Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Салмак кына, сабыр гына һәм елмаеп

«Хезмәт» газетасының тагын бер күркәм яшьтәше, ул Смәел авылында яшәүче 90 яшьлек Нәкыйп ага Хуҗин.

Ул да яшьләй колхозда эшли башлаган, гомерен тракторчы булып, туган колхозының басу-кырларында тир түгеп үткәргән. Игелекле балалар үстергән, хәзер исә төпчек улының кадер-хөрмәтендә, килене тәрбиясендә, онык-ларының җылы карашына кинәнеп, бәхетле картлык гомере кичерә. Район җитәкчелеге, авыл җирлеге, хуҗалык идарәсе исеменнән Нәкыйп абыйны да бүләкләделәр, Рәсәй Президентының котлау хатын тапшырдылар.

Гөлҗиһан апа белән 65 ел бергә тигез, матур гомер кичергән кеше ул Нәкыйп ага (кызганыч, Гөлҗиһан апа узган елның мартында бакыйлыкка күчкән. З.Ш.), – ди җирлектәге гаиләләр белән даими аралашып яшәүче, җирлек башлыгы урынбасары Гөлзидә Зәкиуллина. – Авылыбызның үрнәк гаиләсе. Эшләп, үз көчләре белән генә көн күрделәр, өч кыз, ике егет тәрбияләп үстерделәр. Кече уллары Рәфыйк «Смәел» җәмгыятенең алдынгы тракторчысы, Нәкыйп абыйның дәвамчысы, 40 ел тимер ат иярләгән әтисе юлыннан китте, елгыр, бик тырыш кеше. Тормыш иптәше Ландыш мәктәптә эшли, өч кызлары үсеп килә. Әти-әнидән килгән гадәтне җуймый, төп нигезне саклап, хуҗалыкларында мал-туар асрап, барлык белән яшиләр. Абый-апаларның да төп йортка эзләре суынмый, алар да туган нигезнең кадерле кунаклары. Тормыш булгач, төрле чаклар була, әмма алар беркайчан да гаиләдәгесен тышка чыгармадылар һәм чыгармыйлар да. Алар турында эшчән, тырыш дип, гел кабатлап кына торасы килә.

Менә шулай, 1931 ел-ның 11 декабрендә, Гариф бабай белән Гөлсем әби гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән Нәкыйп угыл салмак кына, сабыр гына, елмаеп кына 90 яшенә дә килеп җиткән, гомер дигәнең соклангыч, мактаулы хезмәт юлы белән үткән дә киткән, шуңа да аның күкрәге тулы медаль. Хезмәт кенәсенә язылган эш тәҗрибәсе кырык биш ел тәшкил итә, язылмаганнары белән илле елдан артадыр да әле. Алтын куллы механизатор егет Белоруссиядә хәрби хезмәт үтә, биредә ул танклар йөртә. Армиядәге яраткан шөгыле авылына кайткач көпчәкле тракторга – СХТЗга күчә. Утыздан елдан артык гайрәтле ДТ тракторларын иярли. Тимер атлары белән тырышып иген игә, урман ташый.

– Техникасын кадерләп, саклап, һәрвакыт төзек, чиста тоткан кеше һәм бик күп яшьләрнең остазы ул Нәкыйп абый, – ди кадерле өлкәне турында Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе Солтан Ибраһим улы Фатыйхов. – Механизатор егетләр аның ике ел гына булса да мастер наладчик булып эшләгәнен, һәрвакыт төпле киңәшләре белән ярдәм итүен сагынып искә алалар. Ул бик азлар гына лаек була торган СССР халык хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза медале иясе дә. Улы да менә үзе кебек хезмәт сөючән, ярдәмчел.

«Хезмәт» үзенең яшь-тәшләренә бәрәкәтле картлык тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев