Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар катнашында юл-транспорт фажигаләре арткан

Быелның ике аенда республикабыз юлларында балалар катнашында 77 юл-транспорт фажигасе теркәлде, 2 баланың гомере өзелде, 85 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 13кә арткан, үлем очрагы нәкъ быелдагыча, ә яраланучылар 16 балага арткан.

Балалар катнашында юл-транспорт фажигаләрен булдырмау һәм язгы каникул вакытында аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, 17 марттан 31 мартка кадәр «Күренеп тор!» дигән профилактик акция үткәрелә. Акция вакытында рейдлар үткәреләчәк һәм яктылык кайтаручы элементлар өләшенәчәк. Балаларны махсус утыргычсыз йөрткән һәм иминлек каешларын эләктермәгән шоферларга биреләчәк. Һәркемнең дә баласы үзенә бик кадерле, шуңа күрә балабызны машинага утырткач та аның иминлеген кайгыртыйк, эш үткәч үкенерлек булмасын.
Фото: irkutsk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250