Хезмәт

«ТАВЫШ КҮТӘРЕП ДӘШКӘНЕ ДӘ БУЛМАДЫ»

Юбиляр турында хезмәттәшләре

Дамир Хәбибрахманов – хезмәт ветераны:

–Рим Ибраһимович бик сәләтле, 23 яшендә колхоз председателе булган уникаль кеше иде. Социалистик Хезмәт Герое булган, бик күп уңышларга ирешкән шәхес. Аның янәшәсендә Наил Салихович кебек партоешма секретаре булмаса, ул андый уңышларга, дәрәҗәләргә тиз генә ирешә дә алмас иде дисәм дә, арттыру булмас. 1960-1961 елларда миңа ул хуҗалыкта уполномоченный булырга туры килде. Хәзерге кебек барып-кайтып кына йөрисе түгел, язгы кыр эшләре башланганнан кукуруз чәчеп беткәнче шунда яшисе дигәндәй. Нөнәгәр халкы бик тырыш, эшчән, бөтенесе алтын куллы. Әмма әнә шул һөнәрле ир-егетләрнең бөтенесе диярлек Кировта, шабашкада. Наил Салихович белән Рим Ибраһимович бу халыкны берләштерә, колхоз эшенә тарта алды. Теләсә нинди вакытта шабашкага чыгып китә торган ир-егетләр белән аңлашып, алар шундый тәртип кертте: язгы кыр эшләре беткәч,  идарәдән рөхсәт алып кына читкә чыгып эшли башладылар. Акрынлап тулысынча колхоз эшенә кайтып беттеләр. Билгеле, хезмәткә тиешенчә хак түләү, кызыксындыру чаралары да үз эшен эшләде. Элек колхоз җыелышлары бик озак бара иде. Арада «кабып, кызып» кергән кешеләр була һәм алар еш кына залдагылар белән дә бәхәскә керә, чыгыш ясаучыларны да тыңламый иде. Трибунада ник шунда прокурор, милиция начальнигы утырмый, аларга барыбер. Әмма Нөнәгәр халкы өчен язылмаган бер кагыйдә- канун бар иде: трибунага Наил Салихович чыгып сөйли башласа, зал тып-тын кала. Партоешма чагында ук шулай дәрәҗәле булды. Председатель булгач та шушы дәрәҗәсен югалтмады. Минем аның бер генә кешегә дә сүгенеп, кычкырып димим, тавыш күтәреп эндәшкәнен дә ишеткәнем булмады. Шул дәрәҗәдә сабыр, акыллы кеше булды ул. Иң авыр ситуациядә дә мәсьәләне кешеләргә аңлата белә иде. Аның кебек җитәкчеләр бик сирәк иде. Һөнәре буенча укытучы кеше. Агроном, зоотехник, инженер булмаса да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышларга иреште. Югары дәрәҗәдә эш оештырды. Бер сүз белән әйткәндә, соклангыч кеше ул.

Наил Мөхәммәтгалиев – «Маяк» хуҗалыгының элекке рәисе:

–Наил Салихович – районның легендасы. Беренчеләрдән булып колхоз акчасына Нөнәгәрдә урта мәктәп төзетүе, аны бер ел эчендә ача алулары, очынып йөргәннәре әле дә истә. 60 яше тулуга, җитәкчелектән китте, әле көч-куәте җитәрлек иде. Тәэминатчы булып күчте дә үзеннән соң килгән җитәкче кушканны үтәп йөрде. Гомер буе шундый гади булды. Аның белән бергә күп еллар эшләдек. Ул төпле киңәшләр дә бирә иде, бик юмарт җитәкче дә булды. Бер генә мисал: анда инде КСК-100 комбайны бар, бездә әле КИР-1,5 кенә. Үзендә терлек азыгы җыйналып бетсә, аңардан сорый идек, өр-яңа комбайнын да жәлләмичә, берсүзсез бирә иде. Ул бик көчле оратор иде, сөйли башласа, без тын да алмый тыңлый идек. Мөнәвәрә апа белән дә бик пар килгәннәр, бик матур яшәделәр. Мин гаиләбез исеменнән Наил Салиховичны матур гомер бәйрәме белән котлыйм, әле тигез-имин булып, сау-сәламәт булып яшәсеннәр.

Сәйдәш Исрафилов – Тимирязев исемендәге хуҗалыкның элекке җитәкчесе:

Реклама

–Наил Салихович бездән алда эшли башлаган кеше. Хуҗалык җитәкчеләре арасында бик тәртипле, кешелекле булуы белән аерылып торды. Чын интеллигент, белемле, культуралы һәм бик тыйнак. Бәлки укытучы булуы роль уйнагандыр, бәлки тәрбия дә шундый булгандыр. Эше дә бик әйбәт барды, гел әйдәп бара торган хуҗалык булды. Без күп әйберне Хәмит Гәрәевич белән аннан өйрәндек, мин аларга бик рәхмәтле.

Хәмит Гәрәев – «Якты юл» хуҗалыгының элекке рәисе:

–Наил Салихович миннән бер ел соңрак эшли башлады. Бик акыллы, бик ярдәмчел кеше, башкаларга бик игътибарлы булды. Эше дә әйбәт барды. Әтисе дә председатель булып бик озак, бик әйбәт эшләгән һәм кеше буларак та хөрмәткә лаек булган. Җитәкче кешенең бөтен гамәле кеше алдында бит, җиңел һөнәр түгел. Әмма Наил Салихович сынатмады, алай гына да түгел, бик күпләргә бар яктан да үрнәк булды. Гаиләсендә дә бәхетле, матур парлар булып гомер кичерделәр, илгә-көнгә игелекле балалар үстерделәр. Мөнәвәрәсе белән тигезлектә яшәсеннәр әле, авырмасыннар.

Фердинанд Хәйруллин – «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе:

–Лаеклы ялга чыкканына күп еллар үтсә дә, кышкы чорда Казанга балалары янына күченеп яшәсәләр дә, Наил абый әле дә күңеле белән колхоз тормышы белән яши. Әле менә салкыннарда да Казаннан гел шалтыратып, фермаларга зыяны тимәдеме, торбалар катмадымы дип хәлләрне белешеп торды. Җәен авылда торганда да, яңгыр яуса, кайсы басуларда яуды, Акманда яудымы дип тә шалтырата. Яздан көзгә кадәр авылда яшәгән чакта мин аны хуҗалык кырлары буйлап сәяхәткә алып чыгам. Ул бик рәхәтләнеп риза була, хуҗалыкта булган үзгәрешләргә сөенә, кырларда үзе эшләгән чорлар белән чагыштыра, акыллы киңәшләрен бирә. Хәтере бик әйбәт. Әле дә район хәлләре белән танышып тора, безнең район турында республика газеталарында берәр язма чыкса да сөенеп шалтырата. Без дә хәл-әхвәлен белешеп торабыз. Гомумән, бик соклангыч һәм гаҗәеп кеше ул.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: