Мәйшәрәп Вәлиевага 95 яшь тулды (фото)
Балалары әниләренең юбилеен зурлап кафеда уздыралар
Бүген Кенәбаш авылында яшәүче Мәйшәрәп Вәлиевага 95 яшь тулды.
Мәйшәрәп әбине котларга Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге житәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Бакый Зыятдинов, Балтач башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев килде.
Мәйшәрәп әби бик матур гомер юлы узган, ире Нургали белән 7 бала үстергән, хәзер инде 14 оныгы, 34 оныкчыгы бар.
Балалары әниләренең юбилеен зурлап кафеда уздыралар.
Мәйшәрәп әби башта колхозда фермада эшли, аннан почтада хезмәт куя. «Хатлар, посылкалар күпләп килә торган чорда эшләдем, хезмәтемне яраттым», ди ул. Бүгенге буынга бәхетле көннәр, илләргә тынычлык тели Мәйшәрәп әби. Балаларым мине рәхәттә яшәтәләр, ди.
Мондый бәхетне районыбызның барлык әниләренә дә, әбиләренә дә телибез. Юбилеегыз белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев