Кайнар хиснең һәр тамчысы саклана
Балтач бистәсендә гомер кичерүче Фәния апа белән Галимҗан ага Зариповларның бергә гомер итә башлауларына 67 ел. Шушы көннәрдә Галимҗан ага 90 яшен дә тутырды.
Фәния һәм Галимҗан ага Зариповларны котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова һәм башка иптәшләр килде.
Танылган эстрада җырчылары, күркәм гаилә буларак күңелләргә үтеп кергән Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева репертуарында “85 тулганда” дигән җырны ишеткән саен күз алдыннан Галимҗан аганың хәләленә карата мөнәсәбәте йөгереп үтә. Зариповлар гаиләсе – ишле гаилә. Төп йортта уллары Азат, киленнәре Диләрә, өч онык – Ирек, Динә, Азамат белән генә яшәсәләр дә, калган өч бала – Рөстәм, Фәргать, Сәриясе (кызганыч, бер уллары юл һәлакәтендә үлде) тормыш иптәшләре белән килеп, 11 онык, 19 оныкчык та җыйналса, әле быел җәй генә тырышып өлгерткән өч катлы йорт шыгрым тула. Ә әби белән бабай бер-берсенә сыенып кына, ипләп кенә түр кәнәфидә – һәрберсенең адымын үлчәп, һәрбер хәрәкәткә нәтиҗә ясап, эндәшкәнгә җавап биреп, сорасалар киңәшен әйтеп, тыныч кына бер-берсен тулыландырып утыра бирәләр. Гомер буе артык сүз сөйләшкән парлар түгелдер алар. Тормыш аларны бердәм булырга, сүз бер булсын дип яшәргә, авырлыкларны парлап узарга өйрәткән.
Галимҗан ага 1939 елда бәхет эзләп, йортларын сатып, әти-әниләре белән Әстерхан якларына китә. Ләкин биредәге һава гаилә башлыгына килешми, табиблар кире туган якларына кайтырга киңәш итә. Чыннан да, Балтач һавасы савыктыра. Тик менә кире кайтып керергә туган нигез генә булмый. Галимҗан абыйлар авылның ферма өенә урнашып торалар. Тора-бара Балтачта йорт салып чыгу җаен табалар үзе. «Эшләмәгән эш калмады, нәкъ башкалар кебек үк, – дип искә ала газетабызны даими укып баручы Галимҗан ага. – Ат та җиктем, Казанга тауарга да бара идем, соңгы унбиш елымны Карадуган мебель фабрикасында эшләп чыктым».
Фәния апаның күзләре хәзер начаррак күрә, әмма ишетүен әйбәт ишетә, сөбханаллаһ. Әңгәмәнең кайбер өлешләрендә “бабай, дөрес сөйләмисең бит”, дип тә әйтеп куя. Галимҗан ага һаман да уен-көлкеле, Фәния апаны урлаган чакларын сөйләп көлдерә:
– Фәнияне Соснадан урлап кайттым мин,– ди елмаеп. – Кичке биләмгә мендек тә, дус егетләр инде ат җигеп куйганнар иде, кызны урладык та кайттык. Капкадан керми генә бит Фәниям. Котлар калмады. Матур сүзләр әйтә торгач, юмалый торгач, ризалашты тагын. Фәния белән бергә урман кистек без. Чая, матур кыз дип шунда күз атып калган идем.
Әлеге гаилә белән якыннан танышуым моннан унбиш еллар элек булды. Ул чакта олы килен Кадрия апа белән әби-бабайның 50 ел бергә гомер итүләре хөрмәтенә газетага язма әзерләгән идек. Әле ул чакта алар янып тора иделәр, хәзер инде, нишләтәсең, картлык үзенекен итә, адымнарны салмаклата, йөзләргә сырлар йөгертә. Инде хәзер Фәния апа ире Галимҗанны да мәчеткә намазларга озатмый, чөнки гел үзе янында булуын тели, аннан бабай да картайды инде, үзәк мәчеттән ерак түгел, Речная урамында гына яшәсәләр дә, олы кешегә ерак ара инде барыбер. Фәния апаларга барсам, бабайның әбигә карата булган яратуыннан, хөрмәтеннән тәннәр чымырдый. «Әйдә, әби, ашап алыйк дип», җайлап кына өстәл янына алып килеп утыртыр, алар ашаганда өйдә бер тавыш та булмас, төннәрендә сулышларын тыңлар, әбинең өстенә ябар, бер авыр сүз дә әйтмәс. Килене Диләрә дә кайнатасының кайнанасына карата рәхимле булуына сокланып, сөенеп яши. Олылар балаларыннан, оныкларыннан, оныкчыкларыннан да кадер-хөрмәтне бик күп күрә. Бик булдыклы, эшчән булды аларның балалары. Киленнәре Кадрия районда иң беренчеләрдән булып, бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр үстереп сатты, шул рәвешчә бик күп юбилярларны, кәләш-кияүләрне куандырды. Иптәше Рөстәм абый шулай ук беренчеләрдән булып Казанга микроавтобуста пассажирлар йөртә башлады, капка төбеннән алып китте, кайтарып куйды. Кызлары Сәрия уңганнарның уңганы, әле дә булса бакчаларында ниләр генә үсми дә, нинди генә салатлар, компотлар япмый алар, һәр җәен-көзен саны 500гә җитәдер. Кияве Рәфкать теш технигы булып, сәламәтлек сагында игелекле гамәл кылды, лаеклы ялга чыккач төрле дару үләннәре ясап, күпләргә дәва-шифа табарга булышты. Фәргатьләре районда такси хезмәте күрсәтеп, итагатьле шофер булып танылды. Хәләле Рәүфә данлы мех фабрикасында эшләде. Азатлары районда иң беренчеләрдән булып машиналарга компьютер диагностикасы үткәрүне җайга салды, төп йорттагы киленнәре Диләрә күпфункцияле үзәктә җир мәсьәләләре буенча баш белгеч. Оныклары арасында Рәсәйкүләм генә түгел, дөньяны яулап баручы йолдызлар да бар. Кинорежиссер Илшат Рәхимбай аларның оныклары. Укыганда ук саксофонда уйнавы белән әсир итә иде, инде хәзер кинофестивальләрдә татар милләтенең һәм Балтачыбызның якты йолдызы. Оныкчыклары бик сәләтле, Данил шахмат уйнап, Рәсәйкүләмендә әллә ничә мәртәбә чемпион булды, хәзер иң сәләтле балалар укый торган Иннополиста белем ала. Данилнең сеңлесе Дилә дә шахмат алиһәсенә әверелә бара.
Зариповлар гаиләсенә карыйсың да, бөтен кеше дә алар кебек яши ала, югыйсә, дип уйлап куясың. Тик, районыбызда мондый гаиләләр сирәк шул, гел әрләшү, дорфалык, хурлау, җан сөймәүләр күңелне яралый. Ирең сине картлык көнеңдә шушылай кулларында йөртсен, балаларың яныңа очып кайтсын өчен нинди булырга кирәк дип сорыйм бәхетле Анадан. Әбинең сүзе кыска:
– Акыллы булу кирәк.
Шул ук сорауны Галимҗан агага да бирәм, ул исә, һәрвакыттагыча, сүзгә тапкыр:
– Янәшәңдәге кешеңнең акылына таянырга кирәк, ди. (Әбине күздә тотып әйтүе инде).
Әйе, акыллы булуга бар да сыя – сабырлык та, батырлык та, тырышлык та, матурлык та. Әлеге гаилә белән аралашкан саен гел шуңа инана барам – әгәр әти кеше әни кешене хөрмәт итсә, балалар да әниләрен тәхеттә генә йөртә, ярата, күңел җылысыннан аермый. Әниләрне бәхетле итә алган әтиләргә мәңге Дан!
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев