Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Әмирхан Гайсин: «Тик торасым килми»

Балтач бистәсендә яшәүче Әмирхан Гайсинга 90 яшь тулды.

Тумышы белән Мөслим районы егете Әмирхан башка яшьтәшләре кебек үк бик иртә кул арасына керә.

– Сабан сөреп, чәчүгә ашлык ташыган үсмер елларымны күзалларыма китерәм дә, бүгенге тормышыбыз оҗмах бит, дип куанып туя алмыйм. Ачлык, ялангачлыкның, михнәт-газапларның бүген әҗерен күреп яшибез, моңа ничек шөкер итмисең?! – ди ветеран.

Булачак тормыш иптәше Мәгъфә белән алар Дүшәмбе шәһәрендә танышалар. Икесенең дә тормышларын яхшырту нияте белән эшкә килүләре була.

– Икебез дә 35 ел буе ефәк туку фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыктык. Яшәү авырлаша башлагач, туган якларга кайтасы иттек.

– Берегез Мөслим, икенчегез Арча районыннан, Балтач якларына ничек килеп чыктыгыз?

– Ул чакта абыем Рәхимҗан  Мостафин Балтачта яши иде, безнең янга кайтыгыз, дип чакыртып алды.  Инде хәзер Балтачның үз кешесенә әйләнеп беттек, – ди Мәгъфә апа.

Гайсиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олысы фаҗигале төстә вафат булган. Алия гаиләсе белән Әлмәттә, Сәриясе Мәскәү шәһәрендә яши. Мәгъфә апа белән Әмирхан абый ике оныклары, өч оныкчыклары өчен дә бик кадерле дәү әти һәм дәү әни.

Әле 90 яшьтә булса да, гел хәрәкәттә юбиляр.

– Тик торасым килми, – дип елмая Әмирхан абый. – Көндәлек урамга чыгып, бер әйләнеп керәм. Кергәч, эштән кайттым, ашау әзерме, дип шаяртам. Менә шулай тормышыбызга мең кат шөкер итеп, парлы тормышта, муллыкта, ә иң мөһиме, тигезлектә, бер-беребезгә терәк булып яшәп яткан мәлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз юбилейлар 90 яшь