә ул свалкалар бетерелергә тиеш, анда чүп ташларга ярамый, чүп бары тик бер полигонга — Балтачка ташыла, дигәч, халык җайлап чүпләрен капка төпләренә чыгарып куя башладылар. Хәзер инде халык безнең хезмәтнең кирәклеген, мөһимлеген аңлый, рәхмәт аларга. Хезмәткәрләребез шуңа да нинди генә һава торышы булуга карамастан, үзләренә йөкләнгән эшне намус белән башкаралар, дөрес, техника ватылып киткән очракта, чүпне көнендә үк җыя да алмаска мөмкинбез, — диде җитәкче.
Наил Гарифҗанович, сез үзегезне нинди җитәкче дияр идегез дигән соравыма, җитәкче булгач ышандырган эшләреңне, әйткән сүзләреңне эшләргә кирәк инде. Гел кырыс та, таләпчән дә булып бетеп булмый, чөнки кешеләр белән матур итеп сөйләшкәндә генә алар сиңа да йөз белән борылып, матур итеп сөйләшәчәкләр, — дип җавап бирде ул. Төпле фикерле шәхес тарафыннан әйтелгән бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Җитәкчегә хөрмәт тә бит аның коллективка булган мөгамәләсеннән чыгып туа. Хөрмәтле Наил Гарифҗанович, сезгә киләчәктә дә оешмагызда хөрмәт казанып, эшегездә зурдан-зур уңышларга ирешергә насыйп булсын. Сезнең авыр хезмәтегезнең асылын аңлап, һәрчак янәшәгездә булган Фирая ханым белән киләчәктә әле алтын, бриллиант туйларны да тигезлектә каршы алырга, һәрчак бер-берегезгә таяныч булып яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев