Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ике йөк машинасы белән авариядән соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелгән

Иномарканың йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буа районында ике йөк машинасы белән авариягә очраганнан соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелеп чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, авария бүген көндезге ун тирәсендә булган. Юл чатында ике йөк машинасы — Чувашиядән килгән «КАМАЗ», Краснодар крае номеры куелган «Мерседес» фурасы һәм «Шевроле» автомобиле бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина шактый җимерелгән. Бәрелешүдән соң аның двигате өзелеп чыккан.

Авариядә җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте

2
X