Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Эшендә мактаулы, өендә кадерле

Наил Нури улы Хәмитов туган көнендә иң кадерле кешеләреннән котлаулар кабул итте.

Балтачта яшәүче хезмәт ветераны Наил Хәмитов 90 яшьлек күркәм юбилей бәйрәмен каршы алды. Аны тәбрик итәргә балалары, оныклары һәм район җитәкчелеге килгән иде. Россия Президенты В.В.Путинның котлау хаты, район башлыгының истәлек бүләге дә юбилей көненә ямь өстәде.

Яз кояшы якты нурларын бар дөньяга сипкән гаҗәеп җылы көнне, күркәм йортының түрендә балкып утыручы юбиляр без килгәндә Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче энесеннән телефон аша котлаулар кабул итә иде.

Наил Хәмитов күрше Арча районы Кенәр авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе сугыштан кайтмаган, кечкенәдән авыр эш эшләп үскән. Үз көчләре белән көн күреп әниләре белән яшәгәннәр.

Армиядән кайтканнан соң, авылларына эшкә кайткан шәфкать туташы Диләрә белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Бергә матур, парлы тормыш корып, тигез гомер кичерәләр. Бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Диләрә апаның да  мәрхүмә булганына инде җиде ел. Ә тормыш дәвам итә. Хәзер Наил ага 7 оныгына, 8 оныкчыгына сөенеп яши.

Наил Нуриевич гомер буе райпо системасында эшләп лаеклы ялга чыга. 1974 елда Хәмитовлар гаиләсе Наил аганы райсовет рәисе итеп кую сәбәпле, Балтачка күченә. Универмаг, дистәгә якын кибет төзүдә Наил Нуриевичның өлеше бик зур. Оештыру сәләтенә ия, тәвәккәл, үз эшенең остасы булган Наил ага хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.

– Әтиебезнең эшендә мактаулы, өйдә дә бик кадерле кеше булуында әниебезнең өлеше зур.  Ул гомер буе әтиегез дип яшәде, – дип җылы хисләр белән искә алды кызы Фәридә ханым.

Наил Хәмитов пенсиягә чыккач та эштән туктамый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә юрист булып эшли.

Бүгенге көндә Наил ага якты, зур йортында берүзе яши. Социаль хезмәткәр Гөлия Рәхматуллина кызы кебек якын. Балалары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп яшиләр. Аның ишеге бер кайчан да ябык тормый, бабаларын яратып, онык-оныкчыклары да кайтып кына тора.

– Әти бик таләпчән, тәртипле, кирәк чакта кырыс та була белде, әле дә шундый. Без аңа тик исәнлек телибез, – ди балалары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей өлкән юбилярлар күркәм юбилей