Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта юллар ябыла

Татарстанда 15 апрельдән 14 майга кадәр юллар зур йөк күтәрешле машиналар өчен ябыла, бу тулысынча безнеӊ район юллары өчен дә кагыла.

Татарстан Республикасы территориясендә республикакүләм һәм җирле муниципаль юлларда 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк күтәрешле машиналар йөрү тыелачак. Бу федераль юлларга кагылмый. Бер күчәргә 6 тоннадан артык йөк туры килсә, машинаныӊ документлары булмаса, ул тоткарланачак. Штрафы да зур – 500 меӊ сумга кадәр. Шоферлар исә таныклыкларыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Бары пассажирлар ташучы, азык-төлек, ягулык, дару, орлык һәм ашлама, почта яисә инде аварияләрне бетерү өчен кулланыла торган махсус техникага бу кагылмый.

Рөхсәт кәгазен «Госуслуга РТ» порталы аша, электрон юл белән яисә «Юл куркынычсызлыгы» Дәуләт оешмасына мөрәҗәгать итеп алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар