Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта ЮХИДИ бүлеге рейдлар оештыра

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып: юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу, бигрәк тә каршы як полосага чыгу, тизлек арттыру, исерек килеш руль артына утыру, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасын йөртү тора. Шушы кагыйдә бозуларны булдырмау максатыннан, атна саен рейдлар оештырыла.

12 февраль көнне оештырылган рейд нәтиҗәсендә 31 тәртип бозучы шоферга беркетмә төзелде. Шуларның 1се исерек килеш транспорт чарасы йөртүче, 3се иминлек каешын эләктермәүче, 1се баласын махсус креслога утырмыйча йөртүче һәм 8е тизлекне арттыручы.

Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган вакытта түләнмәгән очракта, штраф суммасын икеләтелгән күләмдә түләтү, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Әлеге маддә нигезендә, административ хокук бозу турындагы карарны алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк.
Агымдагы елның 15 февраленә шундый 18 шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 18енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИдагы терминалга килеп түләү мөмкинлеге каралган.

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250