Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Тукай эзләрен саклаган авылда

Бай, гыйбрәтле тарихлы мәчет бу. 1868 елда Сосна авылыннан күченеп килгән сигез гаилә нигез салган авылда 1880 елда ук инде кечкенә мәчет була.

Имам вазифасын Мөхәммәтшакир Фәйзуллин үти. 1888 елның декабренда ул Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә белән никахлаша. Берничә айдан Габдулланы да монда алып киләләр, ул бер еллап шушында яши. Тик әнисе авырып, вафат булгач, кабат Өчилегә кайтарыла.

Бу чорларда кечкенә авыллардагы биш вакыт мәчетләре иң якындагы зур авылның җәмигъ мәчете мәхәлләсенә кертелгән һәм аның имамы бу мәчетнең дә баш имамы булып саналган. Бу вазифаны үтәүче Көшкәтбаш авылы имамы Әсхадетдин Ибраһимов гаять киң, тирән белемле, зыялылыгы белән билгеле имам була.

Мөхәммәтшакир хәзрәт-нең белем-әзерлеге сай була. Авыл өлкәннәре аның табигатенең дә шактый ук кырыс булуын искә ала торган булалар. Башкача була да алмагандыр. Кечкенә авылда имамлык итү хәзрәткә зур керем бирмәгән, аңа ул чорда болай да җиңел булмаган тормыш йөген үзенең хәләл көче белән, көн-төн казганып тартырга туры килгән. Шулай да Әсхәдетдин хәзрәт йогынтысында ул авылда шактый игелекле эшләр алып барган, авыл кешеләре арасында үтемле сүзле, абруйлы булган. Аның һәм авыл җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән 1903 елда биредә кечкенә авыл өчен шактый иркен һәм күркәм мәчет калкып чыга. Ул агач бурадан күтәрелә. Мәчет төзү мәшәкатьләрен һәм чыгымнарын авылга нигез салучыларның берсе булган Вилданның улы Кадыйр үз өстенә ала. 1915 елда инде, авыл халкының күпсанлы үтенечләре нәтиҗәсендә, Диния нәзарәте мәчеткә җәмигъ мәчете статусы бирә. Әмма Мөхәммәтшакир хәзрәткә анда имамлык итәргә насыйп булмый – 1916 елда 97 яшендә ул вафат була.

Имамлыкны 1893 елда Сәрдек авылында туган Габдрахман Мөхәммәтгарифов үз өстенә ала. Аңа имам-хатыйп һәм мөгаллимлеккә указ 1918 елда бирелә. Аның имамлык чоры кыска була. Күрәсең, ул имансыз еллар килүен аңлап, авылдан китә. Аннан соң Хәсәншәех авылыннан Габделгалләм Габделмәннанов имамлык итә. Аның язмышына үтә имансыз-кыйбласыз чор туры килә, ул яшь килеш бик күп кимсетү-кадерсезлекләр кичерә һәм 1934 елда кулга алынып, хөкем ителә. Өч елдан артык газаплы авыр хезмәтләрдә булып, 1937 елда ул нык авыру булып кайта һәм 1938 елда вафат була. Аның кабере Сосна Пүчинкәсе зиратында.

Мәчетнең язмышы әлеге имамныкына караганда бәхетлерәк. 1939 елның 11 июнендә авыл халкын гомуми җыелышка җыялар һәм, мәчетне ябып, аның бинасын клуб итеп файдалануга бирергә дигән карар кабул итәләр. Әлеге мәгълүмат мәчет 1939 елга кадәр эшләгән дигән фикер калдыра. Авыл өлкәннәренең истәлекләрендә Бөек Ватан сугышына кадәр анда колхозның балалар бакчасы эшләп алуы, 1940 елда манарасы киселеп, башлангыч мәктәп, аннан соң уку йорты булып хезмәт итүе язылган. 1960 елда, авылда башлангыч мәктәп ябылгач, бина берничә ел дәвамында авылның клубы булып тора. 1963 елда ул сүтелеп, Югары Субаш авылына күчерелә һәм мәктәпкә янкорма итеп корыла.

1991 елда Югары Субашта 340 урынлы типовой яңа мәктәп сафка баса. Шуннан файдаланып, пүчинкәлеләр мәчетне сүтеп, кабат авылга күчереп мәчет итеп торгызу мәсьәләсен күтәрә. Бу эшне башлап йөрүче авылның абруйлы өлкән кешесе Әхмәтхан ага Гыйльманов була. Һәм, ниһаять, 1996 елның 13 маенда күпне күргән мәчет бинасы, яңартып торгызылып, ишекләрен ача. Игътибар итик, мәчет бик күп рәнҗетелүләр кичергәннән соң, төзелгәненә нәкъ 100 ел тулган елны үзенең хакыйкый нигезенә кайта! Бу изге эшнең бөтен чыгымнарын һәм мәшәкатьләрен шушындагы Тукай исе-мендәге хуҗалык күтәрә, аның рәисе Нурулла Сәгъдиев авыл халкының ихлас рәхмәтен яулый. Кызганычка каршы, сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтхан ага Гыйльманов кына яңартылган мәчетне күрә алмыйча, бакыйлыкка күчә...

Мәчетне сүтеп, төзек-ләндереп, үз урынына кайтару эшенә Тукай исемендәге хуҗалыкның  төзү бригадиры Фәнил Гыйлемҗанов җитәкчелек итә. Бу эшләрне төзүчеләр Тәбрис Шаһиев, Фәрит Габделфәртов, Наил Ханнанов, Габдрәфыйк Садыйков, Әхмәтгәрәй Гыйльфанов, Радик Алексеев, Камил Хәкимҗанов, Фазил Солтанов һ.б егетләр башкарып чыга. Эчке бизәлешен Әхмәт Фаязов, элмә догаларны мари егете, рәссам Владимир Антонов яза.

Билгеле, караңгы дәһ-рилек елларында да авыл имансыз яшәми, дини йолалар ярымяшерен рәвештә булса да үтәлә. Сугыш алды, сугыш һәм аннан соңгы иң тыюлы чорларда – 1950 елга кадәр авылның имамы вазифасын Исхак бабай Вәлиулла улы башкара. 1950-1970 елларда аны Гайнан Муллагалим улы, 1970-1978 елларда Хәбибулла Вәлиулла улы дәвам итә. Аннан соң 1978-1980 елларда Мөхәммәтшаһи бабай, 1980-1998 елларда Габдрәүф бабай, 2000-2013 елларда Садыйк ага Гомәров мулла булып хезмәт итә. 2014 елдан әлеге вазифаны Фидаил Фәләхетдин улы Гайнетдинов башкара. Ул 2017 елда хаҗ сәфәре кыла. Мәзин хезмәтен 1996 елдан Әхмәтгәрәй һәм Габделәхәт агайлар башкара.

Сугыштан соңгы елларда Фатыйма, Бибиәсма, Гамилә әбиләр абыстай булып хезмәт итсәләр, 2000 елдан бу вазифаны Фәрзия апа ихласлык белән үти.

Төзелүенә 110 ел тулган мәчет бүген дә халкыбызның иманын торгызуга хезмәт итә. Монда гарәп имлясында укырга һәм язарга, Коръән, намаз укырга өйрәнү дәресләре бирелә. Анда мәктәп балалары һәм өлкән яшьтәгеләр дә бик теләп йөри. Мөгаллимәләр Рафилә Нуриева, Гөлирә Фаязова, Рәшидә Гайнетдинова, Тәнзилә Габделхаковалар тырышып укыта. Мәчетне җылыту, яктырту һәм башка чыгымнарны Тукай исемендәге җәмгыять үз өстенә алган – аның җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиевка авыл халкы ихлас рәхмәтле.

Мәчеттә төрле чаралар, бәйрәмнәр, аш мәҗлесләре үтә. Аның күңел биреп эшли торган үз активы бар. Шулай ук Илфат Нәбиев, Илшат һәм Илфат Сәгъдиевлар, Булат Нәҗипов, Рушат Гомәров, Илһам Гайнетдинов, Рушан Хәбибуллин, Илфат Хәбибуллин... кебек даими матди ярдәм итеп торучы иганәчеләре булу да мәчет һәм авыл халкы бәхетенә.

Гарифҗан Мөхәммәтшин

PS. Үзенең юбилеен мәчет яңарып, зур ремонттан соң матурланып каршы алды. Килгән күпсанлы кунаклар катнашында мәчетнең үткәнен, тарихын искә алдылар, бик күп хатирәләрне яңарттылар. Мәчетне төзүгә, яңартуга, авылда дини эшчәнлекне алып баруга зур хезмәтләре кергән кешеләргә бүләк-ләр тапшырылды. Килгән һәркемгә олы хөрмәт күрсәтелде. Рәхмәт сүз-ләре, ихлас теләкләр дә күп яңгырады.

Вакыйф Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет юбилее