Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Балтачны таныткан якташлар

Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.

Ильясов Таһир Марсель улы – 1965 елның 5 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлый һәм Арча эшчеләр поселогында яңа гына ачылган сәнгать мәктәбенә  укытучы итеп билгеләнә. Армия хезмәтен үтәгәч, Арчада бизәүче-рәссам булып эшли. Сиксәненче еллар ахырында Балтачка күченгәч тә шушы хезмәтен дәвам итә. Балтач сәнгать мәктәбендә рәсем классын алып бара, яңа рәссамнәр тәрбияли. Йөзләгән картина авторы. Рәссамның яраткан жанры – пейзаж, рәсемнәрендә Балтач, аның кабатланмас табигать манзаралары. Портретлар, натюрмортлар да иҗат итә. Агачтан кырып, кисеп ясалган әсәрләре дә бар. Т.Ильясов иҗат иткән сәнгать әсәрләрен республикабызның күп төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә очратырга мөмкин.Т.Ильясов Балтач туграсының авторы.

Касыймова Венера Касыймхан кызы – 1938 елның 14 гыйнваренда Арча районының Хәсәншәех авылында туа. Балтач урта  мәктәбен тәмамлап, сатучы булып эшли. Казан шәһәренә күченгәч тә шул хезмәтен дәвам итә, читтән торып Казан кооперация сәүдәсе техникумын, Мәскәү совет сәүдәсе институтын тәмамлый. Хезмәтеннән аерылмыйча журналистлык һәм язучылык белән дә шөгыльләнә. Берничә республика һәм союзкүләм конкурсларда җиңү яулый. “Правда” газетасы уздырган җәмәгать корреспондентлары конкурсында җиңеп, М.И.Ульянова исемендәге премиягә лаек була. “Әллә язмышым, әллә ялгышым...” исемле автобиографик повесть авторы. Аның үзәгендә – сугыштан соңгы авыр еллардагы Балтач тормышы, аның кешеләре язмышы.

Гарипов Наил Нәҗип улы – 1955 елның 1 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Урта белем алганнан соң, Казан музыка училищесын тәмамлый. Шуннан бирле тормыш юлы районыбызның музыка мәктәбе белән бәйле: 45 елга якын баян классын алып бара. Халык музыка кораллары оркестры, вокаль-инструменталь ансамбль оештыра һәм күп еллар уңышлы җитәкчелек итә. Беренче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале дипломанты, икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты. “Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Гыйльмуллина Дания Әхмәтхан кызы – 1951 елның 9 апрелендә Балтач авылында туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, китапханәче, ВЛКСМ район комитетының укучы яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире, ВЛКСМ район комитеты секретаре, икенче секретаре булып эшли. Читтән торып, мәдәният институтын тәмамлый. КПССның район комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире, КПСС район комитеты секретаре, район Советының оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире, район хакимияте аппараты җитәкчесе – район хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Кашапова Рузилә Кашаф  кызы – 1947 елның 25 октябрендә Түнтәр авылында туа. Чепья урта мәктәбен тәмамлагач, Түнтәр авыл мәдәният йорты директоры, “Дружба” колхозында сыер савучы булып эшли, Урта Көшкәт авыл Советы башкарма комитеты рәисе  итеп сайлана. СССР Югары Советының тугызынчы чакырылышы депутаты. Укытучыларның өченче Бөтенсоюз съезды делегаты.

Кариева Рәшидә Әһлиулла кызы – 1927 елның 11 июлендә Арча районының Яңа Кырлай авылында туа. Тукай-Кырлай авылы мәктәбендә җиде сыйныф укыганнан соң колхозда, Арча  педагогия училищесын тәмамлагач, китапханәче, Арча районы мәктәпләрендә башлангыч класслар, немец теле укытучысы, “Тукай-Кырлай” колхозының партия оешмасы секретаре, Казанбаш урта мәктәбе директоры, КПССның Балтач район комитеты секретаре булып эшли. РСФСР Педагогия җәмгыятенең унынчы съезды, Татарстан укытучыларының бишенче съезды делегаты. Ике “Почет билгесе” ордены, берничә медаль иясе.

Каюмов Васил Кадим улы – 1958 елның 10 декабрендә Караганда шәһәрендә, Нөнәгәр авылының  Каюм һәм Хәербанат гаиләсендә туа. Урта мәктәп, политехника институтын тәмамлый. КамАЗ автогигантының агрегат заводында эшли башлый. КамАЗ берләшмәсендә җитештерелүче кече литражлы җиңел машиналар цехы, киңәеп, аерым  автозавод статусын ала. В.К.Каюмов аның икенче директоры итеп билгеләнә. Әлеге заводны танытучы шәхес. “Алтын йөрәкле кеше”.

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.

(Дәвамы бар).

Фото: район архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач