Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Фәүзия апа бүген дә ипи пешерергә әзер

Арча районының Кенәр авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән Фәүзия апа бәхетен Сосна авылында таба.

Җиде сыйныф белем алгач,  Фәүзия Тәтешкә укырга бара, әмма ачлык үзенекен итә. Кыз укырга теләсә дә, аңа укуын ташлап кайтырга туры килә. Аннан соң Казанга барып, бер гаиләдә бәбәй тәрбияләшә, соңрак санитарка булып эшли, аннан колхозга эшкә кайта. 1952 елда Фәүзияне бер егет һәм бер кыз белән Сосна авылына эшкә җибәрәләр.

– Ашлык чистартуда эшләдек. Колхоз рәисе безне премия белән бүләкләде. Ә бер елдан инде мин Сосна килене булып куйдым, – дип истәлекләре белән уртаклаша Фәүзия апа.

Уңган-булган кызны Шәрәфетдин бер күрүдә үк ошатып калган була. Яшьләр 1953 елда гаилә кора, бер-бер артлы дүрт бала – өч кыз, бер уллары дөньяга аваз сала.

– Махсус белемем булмаса да, эшләгән чорда өстәмә белем алдым, эшли-эшли тәҗрибә тупладым. Көн дә Соснадан җәяү йөреп, 40 елга якын Балтач икмәк комбинатында ипи пешердем. Эшемне яратып, булсынга башкардым. Җитәкчелек белән һәрчак аңлашып эшләдек. Бүгенге җитәкчебез Рәдиф Әхәтовтан да бик канәгатьбез. Бер генә бәйрәмне дә калдырмый. Онытмауларына, хөрмәт итүләренә  рәхмәт, – ди Фәүзия апа.

Юбиляр олы хөрмәт күрсәткән җитәкчеләргә дә олуг рәхмәтләрен ирештерде. Авырлыкларны күп күрсәк тә, картлыгыбыз муллыкта, бәрәкәтле тормышта уза. Моңа ничек шөкер итмисең, ди ветеран. Өлкән кешегә моннан да олы куаныч була да алмый торгандыр. Фәүзия апа әни диеп өзелеп торучы балалары, җиде оныгы, 9 оныкчыгы да белән дә бик бәхетле.

– Балаларымның, инде оныкларымның да бүген һәрберсенең үз тормышы. Кайгы-хәсрәтләр күрми, имин елларда яшәргә язсын, – дип изге теләкләрен ирештерде ветеран.

Фәүзия Фәләхетдинованы күркәм гомер бәйрәме белән котларга килүчеләр арасында килендәше Әлфинур да бар иде.

– Тынгы белмәс җан инде ул безнең. Чисталыгы, пөхтәлеге, эшкә уңганлыгы белән һәрберебезгә үрнәк булды ул. Тынычлыкта, сызлануларсыз яшәргә язсын аңа, – дип матур теләкләрен җиткерде килендәшенә.

Хезмәт еллары хакында истәлекләре белән уртаклашкач, элеккеге елларны искә төшереп, комбинатка эшкә барасыгыз килмиме соң, дигән соравыма каршы Фәүзия апа юк димәде. Нигә пешермәскә? Яратып башкарган хезмәтем бит, пешерер идем, диде.

Өлкән яшьтә дә тик утыруны белмәгән, һәрчак хезмәттә булган Фәүзия апага сокланып кайттык. Матур картлыкта, сәламәтлектә яшәү насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей