Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юлда тагын корбаннар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныӊ матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бүген төнлә, 00сәгать 45 минутта «Волга» М7 трассасыныӊ 895нче километрында «Mitsubishi» һәм «ВАЗ-2110» маркалы автомобильләр бәрелешә.

Авария булган урын Теләчедән 45 км. ераклыкта була. Нәтиҗәдә, чит ил маркалы машина салонындагы 4 кеше һәм «ВАЗ-2110» автомашина шоферы һәлак булалар. «Mitsubishi» да булган 35 яшьлек Можга шәһәрендә яшәүче, авыр тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз хәзерге вакытта Казан хастаханәсенә китерелгән. «ВАЗ-2110» автомобиле йөртүче 24 яшьлек егет, тәүлекнеӊ караӊгы, күз күреме начар вакытта «Узарга ярамый» дигән юл билгесенә карамыйча, каршы як йөрү полососына узышырга чыга һәм маӊгайга-маӊгай чит ил маркалы машинага бәрелә. «Mitsubishi» машинасыныӊ шоферына 48 яшь була.1966, 1954 һәм 1949 елгы һәлак булган пассажиркаларныӊ исемнәре күрсәтелмәгән. Авария урынында «ВАЗ-2110» автомобиленеӊ табылган юл тизлеген күрсәтүче прибор 160 км/сәгатьтә туктап калган.
Юлларда сак йөрик, әти-әниләрне, туганнарны, якыннарны кайгы-хәсрәткә салмасак иде.

Чыганак : Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250