Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Чат саен ГАИ торса да сүз әйтмәс идем...

... Иртәнге сәгатьләрдә җайлап кына бистәнең үзәк урамыннан килгәндә, Чепья чатыннан кисәк килеп чыккан җиңел машина мизгел эчендә безне харап итәргә мөмкин иде.

Инде көн уртасы җитте, әмма һаман да иртәнге вакыйганы баштан алып ташлап булмый. Ваемсызрак берәү булса, машиналар ташкыны агылган заманда моны гадәти хәл дияр иде... Үзем генә булганда мондый хәлгә инде әллә ничә юлыккан бар, үтте дә китте... Әмма бүгенгесе, салонда ике балам булганга, һич кенә дә йөрәгемнән китми.

... Иртәнге сәгатьләрдә бистәнең Ленин урамыннан  җайлап кына үзәккә таба барганда, Чепья чатыннан кисәк килеп чыккан җиңел машина мизгел эчендә безне харап итәргә мөмкин иде. Ярый әле Ходай саклады, ярый әле каршы як полосада машина булмады, якынаеп килүче шофер да тизлеген киметте, рәхмәт аңа, һәм без шул полосага чыгып котылдык... Ә юл кагыйдәсен бозып чыккан олы гына абзыең, герой мыни – үзәккә таба ыргылды, туктап гафу да үтенмәде хәтта. Менә кемнәр боза ул кагыйдәне, ваемсызлар, кешене хөрмәт итмәүчеләр, кеше язмышы турында уйламаучылар. Әйе, ашыккандыр, бәлки, – әмма ашыгасың булгач иртәрәк кузгал; өлгерәм дип уйлагандыр, – килеп җиткән машина булганда андый уйны башка да китереп булмый; күрмәгәндер, авылдан килгәндер... нинди генә аклану булмасын, бу очракта урынсыз. Хәзер бит видео барысын да яздырып бара, шул язманы Казанга ЮХИДИга да җибәреп була, уйласаң әгәр... Башкаладан килгән андый күрсәтмәләр буенча районда беркетмә төзү очраклары булмады түгел, булды. Узган елның сентябреннән шундый 4 очрак мәгълүм инде.

Кайбер шоферларның яратып әйтә торган сүзе бар, “син чиста йөрерсең дә ул, юлда ахмаклары да җитәрлек бит аның”. Ахмак булмасак иде, хөрмәтле шоферлар, кагыйдә ул закон һәм син аны үтәргә тиеш, миңа ут та юк, су да юк дигәндәй йөрергә тиеш түгелсең. Чат саен ГАИ торса да сүз әйтмәс идем дигән сүзем өчен шоферлардан гафу үтенәм, әлбәттә, әмма хәзергә әлеге фикеремнән кире кайта алмыйм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе