Казанның Мәскәү районы суды "Булгария" теплоходы һәлакәте турында эш буенча барлык гаепләнүчеләрне реаль срокка ирекләреннән мәхрүм итте.
"Булгария" дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина җәзаны гомуми режимдагы колониядә узу белән барлыгы 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Срокны исәпләү вакыты 2014 нче елның 7 нче июленнән башлана. Суд срокны кулга алу вакытыннан исәпләргә карар кылды. Инякинаның улын әбисе тәрбиясенә тапшырырга карар кылынган.
"Булгария" дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитовны суд залында сак астына алдылар. Ул исә 6,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге Идел идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиевка 6 ел гомерен гомуми режимдагы колониядә уздыру билгеләнгән.
Әлеге Казан линиясе бүлегенең элеккеге баш инспекторы Владислав Семеновка 5 елга гомуми режимдагы колониягә озату билгеләнгән. Суд шулай ук сак астында тоту вакытын исәпкә алырга карар кылды.
"Россия елга регистры" ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашовка 5 елга ирегеннән мәхрүм итү билгеләнде. Ивашов, Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләкте - аны суд залында азат иттеләр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/07/07/99528/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев