Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Сания Галәветдинова: «Нөнәгәрне яраттык»

Авыр хезмәт юлы үтеп, төрле җирләрдә яшәргә насыйп булган Сания Галәветдинова 90 яшьлек юбилеен Нөнәгәр авылында каршы алды.

Татарстанның Яшел Үзән районында тусам да, гомеремнең күп еллары читтә үтте, дип башлады үзенең сүзен Нөнәгәр авылында кызы Алсу белән бергә оныгы Гүзәл гаиләсендә тәрбияләнүче Сания Галәветдинова. 90 яшьлеген каршылаган хезмәт ветеранының лаеклы ялга чыкканчы тимер юлда көнен-төнен авыр шпаллар күчереп, озын-озын рельсларны кул көче белән алыштыруда эшләгән  дип күзаллавы кыен. Ул биш балалы гаиләдә төпчеге булып туа. Яраткан абыйлары сугышта үлеп кала, шуңа да аңа бик иртә кул арасына керергә туры килә.

– Укыганда колхоз эшенә көндәлек диярлек, җәй айларында бер көн дә ял итмичә йөрдек, без аны гадәти эш дип кабул итә идек, – ди хезмәт ветераны.

Сугыштан соң зур шәһәрләр, заводлар төзелгән елларда эшче кулларга кытлык була һәм бу очракта авыллардан төзелешкә кешеләр туплаганнар. Сания апа да тәвәккәлләп Магнитогорск шәһәренә юл ала. Төзелештә эш авыр булса да, ул заманда төшкә дә кермәгән хезмәт хакы түлиләр иде дип искә ала ул. Акчасын әрәм-шәрәм итмичә, җыеп барып, авылга, әнисенә жибәрә. Шул акчага авылда иске, җимерелергә торган өй урынына яңасын өлгертәләр. Үзе дә туган ягына кайта, кияүгә чыга, Яшел Үзән шәһәрендә эшле була. Берничә елдан бәхет эзләп, яңадан туган яклардан кузгалалар. Бу юлы Караганда өлкәсенең Карамурын тимер юл станциясенә килеп урнашалар. Менә шунда аның тимер юлдагы тынгысыз хезмәте башлана инде. Соңрак Чиләбе өлкәсенең Вязовые, Күкшик станцаларында хезмәт итә.

– Яратам мин тимер юлны, паравозларның сәлам биреп, тибрәтеп узганнары күңелгә рәхәтлек бирә, ул шпаллар исе генә дә үзе ни тора иде, – ди лаеклы ялдагы тимерюлчы. Соңрак Арча районында яшәүче кызы Алсу лаеклы ялга чыккан әнисен Мәмәширгә алып кайта. Бераздан Нөнәгәр авылында тормышка чыгып яшәүче оныгы Гүзәл бергә-бергә тору уңайлырак булыр дип ике ветеранны – әбисен һәм әнисен шушында яшәргә чакыра, аерым өй сатып алалар. Бүгенге көндә 90 яшьлек юбиляр  кызы Алсу белән Нөнәгәр авылында һәр туар көнгә шатланып, якыннарына рәхмәтле булып яши. Кызы Алсу, ике оныгы, 6 оныкчыгы аның иң зур байлыгы.

– Яраттык без Нөнәгәрне, аның кешеләре яхшы, табигате искиткеч, киявебез Рөстәм менә дигән кеше, –  дип икәүләп мактап туя алмыйлар. Тляковлар гаиләсенә килен булып төшкән тырыш, эш сөюче Гүзәлне авылда ихтирам итәләр, оста куллы гаилә башлыгы Рөстәм белән җиткергән өйләре уңайлы, матур, бакчалары шаккатырлык. Болар барысы да гаиләдән үрнәк итеп алып үскән тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Сания апа Галяветдиновага район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк букетын тапшырды, иңнәренә озак еллар җылытып торсын, дип ак мамыкшәл бөркәндерде.

– Заманында авыр хезмәт башкарганның әжередер бу, – дип Сания апа чын күңелдән шатланып утырды.

Шулай шатланып, озак еллар яшәргә насыйп итсен иде Сезгә!

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз 90 яшьлек олуг юбилей