Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бүген юлларда машиналар идарәләрен югалта

Һава торышы үзгәрү сәбәпле, бүген юлларда бик куркыныч, хәтта машиналар идарәләрен югалта. Шундый хәл иртәнге сәгатьләрдә үк редакциябез янында күзәтелде.

Бистә үзәгенә таба хәрәкәт итүче машинаны "борып атты". Бәхеткә каршы якта хәрәкәт итүче машина юк иде. Кичәдән бирле һава температурасы уйнау сәбәпле юлларда кар боламыгы әнә шундый күңелсезлекләргә сәбәп булып тора да инде. Шуңа да автомобиль йөртүчеләргә тизлек режимын һава шартларына бәйле рәвештә сайларга, кискен маневрлардан, аеруча каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан сакланырга, артык мөһим булмаганда, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итәбез.
Бүген төнлә 4-9 салкын булса, көндез -1 +2 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Кар һәм юеш кар явыр, кайбер районнарда бозлы яңгыр, буран, бозлавык булыр дип фаразланыла. Җилнең тизлеге секундына 15-23 метр булачак, дип хәбәр итә Татарстан гидрометео үзәге.
Фото: 1tulatv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250