Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

М-7 юлында авариядә әтисе, әнисе, ике кызы үлә, дүрт яшьлек бала гына исән кала

Җиңел машина идарәсен югалтып, каршы як полосага чыга һәм дүрт машина берьюлы бәрелешә.

10 гыйнварда Чувашиянең Козловский районында көндезге уникеләр тирәсендә авария була. М-7 трассасында Янгильдино авылы янында Shevrolet Orlando идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Ул Scania машинасының артына килеп керә. Бу вакытта Scania артыннан «Камаз» машинасы килә. Җиңел машина «Камаз» га да бәрелә. Scania машинасы исә «Лада Калина»га бәрелә. Авариядә дүрт кеше һәлак була. Бу турыда Чувашия буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Shevrolet Orlando белән 48 яшьлек ир-ат, Scania белән 54 яшьлек ир-ат, «Лада Калина» белән 24 яшьлек егет идарә итә, «Камаз» белән идарә итүче кеше турында белешмә бирелми.

Мәрхүмнәр барысы да Shevrolet салонында була. 48 яшьлек ир-ат, аның 45 яшьлек хатыны, аларның 15 яшьлек кызы авария урынында ук җан бирә, 7 яшьлек кызлары да имгәнә. Баланы хастаханәгә алып китәләр, тик юлда ул да үлә. Бу гаиләнең дүрт яшьлек кечкенә баласы гына исән кала. Нәни кызны хастаханәгә илткәннәр. Бала да бик күп травмалар алган. Бу гаилә Мәскәү өлкәсендә яшәгән.

Авариядә тагын ике кеше — «Лада Калина» йөртүчесе һәм аның пассажиры имгәнә.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Тулырак: Интертат

Фото: 21.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп кеше үлгән