Хезмәт

Умартачы да булдым, сарык көтүе дә көттем, пенсиядә гәҗит тә таратты

Кенәбаш авылында тормыш итүче Разыя Абдуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен якын туганнары белән уздырды.

Реклама

Шушы авылда туып-үсеп, белем алгач, бәхетен сынарга Казан шәһәрендә барып карый ул. Әмма күңел нигәдер, туган якка, туган авылына тарта. Шәһәрдән кайтуга авылның алдынгы тракторчы Шәйислам белән  1958 елда гаилә коралар. Бер елдан өйне шатлыкка тутырып уллары Зөфәр дөньяга аваз сала. Ул заманның тормыш мәшәкатьләренә алданып икенче баласын, кызларын бары 11 елдан соң гына алып кайталар. Бүгенге көндә кызы Зөлфирә Казанда, 35 ел буе троллейбус йөртә. Ветеран әйткәнчә, ул үзе бер эштән дә курыкмаган, умартачы да булган, сарык көтүе дә көткән, сыер да сауган, почтада да эшләгән, әле пенсиягә чыккач та озак еллар авыл буйлап вакытлы матбугат, пенсиядә акчаларын тараткан. 2012 елда, 80 яшен тутырган Шәйислам абый бакыйлыкка күчә, сагынмаган көнем юк аны, ди Разыя апа үзенең ире турында. Разыя апа бүген улы Зөфәр, килене Рәфия тәрбиясендә бик кадерле кеше булып яши.

Разыя апа бик юмарт булды, нәрсәдер сорап кергән кешене, танышмы, юкмы, кире борып чыгармады, ди аның турыда авылдашы, хәзерге вакытта Карадуган авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Миннебаева. Аның сүзләрен Зөфәр дә куәтли. «Әни, кешене борып чыгармагыз, сораган әйберен авызыгызга капкан булсагыз, авызыгыздан өзеп бирегез, дип безне өйрәтте», ди ул. Зөфәр шушы өйнең хуҗасы, терәге, хатыны Рәфия белән 3 малай тәрбияләгәннәр. Олысы инде гаилә корган, бер балалары бар. Икенче уллары 6 сыйныфта Карадуган мәктәбендә, төпчекләре 3 сыйныфта авылда белем ала. Менә шулай бердәм булып, хезмәт куеп, матур итеп яши бу ветеранлы гаилә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: