Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Номерлары укылмый торган машина хуҗаларына җәзалар катгыйлана

Агымдагы елда республикада дәүләт номерлары укылмый торган машиналарда "җилдерүчеләр" саны кинәт кенә артып киткән. Кайсыберәүләр штрафлардан качып котылырга теләп, номерларын күренмәслек итеп буяп куюдан да курыкмый. Кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләү һаман да катлаулы булып кала бирә.

Билгеле булганча, машинаның дәүләт номерлары ерактан ук күренеп торырга тиеш. Әгәр дә төнлә автомобильнең арттагы дәүләт номерындагы сан һәм хәрефләрне 20 метр ераклыктан аерып булмаса, машина хуҗасын штрафка тартырга мөмкиннәр. Көндезләрен исә шундый ук таләпләр машинаның алгы номерларына карата кулланыла. Штраф күләме исә хәзерге вакытта 500 сум тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, 2016 елның ике аенда гына да Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре дәүләт номерлары укылмый торган 38 мең машинаны туктаткан. Әле алай гына да түгел, республикада дәүләт номерлары гомумән дә булмаган автомобильләрдә җилдерүчеләр дә юк түгел. Гыйнвар-февраль айларында гына да полиция хезмәткәрләре шундый 300дән артык хокук бозу очрагын теркәгән. Биредә штраф күләме дә күпкә зуррак - 5 мең сум. Әле алай гына да түгел, мондый тәртип бозу очрагы өчен автомобиль хуҗасын машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шулай ук машина йөртүчеләр арасында автомобиль номерларын каплап куючылар яки ялган номерлар ябыштыручылар да бар икән. Андыйларга да машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү куркынычы яный. Димәк, ялган номерлар ярдәм итми.
Фото: dmitriisokolov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250