Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Сез салган сукмаклардан атлап барган көнебез

Фидакарь хезмәтләре белән Балтачыбызны данлы иткән күркәм шәхесләребез бар. Озак еллар Ленин исемендәге колхозны җитәкләгән, соңрак «Сорнай» итеп үзгәртелгәчтен, бар тырышлыгын, энергиясен, акыл-куәтен җәмгыятьне алга алып баруга багышлаган Хәкимулла Сибәгатулла улы Сибәгатуллин шундыйлардан.

Хәкимулла Сибәга-туллин 1948 елның 1 декабрендә Иске Салавыч авылында дөньяга килә. 1965 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Аннан Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, агроном белгечлеге ала. Әлмәт якларында эшләп алгачтын, хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядән кайткач, «Социалистик Татарстан» колхозында агроном булып эшли. Аннан соң «Дружба» колхозында партоешма секретаре була. 1980 елларда «Правда» колхозында рәислек итә. Зур оештыру сәләтенә ия перспективалы җитәкчебез 1984 елда район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы-район советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1985 елның декабреннән безнең колхозыбызны җитәкли башлый, инде лаеклы ялда булса да, безнең кадерле аксакалыбыз, киңәш-табыш итәрлек ветераныбыз ул.
Хәкимулла Сибәга-туллин колхоз рәисе булып эшләгән елларында хуҗалык хезмәт-чәннәренең тормыш-көнкүреше турында нык кайгыртучанлык күрсәтте, авылларның социаль-мәдәни мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирде. 1986 елда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Халык депутатларының Балтач район советының берничә чакырылышына депутат итеп тә сайланды.


Булдыклы җитәкче җәмгыятебезне яшәтте, яшьнәтте, төрле милләт вәкилләрен бердәй хөрмәт итте. Ул үз эшен күңел биреп башкарды, кешеләрне яратты, үз итте. Гадилектә бөтен бөеклек дип нәкъ менә аның кебекләргә әйтәләрдер дә инде ул. Җәмгыятьне алга җибәрүгә корылган карарларын, хезмәт кешесенең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән фикерләрен теләсә нинди аудиториядә күтәреп чыга алуына таң калырлык иде, җәмгыять эшчесенә мал-туар асрау өчен печән-саламны да капка төбенә кадәр кайтарып бирү нәкъ менә Хәкимулла Сибәга-тулловичтан башланды, аның игелекле гамәленә бүтән җитәкчеләр дә кушылып, хәзер исә бу күркәм эш алымын һәр хуҗалык куллана. Беркайчан да мактана белмәде, алтын урталыкны табып, шул урталыкта тотрыклылыкны саклап, җитәкчелек итә бирде. Кыска һәм оста сөйләшүче, гаять тә бай зиһенле, компетентлы җитәкчебез үзенең кешелеклелек һәм дә оста җитәкчелек сыйфатларын безгә калдырып, лаеклы ялга чыгып, инде менә җитмеш бишенче гомер көзен каршылый. Куанып туймаслык, — әлеге мәртәбәле датага ул, шатлыкта да, борчуда да иңне-иңгә куеп яшәгән хәләле Фәридә ханым белән бергә килеп җитте. Улы Фәһим, кызлары Лилия белән Ләйсән — йөзек кашлары, ил-көнгә файдалы шәхесләр булып үсеп җиттеләр, гаилә кордылар.


Хәкимулла Сибәга-туллович белән аралашып яшибез, аның һәр әйткән канатлы сүзе безнең өчен бик мөһим, кадерле һәм алтынга тиң. Җәмгыятебезне алтын уртаклыкта тотып, тормышларыбызны муллыкка кинәндерү өчен куйган хезмәтләренә зур рәхмәтләребезне әйтеп, мөхтәрәм ветераныбыз алдында башыбызны иябез. Яше дә, карты да аны үз итте, яратты, әле дә булса «Безнең Хәкимуллабыз», дип, олуг хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән телгә алалар. Егерме биш ел рәислек итү дәверендә Хәкимулла Сибәгатуллович җәмгыятебезне күз карасыдай саклап тота алырлык алмаш тәрбияләде һәм бүгенге көндә остазы-бызның йөзенә кызыллык китерми, заман сулышыннан калышмый эшли алуыбыз үзе зур бәхет.


Хөрмәтле Хәкимулла Сибәгатуллович! Күркәм гомер бәйрәмегез — 75 яшьлек юбилеегыз уңаеннан Сезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Хезмәт юлларында эш кешесенә һәрчак кадер-хөрмәт күрсәттегез, инде хәзер үзегез олыгайган көннәрегездә бәрәкәттә, муллыкта, Фәридә ханым белән тигезлектә гомер итегез, балалар игелеге күрегез, оныклар куанычына кинәнегез!


Сез салган 
сукмаклардан
Атлап барган көнебез.
Безгә кылган
яхшылыкның
Әҗерләрен күрегез.
Саклана данлы эшегез
Йөрәгебез түрендә.
Үткәннәрдән 
көч алыгыз
Гомерегез үрендә.


Иң изге теләкләр белән: «Сорнай» җәмгыяте хезмәтчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш шәхесләр юбиляр "Сорнай" Иске Салавыч