Бер яшьлек бала туксан яшькә җитте
«Хезмәт»нең яшьтәше Гөлбикә апага 90 яшь тулды
– Минем әнием 40 яшендә вафат булды. Әнидән бер яшьлек чагымда ятим калдым. Менә шул бер яшьлек бала туксан яшькә җитте бит хәзер. Бу яшьләрне күрермен дип уйламадым. Безнең нәселдә моның кадәр яшәгән кеше юк. Бу гомер миңа Аллаһы Тәгаләнең бүләге.
Пыжмара авылында гомер кичерүче Гөлбикә апа Әхәтова сөйләгәннәр кыска метражлы фильм кебек әле дә күз алдында, гәрчә ул чор балаларының күргәннәреннән сериаллар төшерерлек булса да.
Арча районында туган кыз ул. Сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь була. Әнисез үсә, әтиләре 7 бала белән тол кала. Әтисен ул бик яхшы кеше иде дип хәтерли, «йомшак сүзле иде, әтиебез, безгә беркайчан да кычкырмады, кул күтәрмәде», ди. Сугыш чорында күргәннәрен Гөлбикә апа да сөйләп бетерә алмый, бала гына булсалар да, көчләре җиткән тик-лем эшләр башкарганнар, басуга арпа чүбенә йөргәннәр, аннан буш кайтасы түгел иде, ди – капчыкларга тутырып, көнгә ике тапкыр печән алып кайтканнар. Олыгая башлагач, авыррак эшләр тапшырганнар үзләренә. Бер бригадта өч кыз булганнар, өчесенә дә берәр үгез бирелгән, шул үгез белән җир дә тырмалаганнар, ындыр да сукканнар, көлтә дә ташыганнар, урак та урганнар. Тимер юл станциясе якын булгач, анда таш ташып, юл да төзәткәннәр. «Колхозда ул вакытта эшләр күп иде, рәхәтләнеп эшләргә булды, урман кисәргә дә, сыерлар саварга да туры килде, – ди Гөлбикә апа. – Хәзерге кебек укып бетердем дә, авылны ташлап чыктым да киттем түгел иде, ди».
Ул заманнарда яшьләрне авылдан чыгармаганнар. Шулай да, Гөлбикәнең абыйсы сугыштан соң ФЗӨга җибәрелгән була, ул шунда эшләп, торыр җир таба, төпләнә һәм авылга әтисен алырга кайта. Ул чакта инде әтиләре 70 яшьтән узган, «мин инде бик карт, төпчек кызым китсен», ди әти кеше. Гөлбикәнең китү мәсьләсен колхоз җыелышында карыйлар һәм каршы килмиләр. Кыз хәрби заводка эшкә урнаша.
Барган җирендә Гөл-бикә гомер юлдашын очрата. 1962 елның 2 августы була ул, бер-ике ел Казахстанга китеп торалар, биредә Кытайлар сугыш башлый икән дигән имеш-мимеш хәбәрдән Гөлбикә куркып кала, иренә Татарстанга кайтыйк дип ялвара. «Зинһар өчен, авыл җиренә генә кайтыйк. Сине армиягә алырлар, мин монда беркемне дә белмим, ялгызым калудан куркам», дип, алар безнең районның Пыжмара авылына кайтып урнашалар.
Рифат ага белән бик матур гомер кичерәләр.
– Тормышым яхшы булды, кеше арасында хур булмадык, бик әйбәт яшәдек – дип сөйли әби. – Кирәк-яракка мин йөрмәдем, ул йөрде, минем өстә балалар тәрбияләү иде. Шөкер, балаларым бик әйбәт булдылар, армиядә хезмәт иттеләр, институтта укыдылар, тәртипле булдылар, тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр. Эшсез йөрмиләр, хезмәт сөяләр, менә күрәсез, ничек матур итеп яшиләр, дәрәҗәле эшләрдә хезмәт куялар эш батырлары. Балалар әйбәт торса, шуннан да рәхәте юк. Начар торсак, туксанны ваклап булмас иде. Батыр йөрәкле булды ирем, куркуны белмәде, җитәкче эшләрдә дә эшләде. Савыт-саба шалтырамый тормады, әмма зурга җибәреш-ләрдән булмады.
«Хезмәт»ебезнең яшь-тәше булган төпле фикерле Гөлбикә апаның акыллы сүзләреннән һич арынасы килмәде. Энәсеннән җебенә кадәр үткәреп, җиренә җиткереп сөйли. Уллары – бүгенге көндә икмәкханә директоры Рәдиф һәм Пыжмара мәктәбе директоры Рәниф белән, күр, ничек горурлана! Оныклары янәшәләрендә бөтерелеп кенә йөри. Оныкчыклар берсеннән-берсе уздырып дан җырлый үзләренә!
Тантаналы бүләкләү-ләрдән, фотосессияләрдән һәм дә журналистлар белән сөйләшеп алганнан соң, әби белән бабай бергәләшеп диванга утырдылар да рәхмәт һәм котлау хатларын сыпыра-сыпыра сөйләшеп калдылар. «Котлауны ил башлыгы үзе язды микән?» дигән була бабай! Соклангыч картлык. Һәркемгә дә насыйп булсын иде ул Гөлбикә апа һәм Рифат абый кебек тигез, матур, камил акыл белән гомер итүләр! Күз тимәсен, тигезлектә, куанычта, исәнлектә-саулыкта әле бик озак гомерләр кичерергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев