Бөркетләр кыяга оялый
Торак-коммуналь хуҗалыгын җитәкләгән Шамил Җәләевка 70 яшь тулды
Остазым Нурулла Галиевның үз язмаларында яратып куллана торган сүзе бар иде – «Бөркетләр кыяга оялый». Түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән шәхесләр турында шулай язарга яратты ул. Шул бөркетләрнең берсе һәрвакыт Җәләев Шамил Шәфыйк улы булды.
Яз айларында 70 яшен тутырган көннәрдә дә Шамил Шәфыйкович, сөбханаллаһ, бөркеттәй горур кыяфәттә, хәләле белән шәхси сәүдә эшләрен башкарып йөри. Хәер, лаеклы ялга чыккач Венерама булышып яшәрмен дип хыялланган иде бит ул... Хыяллар чынга ашты, бар гомерен районның тормышын алга сөрүгә багышлаган Шамил әфәнде бүгенге көндә кадерле тормыш иптәше, ярдәмчел әти, сөекле бабай булып бер көйгә генә гомер йомгагын сүтә...
Шамил Җәләев күрше Арча районының данлыклы Апаз авылы егете. Ил-көнгә мәшһүр шәхесләр биргән Апаз авылында үсеп, белем алган егет, мәктәпне тәмамлауга, шулай ук ул чорда дәрәҗәле булган үзләренең «Ватан» совхозына эшкә урнаша. Аннан армия сафларына китә. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, кабаттан «Ватан»ына кайта. Хезмәт юлын машина йөртүче буларак дәвам итә. Туган авылында төп йортта яшиләр, Венера исемле Арча кызына өйләнә, Илнар исемле уллары туа. Төп йорттагы энесе өйләнгәч, башка чыгу ягын кайгырта башлыйлар, уйлар күрше Балтач районының СМУ оешмасына алып килә. 1976 елда әлеге оешманың исеме данлы чагы, килеп эшкә урнашуга Җәләевлар гаиләсенә яңа салынган бишенче йорттан фатир да бирәләр, Шамил абый шофер һөнәрен дәвам итә.1985 елда, партия кушуы буенча, Шамил абый «Алга» колхозына баш инженер булып эшкә урнаша, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга да керә. «Миңа райкомнан өч төрле юнәлеш тәкъдим иттеләр, – ди Шамил абый үзе. – Я «Алга» колхозына инженер булып барасың, я Пыжмарага партоешма секретаре итеп җибәрәбез, диделәр. Минем кул тимерне ярата, дип, киттем «Алга»га. Анда баруга фатир да бирделәр, яшәү урыны буенча бәхет бар иде минем (елмая). Дүрт ел тирәсе эшләдем шунда, техниканы сезонлы кыр эшләренә әзерләү, машина-трактор паркын камил-төзек тоту – нигездә шул иде минем бурычлар. Көннәрдән беркөнне мине исполком рәисе Марат Зарипов чакырды да, районның торак-коммуналь хуҗалыгына җитәкче итеп тәкъдим итте, минем әле диплом да алмаган бит, дим, ул инде, билгеле булганча, гаять тә пунктуаль кеше, бер атналык эш ул диплом, диде дә, шуның белән вәссәлам. Шулай итеп, әлеге оешмага 50нче кеше булып килеп кердем.
Коммуналь хуҗалыкның хәзерге вакыттагы кебек тармакларга бүленеп эшләгән чагы түгел, ун төрле хезмәт башкаралар: зират та алар өстендә (хәзер генә авыл җирлекләрендә), кунакханәнең дә бар чагы (хәзер аның урынында мәгариф бинасы), канализацияләрне чис-тартырга кирәк, чистарту корылмаларына да алар җаваплы, су, җылылык... атка кадәр тоткан чаклары бар иде... Ат ни өчен дигәннәргә, ярдәм кирәк кешеләргә бакчасын сукалап, тырмалап, бәрәңгесен утыртып, ярып, ерып бирү өчен. Төзекләндерү эшләрен хәзер ХЭС оешмасы башкарса, торак-коммуналь хуҗалыкка су, җылылык, канализация юнәлешләре калды, ЕРЦ да аерылып чыкты, күпфатирлы йортларны тәэмин итеп тору буенча идарә компаниясе барлыкка килде. Заманында Шамил әфәнде үзе дә шулай аерым тармаклар булдырырга теләгән, тик моңа ризалык булмаган.
– Яңгул, Карадуган, Бөрбаш, Норма кебек 16 коммуналь тармакны да безгә кушкач, коллектив зурайды. Шул зур коллектив белән районда узган бар чарада да катнаштык, концерты да калмады, бер хорга гына да, Чепья коммуналь хуҗалыгын да кушып, 80-90 кешене сәхнәгә чыгарган чаклар булды, – дип сөйли Шамил Шәфыйкович. – Хормейстерны Арчадан алып кайта идек. Спорт уеннарын да калдырмадык, май бәйрәмнәренә, Сабантуйга урамнарны бизәүне дә үзебез башкарып чыктык, агачын да, чәчәген дә утырттык.
Җитәкченең эше җиңел генә бара аның дигәннәр ялгыша, авыллардагы коммуналь тармак-ларны, үзе әйтмешли, әҗәтләре-хаҗәтләр белән бергә районга кушып куйгач, хисапчысы белән салым инспекциясе, салым полициясе юлларын аз таптамады алар, шулай да зиһенле, компетентлы булу, законнарны белү бәрабәренә авырлыкларны җиңеп чыга алдылар. Гел табышка эшләгән хуҗалыкның аңарчы андый урау юллар үткәне булмаган.
Коммунальный дип әйтүгә газиз башка шундук су җитмәү проблемасы йөгерә. «Идел суын ялгасаң да Балтачта су буенча өзеклек булып алыр иде, – ди Шамил абый. – Бу юнәлештә инде без дә күп эшләдек, хәзер дә эшлиләр. Ялтрада 11, Восточныйда 4, тагын тегендә-монда күпме скважина борауланды. Су килеп җитмәүгә бистәнең авышлыгы да йогынты ясамый калмый инде, суны менә Ленин, Ибраһимов урамнары рәхәтләнеп тота. Скважиналар җитмәгәндә оешмаларныкын алган чаклар да булды, рәхмәт, каршы килүче булмады, район халкы өчен уртак эшкә һәрчак чарасын таптык».
Татарстанның атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре бүгенге көндә районда барган матур үзгәрешләргә куанып, илкүләм программаларның максатчан эшләве белән горурланып, гаиләсе белән сокланып туймаслык итеп гомер кичерә. Венера ханым белән пар канатлар булып яши башлауларына 47 ел инде. Бердәнбер оныклары Дилшатның сабыйчак фотосын Шамил абый эш өстәлендә генә тотты. Инде хәзер оныкка 20 яшь, һөнәр үзләштереп йөри. Шамил абый эшләгән чак-ларын бик сагына, чордашлары Фагыйль Шәфигуллина, Камил Таҗетдинов, Сәлим Хәбибрахманов белән очрашкач, район өчен башкарган данлы хезмәтләрен еш телгә алалар. Туксанынчы елгы үзгәрешләр чорында да коммуналь хуҗалыкны таркатмый калуы белән Шамил әфәнде үзе дә горурлана ала.
... Бөркетләр түбән очмый, бөркетләр кыяга оялый шул. Район өчен куйган хезмәтегезнең бәрәкәтен күреп, үз кыягызның биеклеген, бөеклеген татып, исәнлектә-саулыкта, иминлектә-муллыкта, тигезлектә гомер итәргә язсын, Сезгә, Шамил әфәнде. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә даими булышып торуыгыз да үзегезгә, гаиләгезгә мең савап булып кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев