Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Ир кичмәгән дәрья юк

Рәшит Мәгъсүмович Ильясов– үзенчәлекле шәхес.

Район юллар идарәсен җитәкли башлавына тиздән утыз ел тула. Шушы чорда кимендә ике юбилее үтсә дә, район газетасында аның турында моңа кадәр язма чыкмады. Үзе турында, эше турында сөйләргә яратмый ул. Ирешкән уңышлары – күп еллар коллегалары арасында макталуы, ике ел республикада «Ел хәйриячесе», «Ел лидеры» булуы турында да якыннары гына белә. Бу сөйләшүдә дә ул үзе турында берничә җөмлә әйтү белән, «Минем турыда бетте. Хәзер коллектив турында сөйләшәбез», – дип куйды.

–Иң яхшы шоферлар, иң яхшы тракторчылар бездә җыйналып калды. Катлаулы заманча техникаларда да булдырып эшлиләр, саклап та тоталар. Яңа техника ала алмаган елларда «Татавтодор»ның башка филиалларыннан ташланган техникаларны алып кайта идек. Аларда тик ятканнарны да безнекеләр эшләтә иде, – ди Рәшит Мәгъсүмович. – Инженер-техник белгечләребез дә югары белемле, һәркайсы үз эшенең остасы, һөнәри яктан бик тә әзерлекле хезмәткәрләр.

–Килешәсезме, бу еллар эчендә юллар идарәсе берничә тапкыр күтәрелде, берничә тапкыр төште – төрле чакларыгыз  булды, – дим...

–Кимендә өч тапкыр шундый чор булды. 1992 елда Рәсәйдә юллар фонды оешты. Мин эшли башлаган ел бу. 1999 елга кадәр яшәде бу фонд. Менә шушы еллар безнең күтәрелеш кенә түгел, сикереш ясаган еллар булды. Коллектив зурайды – 52 кешедән 171гә җитте, матди база көчәйде, Чепьяда участок оештырылды, үзебезнең карьерны ачтык, республикада иң көчле оешмага әйләндек. Без ул елларда фанатларча эшләдек. Елына 30-38әр  километр асфальт сала идек. Бу искиткеч зур саннар иде, башка мондый чор да, мондый нәтиҗәгә ирешкән коллектив та булмады. Ул чактагы район җитәкчесе Марат Готович та юл төзелешенә искиткеч зур игътибар бирде. Нәтиҗәдә республикада иң беренче булып районда бөтен колхоз үзәкләре асфальт юлга тоташты. Район тарихында үзе бер чор булды ул. Мөмкинлек тә булды инде...

Рәшит Мәгъсүмович мөмкинлек тә булды инде дисә дә, ул чор кешеләре әйбәт хәтерли: тирә-күрше районнарга да бердәй бирелгән иде мондый мөмкинлек, әмма ул чакта бездәге кебек кызу темплар белән асфальт салучылар гына табылмады. Мөмкинлек дигәне дә бит аның... тоташ бартер еллары.

–Ул елларны машинада йок-лап йөрдем дисәм дә, бернинди арттыру юк, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Материал, чимал табу бик авыр иде. Түбән Кама, Әлмәт, Казан, Мари Иле, Киров... – эш барышы белән идарә итүгә караганда мин күбрәк материал, чимал юллау артыннан йөрдем. Берсеннән кайтып кердек, икенчесенә чыгып киттек... Алтышар ай хезмәт хакы түли алмаган еллар иде бит бу. Коллектив безне аңлады...

Ә менә 1999 елдан соң инде коллектив өчен шактый авыр чор башлана (юкса, элекке иркенлек тагын ике генә ел дәвам иткәндә дә, районның барлык авылларын асфальтлы итәрлек куәтләре булса да). Дәүләт заказы да, дәүләт ярдәме дә бетә. Әле генә гөрләп эшләгән техникалар тик тора, коллектив 171 кешедән 114кә кала. «Туннель»нең икенче башында аз гына яктылык күренсен өчен дә җитәкчелеккә күп тырышырга туры килә.  Тик... инде бу этаптан исән-имин чыктык дигәндә, 2008 еллардагы илкүләм финанс-икътисад кризисы юллар төзелешен дә читләтеп үтми. Тагын эш фронты бетә. Монда исә алда алган чыныгулар ярдәмгә килә: үзебездә эш көтеп ятуның банкротлыкка тиң икәнен аңлаган җитәкчеләр читтән эш эзли. Казан, Нократ Аланы, Сос-новка, Мари-Төрек, Кукмара кебек шәһәрләргә барып эшлиләр. Тагын да ераккарак китәрләр иде – асфальтны шуннан да еракка алып барып җиткереп булмый – суына. Коллектив инде моннан 8000 километр ераклыктагы Хабаровск-Чита юлы төзелешенә чыгып китәргә дә риза була. Бәхетләренә, шул чакта республикада кабаттан юл төзелешенә финансларны арттыра башлыйлар. Яңадан күтәрелеш чоры...

Дүртенче «удар» – финанс ягыннан иң көчлесе – «Татфондбанк» белән бәйле. Анда югалган  миллионнар аяз көнне яшен сугуга тиң була. МДСУ бу «удар»дан да исән кала. Бу сынауларда исән калуның, алай гына да түгел, «икенче сулыш» ачылгандай, һәр авырлыктан соң яңа бер талпыну белән эшли башлауларының сере нидә дип кызыксынам.

–Райком бюроларын үткән кешегә бернәрсә дә куркыныч түгел, – дип көлемсери Рәшит Мәгъсүмович.

Монысының үз тарихы. Армиядән соң авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгечне яңа оеша торган Яңа Чишмә районына эшкә җибәрәләр. Ике еллап эшләүгә, үзен колхоз рәисе итеп куялар. Ул чорда колхозларны әледән-әле райком бюросына куеп тикшерәләр, кечкенә генә кимчелек тапсалар да, эшең хөрти дигән сүз иде. Спортчы, нык характерлы булса да, Рәшит Мәгъсүмович 28 яшендә микроинсульт кичерә.

–Эшебез дә начар бармый иде, көн-төн эшләп тә, нигә шул дәрәҗәдә каһәрләделәр икән безне, – дип аптырый ул бүген.

Юк, зарланып түгел, аңларга тырышып әйтүе генә. Ул еллар миңа зур тормыш мәктәбе булды ди. Начар эшләгән булса, бүгенгә кадәр Зирекле авылы кешеләре белән аралашып яшәрләр идеме дә, һәр яңалыклары белән уртаклашып торырлар идемени?!

Хезмәт юлының калган өлеше туган ягы белән бәйле аның. Балтачка кайтам дигәч, андагы җитәкчеләр башка дәрәҗәле урыннар тәкъдим итсә дә, алардан баш тартып, бу якларга кайтуына үкенми ул. Бераз газ оешмасында, аннан соңрак, юллар идарәсендә эшләп, танылу алгач, район Советы рәисенең төзелеш буенча беренче урынбасары булып эшләп алуын исәпкә алмаганда, барысы да юллар идарәсе белән бәйле. Урынбасарлыкка да җитәкчеләр сүзен тыңлап кына ризалашкан була, тик ярты ел үтүгә, бу вазифаның үзенеке түгеллеген аңлап, гариза яза. Җиде ай буе аңлата... Аңлыйлар. Кабат юллар идарәсенә кайтаралар.

Утыз ел эчендә күп нәрсә үзгәрә. Без инде тракторларга өстерәтеп йөрелгән, урам аркылы чыгып булмый торган юллар барлыкны күптән оныттык. Әмма бер нәрсә дә мәңгелек түгел, асфальтлар да туза, зар-моңнар да туып тора. «Юл бит ул кислород кебек. Тыныч кына сулаганда аның барлыгы беленми дә, сулый алмый башлагач кына, җитмәве беленә. Юлларга да әйбәт булганда беркем игътибар итми, начарланса, шунда ук күрәләр» – республика юл тармагына җаваплы җитәкче әйткән сүзләр белән килешми булмый.

–Соңгы дүрт-биш елда юллар төзелешенә, ремонтына игътибар тагын артты, – ди Рәшит Мәгъсүмович. – Ярдәм белән бергә эшнең сыйфатына да таләпләр артты. Бүген инде без бик сыйфатлы юллар төзибез. Яңа технология белән төзелгән, бүгенге хәрәкәт куәтенә, күплегенә исәпләнгән Субаш, Нормабаш якларындагы юллар бөтенләй башкача.

Оешмада бүген 160 техника бар. Аларның 30-40 проценты чит илнеке. Куәтле матди база булу яңа юллар салу, ремонтлау, аларны карап-чистартып тору мөмкинлекләрен дә арттыра. Критик шартларга, табигать «каприз»ларына һәрчак әзер булуларын да күп тапкырлар исбатлаган инде бу коллектив. Үткән ел сафка баскан заманча, экологик яктан уникаль булган асфальт заводка республика җитәкчеләре дә югары бәя биргән. Бу завод да аларга яңа мөмкинлекләр ача.

–Әгәр үз гомеремдә нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, бу уңышларда тормыш иптәшем Резеданың өлеше бик зур, – ди Рәшит Мәгъсүмович. – Һәрчак аңлап, һәр ситауциядә иң ныклы терәк-таяныч булды ул. Эше катлаулы, җаваплы булса да (Резеда ханым мактаулы гинеколог), гаилә аның өчен һәрчак мөһим булды. Без икебез дә бик хәрәкәтчән. Мин студент чактан җиңел атлетика белән мавыгам, союз күләмендә ярышларга катнашып, мастерлыкка кандидат та булган идем. Әле дә бергәләп җәяү дә йөрибез, чаңгыда, тау чаңгысында да шуабыз, башкасында да шөгыльләнәбез. Шөкер, балаларыбызга да дөрес тәрбия бирә белдек дип уйлыйм, алар өчен күңел тыныч...

«Ир кичмәгән дәрья юк», – ди халык мәкале. Авырлыклар каршында югалып калмыйча, чарасыз чакларда да юлын-әмәлен-чарасын таба белгән Рәшит Мәгъсүм улы Ильясов кебекләр турында, ахры, ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев