Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Эчтеңме? Рульгә утырма! Бер райондашыбызга акыл булды

Спиртлы эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче шофер да туктатылды

27 ноябрь көнне Чепья авылының Дмитровская урамында ЮХИДИ һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен бозучы шоферларны һәм җәяүлеләрне кисәтү максатыннан, “Тоннель” операциясе үткәрелде.

Операция барышында 9 җәяүле тикшерелде, 45 транспорт чарасы туктатылды. Алар арасыннан 3 машинаның номеры укып булмый торган хәлдә, ә икесенең иминият полисы юк иде. Шулай ук спиртлы эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче шофер да туктатылды. Аңа беркетмә төзелде, ә машинасы түләүле саклау урынына озатылды.

Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе исерек шофер