Унөч кәҗә асраган әби
Нибары дүрт сыйныф белемле икән Гафифәбану әби. Ә менә тормышта югалмаган, һәр эштә дә алдынгы булган.
Бигрәкләр дә күңелле әбидә булып кайттык! Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп кенә йөри, күзләр тия күрмәсен, берүк! Җитәкчеләр бигрәк якын итә үзен, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов иңнәренә ак шәл япкач, чират «Кызыл юл» җәмгыяте җитәкчесе белән Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгына җитте. Фердинанд Хәйруллин һәм дә Альфред Әхмәтханов белән и сөйләшеп тә күрәтте инде әбекәй, Сәрдектә яшәгән еллары да калмады, Нөнәгәргә килгәч дуңгыз караган чакларын да мәш килеп искә алдылар. Гафифәбану әбинең әле бүгенге көндә дә алты кәҗәсе бар, моңарчы унөч булган, көч-хәл белән бетерттергән туганнары, мәче санын әйтеп тә торасы юк, ишегалдында кая карама песи. Зурлар әле үзләре! Кәҗәләрне үзе сава, бакчадагы печәнен үзе җыеп ашата, хуҗалык та ярдәм итә, бик рәхмәтләрен әйтте җирле җитәкчеләргә. Мәчеләрен берәүгә дә бирми, карап торып ашата, диләр якын-тирәдәгеләр. Менә шундый хәрәкәтчән, тормыш җанлы әби Сәрдектә туып, Нөнәгәргә килен булып килгәннән бирле хәрәкәттә, һәм бүгенге көне, сөбханаллаһ, бәрәкәттә.
– Мин Гафифәбану әбинең күршесе булып 14 ел гомер итәм, – ди күршесе. – Шул гомер эчендә әбинең бер тапкыр да авырганын хәтерләмим. Бары быел гына авырып алды, кан басымы күтәрелеп.
Сәрдектә чакта ул шулай ук фермада эшли. Сарыклар, дуңгызлар тәрбияли, Нөнәгәргә килгәч тә ферма эшенә йөгерә, дуңгыз да карый, таналар да үрчетә.
– Иң элек бозаулар бүлегенә эшкә кердем, аннан бозауларны тана итеп үстердем, – ди сөйли ул үзе. – 70 тананы карадым, аларны сыерга алдылар, беренче рәттә бардым, яшьләрне гел өйрәттем. Яшелчә басуында да эшләдем, кыяр-помидор үстердек, колхоз тозлый иде шуларны. Колхоз рәисләре белән бик килешә торган идем, киңәш тә сорыйлар иде хәтта.
– Председатель вакытта Акманнан төшеп барам, – дип сүзгә кушыла Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов. – Елганың иң текә җирендә печән чаба. Гафифә апа, печән кирәкме, мин әйтәм, әйе ди, күпме кирәк дим, әйтми, сине бүтән елгада күрмим, дим. Икенче көнне әллә ничә рулон печән китерттем, карыйм, тагын елга ярында печән чабып ята. Туктап тагын әйттем, «орышсаң да, орышмасаң да чабам, эшсез торалмыйм мин», ди. Менә шулай, чын эш аты ул.
Нибары дүрт сыйныф белемле икән Гафифәбану әби. Ә менә тормышта югалмаган, һәр эштә дә алдынгы булган. Депутат та булып торган әле. Бер елны Гафифәбану әби мәрткә китә, бер атна уянмый йоклый, шуннан аңына килгәч, үзеннән-үзе өшкерә башлый, өшкерү сәләте нәселендә дә юк диләр, киленнәре генә өшкерә торган булган. Барысына да Аллаһы өйрәтте дип йөри ул хәзер. Гафифәбану әби күтәренке күңелле, елмаеп та куя, кычкырып көлеп тә җибәрә. Һәрнәрсәдән кызык табарга өйрәнгән ул. Тормышта авырлыкларны аз күрмәгән, гаиләдә кыенын да татыган, әле дә аның көр күңел белән йөрүенә шаккаталар. Тормышка чыкса да, балалары булмаган, тик күршеләре, туганнары бер дә ташламый үзен. Бер кешесез торган чагы сирәктер, авылдашлары хәл белергә керә, өшкертергә килүчесе дә табыла. Ярдәмчесе Рамилә апа бик тә тәрбияли үзен, гомер буе йорт эшләрен берүзе эшләп өйрәнгән әби дәүләт ярдәменә көч-хәл белән ияләшә, язма дөнья күрер алдыннан кош-корт сатучылардан бер бик матур хәбәр килеп иреште: «Үтә дә тырыш әби бу, бездән чебиләр, бибиләр бик күп алып үстерде инде ул», диләр аның хакында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев