Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Башлар буталган вакыт

Балтач бистәсе үзәгендә юл хәрәкәтен оештыруда килеп чыккан аӊлашылмаучылык һаман дәвам итә. «Бер-ике көннән бар да әйбәт булыр», дигән сүзләр күӊелне җылытса да, бүгенге көндә иске универмаг кырыенда торган «кирпеч» алынганлыктан, бу турыны узганда тирә-юнь машиналардан ниндидер «этлек» көтәсеӊ. Һәм шулай булып чыкты да.

Өйләдән эшкә машина белән барганда Нариман урамыннан Ленин урамына хәрәкәт иткәндә, юл билгесенә ышанып (ә анда мин төп юлдан барам, дип күрсәтелгән) аздан гына авария ясамадым. Үзен, төп юлдан барам, дип уйлаган икенче машина хуҗасы туры гына, юл билгеләрен «отменять» иттеләр, дип, алга, Ленин урамына «элдерә» генә. Нәтиҗәдә, икебезнеӊ дә сиземләү булдымы, аздан гына бәрелешмичә туктадык. Ишекләрне ачып, бер-беребезгә бик үк матур булмаган сүзләрне әйткәләшеп, кузгалдык. Бераз барганнан соӊ, дөреслектә, кем бу очракта юл бирергә тиеш икән, дигән уй туды һәм моны ачыкларга булдым.
Беренчесе, үзәк универмаг бинасы янында куелган «остановка запрещена» юл билгесе гамәлдә. Бистә башкарма комитеты карарына протест биргән прокурор җавабында бу ачык күренә. Аныӊ астына уӊ полосадан кереп куелган машина хуҗаларына штраф салынса, барлык суд инстанцияләре моныӊ дөреслеген раслаячак.
Икенчесе, Ленин урамыннан, үзәктән Норма ягына хәрәкәт иткәндә «Стоп», алда «Главная дорога» дигән билгеләр бар, алынмагач, алар «дөрес» булмасалар да гамәлдә. Өченчесе Нариман урамыннан менгәндә, син «главная дорога»дан барасыӊ дигән билге бар, ул да гамәлдә. Әмма, нигәдер, үзәк мәчет ягыннан килгән Ленин урамыннан иске универмаг бинасы янындагы чатка җиткәндә бернинди дә билге юк. Вакытлыча булса да юлныӊ өстенлеген күрсәткән билге булса, эш болай булмас инде. Закон тәлапләреннән чыгып караганда (консультация алдым!), Ленин урамыннан Нариман урамына төшеп китә торган почмакта, турыга хәрәкәт итүче машина астан менә торган машинага юл бирергә тиеш икән. Чөнки бу очракта, «помеха с правой стороны» дигән кагыйдәгә буйсынырга кирәк.
Юл билгеләре бер-берсенә каршы килеп, авариягә китерә икән, моныӊ зыянын юл хәрәкәте оештырырга тиешле бистә башкарма комитетыннан суд аша юллап алырга гына кала. Менә шулай, көчкә очына чыктык. Ничек кенә булса да, бу кисешкән урыннардан узганда кабаланмыйча, бер-бербезгә зыян салмыйча хәрәкәтләнсәк иде. Рәтләнербез әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250