Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Зур нәселнең Дәү абыйсы

Кеше яшәгән саен зирәкләнә, тәҗрибә туп-лый. Тормышчан, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер Олы кешегә әверелә, диләр. Әмма, килешәсездер, тормышта кайчакта олыгаеп та, өлкән кеше була белмәгән, өлкән кеше статусына лаек була алмаган кешеләр дә очрый. Шул ук вакытта яшьтән үк өлкәннәрчә басынкы, төпле фикерле, ипле кешеләр була. Алтыдагы алтмышка дигән күк, шөкер, андыйлар да үзгәрми. Язмам герое – Кариле авылының хөрмәтле кешесе Шакиров Нурислам Мәгъсүм улы да әнә шул икенче төркемгә карый.

Бу көннәрдә 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алучы Нурислам абыйны «Сельхозтехника»да эшләгән елларыннан әйбәт беләм. Һәрчак ипле, тәртипле, кирәген генә сөйләшә торган, чын эш кешесе иде ул. Мин белгәндә теплица өчен җаваплы иде һәм ул вазифаны күп еллар башкарган. Баксаң, хезмәт юлын безнең типографиядә башлаган, «безнең кеше» икән бит ул! Дөрес, урта мәктәп тәмамлагач, аз гына эшли, аннан армиягә китә, кайткач, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Һәм «Сельхозтехника»га эшкә урнаша. Кайда гына, кем генә булып эшләсә дә, үзе турында матур фикер калдыра ала ул. Кызганычка, хезмәтләре генә тиешенчә бәяләнми, мактаулы исемнәре дә, хөкүмәт бүләкләре дә юк. Аның каравы, бергә эшләгән хезмәттәшләре бүгенгә кадәр сагынып искә ала үзен. Иң зур бәя шул түгелмени?!

–Нурисламның бик яхшы бер сыйфаты бар, ул кешеләрне бүлдермичә тыңлый белә, фикерләрен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирә, кирәк чакта киңәшләре белән ярдәм итә иде, – ди, әнә, үзе белән озак еллар бергә эшләгән Фәргать Садыйков.

Нурислам абыйны якыннары бик күп һөнәрләр иясе буларак белә: инженер-механик кына түгел ул, тормышта кирәкле бөтен һөнәрне дә белә, электрчы, сантехник, агроном, эретеп ябыштыручы, төзүче... дә әле ул, диләр. Ә районыбыз спортчылары өчен ул күп еллар оста шахматчы булды. Һәр елны үз призына Норма урта мәктәбендә район күләмендә шахмат ярышлары үткәрүче дә ул.

Гаиләсендә дә күпләргә үрнәк язмам герое. Ул төзегән гаилә «дәүләте» дә соклангыч матур, ышанычлы, нык. 1976 елда сыйныфташы, Кариле кызы Гөлсия Йосыпова белән гаилә корып, 46 ел бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яши алар. Ике якның туганнарын тигез күрү Нурислам абый белән Гөлсия апа өчен сүздә генә түгел, Шакировларда синең як, минем як дигән бүленеш юк. 46 ел инде «безнекеләр!» Кайсы яктан, кемгә генә ярдәм кирәк булса да, алардан бер тапкыр да «вакыт юк иде шул», «аны, моны эшли идек әле» дигәнне ишетмиләр. Ике як өчен дә ашыгыч ярдәм хезмәте кебек, бөтен эшләрен ташлап, ярдәмгә ашыгалар. Алар тәрбия биргән уллары Ирек, Илшат, Ришатта да әти-әниләре «почеркы» – тырышлар, булганнар, тәртиплеләр, ярдәмчелләр. Өчесе дә гаиләле, киленнәре дә үзләренә охшап килгән: тик торуны белмиләр, иплеләр. Бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп, әти-әниләрен хөрмәтләп яшиләр. Үз эшләрен булдырып, укыган мәктәпләренә, авылга, районга иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Әти-әниләрен хаҗ сәфәре белән бүләкләгәннәр. Илшатлары районда хоккей федерациясе рәисе, көрәш ярышларына да күп спонсорлык итә. Уллары авыл өчен бик күп яхшылык эшләсәләр дә, күрсәтергә теләмиләр.

–Нурислам абый – минем әтиемнең бертуган абыйсы. Әтиемнәр гаиләдә ике ир бала булгач, сеңелләре аны Дәү абый дип йөрткәннәр. Бу гадәт безнең буынга, ә бездән балаларыбызга да күчте. Хәтта нәселебезгә килгән килен-кияүләр дә Нурислам абыебызны яратып һәм хөрмәт итеп, Дәү абый дип дәшә. Нурислам абыйның үзенә килгәндә, ул безнең нәселебезнең йозагы, башлыгы, иң хөрмәтле кешесе дияр идем. Инде менә сигез ел, төп нигез бушаганга карамастан, туганнар шул нигездән өзелмәсен өчен, Нурислам абый йортны карап, төзекләндереп тора. Һәрдаим шунда туганнар җыелып, әби-бабайлар рухына дога кылына, – ди энесе Рөстәмнең кызы Йолдыз.

Кем белән генә сөйләшсәң дә, Нурислам абый турында сүзне туганчылыклы, бик ярдәмчел, һәрвакыт туганнарының хәлен белеп, кирәк чакта ярдәм итеп яши, дип башлыйлар. Аларның кылган яхшылык-изгелекләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Хәзерге вакытта Шакировлар тормыш иптәше Гөлсия апаның ялгыз калган Тәбрис абыйсын тәрбиялиләр икән. Шулай ук олыгайган көннәрендә туган ягына кайтып урнашкан Рамил абыйлары гаиләсенә булышып яшәгәннәр, хөрмәтләп соңгы юлга озатканнар. Апасы Розалиянең ире вафат булгач, улы үсеп җиткәнче Нурислам абыебыз аның бөтен тормышын көйләп алып барды, диләр.

–Нурислам белән күршеләр булып яшәдек, бергә уйнап үстек. Бала чактан бик акыллы, искиткеч тәртипле иде, гомер буе шундый булып калды да. Ул бик укымышлы нәселдән. Кушаматлары да мәзиннекеләр аларның. Бабасының әтисе Хәкимҗан бабай авылда 1912 елда ачылган мәктәпнең җитәкчесе була, җәмәгате дә укымышлы нәселдән. Әтисе Мәгъсүм абый исә озак еллар пекарня директоры булып эшләде. Ак оннарны табу бик авыр елларда да бөтен авыл кешесенең гозерен тыңлады, бер кешене дә кире бора торган кеше түгел иде. Нурислам холкы белән әтисенә охшаган. Ул да гомер буе бөтен кешенең сүзен тыңлап, ярдәм итеп, булышып яшәде. Гөлсиясе дә затлы нәсел кызы, дүрт буын муллалар нәселеннән. Алар икесе шулкадәр пар килгәннәр, гадәттә тормышта мондый парлар сирәк була, – ди авылдашлары Гөлсем апа Миңнебаева.

–Минем өчен Нурислам белән Гөлсия туганнан да артык якын кешеләр. Гөлсиясен илле елдан артык беләм. Туйларында шаһит булган идем, шул көннән бирле Нурисламы белән дә аралашып яшибез. Авыр чакларны да, кайгыларны да бергә кичтек, шатлыкларны да бүлешеп яшәдек. Алар туганнарына гына түгел, чит-ятларга да әйтеп бетереп булмый торган ярдәмчел, – ди гаилә дуслары Гөлфирә апа Әхмәтова.

–Нурислам абыйны да, Гөлсия апаны да күп еллардан беләм. Икесе дә бердәй тәртипле, искиткеч тыныч-тырыш кешеләр. Быелгы авыл җирлеге Сабантуенда бу гаилә тикмәгә генә иң үрнәк гаилә дип бүләкләнмәде. Бик күркәм, чын мәгънәсендә үрнәк гаилә. Балалары да алардагы иң матур сыйфатларны туплаган. Өч уллары да бик кешелекле. Җирлеккә бөтен төрле чараларга иң күп ярдәм күрсәтүче төп иганәчеләребез алар, – ди Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов.

...Юбилейларда ничектер үткән гомергә үзеңчә бер йомгак ясарга җай чыга. Бу яктан язмам героеның күңеле тыныч була ала. Җиде дистә ел гомер бушка узмаган. Бөртекләп тупланган изге гамәлләр белән мөлдерәмә ул. Бу дөньяда аларның әҗере олы хөрмәт булып кире кайтса, ахирәттә дә юлдашчы булса иде... 

Күңел түрләрендә изге теләк

Киӊ күӊелле, сабыр, хезмәт сөючән кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең – 70 яшь тулган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз! Син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, киңәшчебез дә. Гомер буе туганнарың, дусларың, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Безгә эшләгән изгелекләрең өчен, бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа! Алга таба да җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән тулы бәрәкәтле озын гомер насыйп булса иде! Балаларың, оныкларың, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен һәм ихтирамын тоеп, тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, әниебез белән тигез-имин картлыкта, хәерле гамәлләр кылып яшәргә язсын!

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Үтсен синең язың, көзләрең!

Ходай биргән олы бүләк бит ул —

Тигезлектә гомер итүләр,

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Нәселебезнең ныклы сакчысы син,

Дәү абый син бөтен туганга.

Бәхет-сәгадәттә яшә, Әти,

Әни белән сөенеп, һәр таңга.

Олы хөрмәт белән, улларың-киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез Гөлсия, кода-кодагыйларың, барлык туганнарың һәм аларның гаиләләре кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар